Accessibility links

Башкортстан Югары мәхкәмәсе Дилмөхәммәтов шикаятен канәгатьләндермәде


Айрат Дилмөхәммәтов
Айрат Дилмөхәммәтов

Айрат Дилмөхәммәтов киләсе елның 6 гыйнварына кадәр сак астында калачак. Башкортстан Югары мәхкәмәсе чикләү чарасын үзгәртү турында шикаятьне канәгатләндермәде. Адвокат сүзләренчә, активистка яңа җинаять эше ачылырга мөмкин.

Пәнҗешәмбе Башкортстан Югары мәхкәмәсе публицист, журналист һәм активист Айрат Дилмөхәммәтовның апелляция шикаятен канәгатьләндерүдән янә баш тартты. Активист Уфаның Киров районы мәхкәмәсенең аны 2020 елның 6 гыйнварына кадәр сак астында тоту карарын шикаять иткән иде. Дилмөхәммәтовны сак астында тоту дүртенче тапкыр озайтылды.

"Хөкемдар Азат Хәбибуллин безнең шикаятьне ярты сәгать эчендә карады. Ул безнең мөрәҗәгатьләрне тыңламады, гаепләнүчегә дә, аны яклаучыга да бер сорау да бирмәде. Район мәхкәмәсе чыгарган карарны үзгәрешсез калдырды, безнең шикаятьне канәгатьләндермәде", дип сөйләгән Idel.Реалиига адвокат Алексей Захаров.

Башкортстан Югары мәхкәмәсе республика башлыгы каршындагы Кеше хокуклары шурасының кайбер әгъзаларының Дилмөхәммәтовка чикләү чарасын үзгәртү турында мөрәҗәгатьләрен карамаган.

Әлеге шура узган атнада активистка кагылышлы аерым мөрәҗәгать кабул итә алмады. 25 октябрьгә билгеләнгән шура утырышы 9 ноябрьгә күчерелде. Анда Дилмөхәммәтовның эше каралырмы, билгесез.

Адвокат шулай ук активист эшендә аның кайбер мәкаләләренә психологик-лингвистик экспертиза да барлыкка килүе турында хәбәр итте. Аны ФСБ соравы белән Башкорт дәүләт педагогия университетының Лингвистик экспертизалар үзәге әзерләгән.

Экспертлар нәтиҗәсенә караганда, Дилмөхәммәтов әлеге мәкаләләрендә "казакларга, Русиягә нәфрәт пропагандалый", "русияләргә (башкорт булмаган), христианнарга, Русия хәрбиләренә дошманлык мөнәсәбәте белдерүгә", "башкортларны яңа, автоном, Русиядән аерым "IV Башкорт Республикасы" төзүгә, кораллы көрәш алып баруга, деструктив гамәлләр кылуга чакыра"

"Әлеге нәтиҗәләр тикшерүчеләрне канәгатьләндерер дип уйлыйм, тагын берәр "экстремистик маддә" нигезендә яңа җинаять эше ачарга мөмкиннәр. Бу ноябрьдә үк булырга мөмкин", ди адвокат Алексей Захаров.

Дилмөхәммәтовны 14 мартта тоткарладылар. Аның фатирында тентү дә булды. Соңрак Уфаның Киров районы мәхкәмәсе аны сак астына алу карары чыгарды. Активистны Русиянең бөтенлеген бозуга юнәлгән гамәлләр кылырга чакыруда (Җинаять кодексының 280.1-нче маддәсе) гаепләделәр. Дилмөхәммәтов интернетта сепаратизмга чакыручы видео таратуда гаепләнә.

Апрельдә активистка Җинаять кодексының 280-нче (экстремистик гамәлләр кылуга өндәү) һәм 205.2 (террорчылык гамәлләре кылуга өндәү, матбугат чараларында, шул исәптән интернетта террорчылыкны аклау яки пропагандалау) маддәләре нигезендә яңа җинаять эшләре ачылганы билгеле булды.

"Террорчылык" маддәсе нигезендә Дилмөхәммәтовны былтыр ноябрьдә Уфада хөкем ителгән "Хизб ут-Тәхрир" әгъзаларын яклап чыгыш ясавы өчен гаеплиләр.

"Мемориал" хокук яклау оешмасы күптән түгел Дилмөхәммәтовны сәяси тоткын дип таныды.

XS
SM
MD
LG