Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия хөкүмәте тузган йортларны шунда яшәүчеләр акчасына төзекләндерергә тәкъдим итә


Тузган йорт (архив фотосы)
Тузган йорт (архив фотосы)

Русия төзелеш министрлыгы тузу дәрәҗәсе 70 проценттан арткан йортларны шунда яшәүчеләр акчасына төзекләндерергә тәкъдим итә. Ләкин бу коммуналь түләүләр артуга китермәячәк дип ышандыра түрәләр.

Русия хөкүмәте тузган йортларны, каза хәлендә дип таныганчы, шунда яшәүчеләр хисабына төзекләндерергә тәкъдим итте. Әлеге норма каза хәлендәге йортлардан күчерү турында яңа канун өлгесендә каралырга мөмкин дип яза "Известия". Бүгенге көндә илдә 25 млн дүрткел метр йортларның тузу дәрәҗәсе 70 проценттан артып китә.

Мондый тузган торакларда бары тик иң кирәкле эшләр генә башкарылачак. Җирле хакимиятләр карары белән төзекләндерү өчен төбәк һәм муниципаль бюджетлардан акча өстәү мөмкин булачак диелә.

Тузган торакны төзекләндерү мәсьәләсен капиталь төзекләндерү белән бергә карауны ел башында торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш министры урынбасары Максим Егоров күтәргән иде. Йортларны тузган дип тану карарын төбәкләрдә махсус комиссияләр кабул итәчәк.

2018 елның июлендә төзелеш министрлыгы тузган йортларны бетерү проблемын "Торак" дип аталган илкүләм проектка кертергә тәкъдим иткән иде. 2025 елга проект кысаларында Русия хөкүмәте төбәкләр белән берлектә моңа 471 млрд сум акча бүләргә җыена. Министрлык торак йортларны анда яшәүчеләр хисабына төзекләндерү алардан торак-коммуналь хезмәтләр өчен алынган түләүләрне арттырмас дип белдерә.

XS
SM
MD
LG