Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә интернетка паспорт белән керү тәртибе тәкъдим ителә


Русия паспорты
Русия паспорты

Русия думасы депутаты интернетка кергәндә мәҗбүри теркәлү турындагы тәкъдимне хуплавын белдерде. Челтәргә паспорт белән керү канун бозуларны киметергә, гаеплене тиз арада табарга, балаларны интернетның начар тәэсиреннән якларга мөмкинлек бирәчәк дип саный тәкъдим авторы.

Русия думасы депутатларына һәм сенаторларга Русиядә интернетка кергәндә паспорт белән мәҗбүри теркәлү узу тәртибе кертү турында фикер алышу тәкъдим ителде. Әлеге тәкъдимне кертүче - эшмәкәрләрнең "Аванти" бизнес-ватанпәвәрлекне үстерү берлеге президенты Рахман Янсуков. Думаның мәгълүмәти сәясәт, мәгълүмәти технологияләр һәм элемтә комитеты рәисе урынбасары Андрей Синцов бу идеяне хуплаган һәм утырышларның берсендә бу турыда фикер алышу кирәклеген әйткән дип яза ТАСС.

Янсуков мөрәҗәгатендә язылганча, Русиядә интернетка керергә теләгән һәркем мәҗбүри рәвештә электрон паспорт белән теркәлү узарга тиеш. Балигъ булмаганнарны аларның әти-әниләре документлары белән теркәргә кирәк диелә.

Шул рәвешле теркәлү кешенең интернетта һәр адымын күзәтеп барырга, канун бозучы гамәлләрен булдырмау өчен алдан ук чаралар күрергә, ә андый гамәл булганда – гаеплене тиз арада табарга мөмкинлек бирә дип саный Янсуков. Бу чара шулай ук балаларны интернетның начар тәэсиреннән яклаячак ди ул.

"Тәкъдим ителгән үзгәрешләр интернетта канунсыз гамәлләрне булдырмауның ныклы нигезе булып, илдә сәяси вазгыятьне какшатуга юнәлтелгән котыртуларга юл куймаска мөмкинлек бирер", дип язган Янсуков.

Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков әлеге тәкъдимгә Кремьнең мөнәсәбәтен белдереп, бу цензурага һәм кеше хокукларын бозуга китерәчәк диде.

Быел августтан Русиядә электрон акча янчыкларын аноним рәвештә тулыландыру тыелды. Аноним электрон янчыклар тотучылар аларны банк хисабы ярдәмендә генә тулыландыра ала. Элек электрон акча янчыкларын документларны күрсәтми генә түләү терминаллары аша һәм мобиль операторлар офисларында тулыландыру мөмкинлеге бар иде.

XS
SM
MD
LG