Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миллиардер Блумберг АКШ президентын сайлауда катнашу турында уйлый


Майкл Блумберг

Миллиардер Майкл Блумберг АКШ президентын сайлауда демократлардан праймеризда катнашыр өчен документлар тапшырырга мөмкин. Ул тәкъдим ителгән хәзерге намзәтләр киләсе елда Дональд Трампны җиңә алмас дип саный.

Нью-Йоркның элекке мэры, миллиардер Майкл Блумберг АКШ президентын сайлау кампаниясенә Демократик фиркадән намзәт буларак кушылырга мөмкин. Бу хакта Америка матбугат чаралары хәбәр итә.

The New York Times мәгълүматларына караганда, Блумберг Алабама штатында демократлар праймеризында катнашу өчен документлар тапшырырга әзерләнә. Анда бу атнада намзәтләр теркәү тәмамланачак.

Моннан тыш, Блумберг пәнҗешәмбе берничә демократка шалтыратып, сайлау кампаниясендә катнашу ихтималы турында сөйләшкән.

Блумберг сүзчесе Һовард Волфсон Reuters-ка миллиардер демократлардан тәкъдим ителгән хәзерге намзәтләрнең киләсе елда Дональд Трампны җиңүләренә шикләнә дип белдерде.

Шул ук вакытта Блумбергның киңәшчеләре аның әлегә тәгаен карар итмәгәнлеген әйтә.

Майкл Блумбергка 77 яшь. Ул өч тапкыр Нью-Йорк мэры булып сайланды, ике тапкырында республиканнардан намзәт булды, ә соңыннан бәйсез намзәт буларак катнашкан иде.

Бизнесменның байлыгы 50 миллиард доллардан артык дип бәяләнә, ул Forbes-ның дөньядагы иң бай кешеләр исемлегенә керә. Миллиардер Bloomberg медиконцерны җитәкчесе, шулай ук иҗтимагый һәм хәйрия эшләре белән танылган.

Блумберг еш кына президент Дональд Трампны тәнкыйтьләп чыгыш ясый. Шул ук вакытта миллиардерның сәяси фикерләрен аналитиклар уртачыл дип бәяли.

New York Times искәртүенчә, Блумберг сайлау алды ярышында катнашса, Джо Байден һәм Пит Буттиджичның рейтингларын төшерергә мөмкин.

Хәзерге вакытта демократлардан президентлыкка намзәтләрен чыгару өчен 17 кеше дәгъва кыла. Әлегә элекке вице-президент Джо Байден алга бара, аннан сенаторлар Элизабет Уоррен һәм Берни Сандерс бераз гына артта кала.

фикерләр

XS
SM
MD
LG