Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда чиркәү янган


Камералар янгынга кадәр чиркәү тирәсендә бер хатын-кыз йөргәнен күрсәтә.

Татарстанда Яшел Үзән шәһәренең Казан Изге ана иконасы православ гыйбадәт йорты янган. "Интерфакс" хәбәр итүенчә, аңа ут төрткән булырга мөмкиннәр.

Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгы мәгълүматларынча, чиркәү тирәсендә куелган камералар 13 ноябрь кичен гыйбадәт йорты җирлегенә бер хатын-кыз кергәнен һәм 20 минуттан ашыга-ашыга китеп барганын күрсәтә. Күпмедер вакыттан соң гыйбадәт йортында янгын чыккан.

Янгын сүндерүчеләр тыштан чиркәүнең көньяк ягы януын, ә бинаның бикле булуын ачыклаган. Тиздән ут сүндерелгән һәм беркем зыян күрмәгән.

2013 елның көзендә Татарстанда берничә чиркәүдә янгын чыкты. Шул ук елның декабрендә республиканың эчке эшләр министрлыгы чиркәү яндыруда шикләнелүче биш кеше тоткарлавын әйтте.

XS
SM
MD
LG