Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәрит Мөхәммәтшин Уфада Мортаза Рәхимов белән очрашты


Фәрит Мөхәммәтшин һәм Мортаза Рәхимов Уфада
Фәрит Мөхәммәтшин һәм Мортаза Рәхимов Уфада

Мөхәммәтшин белән Рәхимов Уфада очрашып, ике республикада мәдәният һәм мәгариф өлкәләрендә кайбер проектларны тормышка ашыру турында фикер алышкан. Моннан тыш, Башкортстан һәм Татарстан парламентлары арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланган.

Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 13 ноябрьдә Башкортстанда эш сәфәрендә булды. Уфа һава аланыннан ул Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов белән очрашуга барган. Алар Татарстан һәм Башкортстанда төрле мәдәни һәм белем бирү проектларын тормышка ашыру турында фикер алышкан. Бу хакта Татарстан Дәүләт шурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген шулай ук ике республика парламентлары арасында хезмәттәшлек турында меморандум имзаланган. Анда "икътисади һәм социаль өлкәләрдә килештерелгән сәясәт алып бару, халыклар бердәмлеген ныгытуда бердәм гамәлләр кылу" кебек юллар бар.

Моннан тыш, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Уфада Русия һәм Татарстанның халык артисты Илһам Шакировны искә алу кичәсендә катнашкан. "Илһам Шакиров иҗаты тулы бер буын, ә иҗади мирасы Татарстан һәм Башкортстанның тугандаш халыкларының уртак байлыгы", дип чыгыш ясаган.

Быел 18 апрель Уфада Башкортстан хөкүмәте йортында Татарстан һәм Башкортстан арасында сәүдә, икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни-социаль хезмәттәшлек турында килешү төзелгән иде. Килешүне Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ул вакытта Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров имзаладылар.

XS
SM
MD
LG