Accessibility links

Кайнар хәбәр

Bloomberg: Венесуэла миллионнарча мичкә нефтен яшерен рәвештә экспортка чыгара


Нефть танкеры (архив фотосы)
Нефть танкеры (архив фотосы)

Медиа мәгълүматынча, ноябрьнең беренче 11 көнендә Венесуэла танкерларга 11 миллион мичкә нефть төягән. Алар Кытай, Һиндстан һәм Русиягә китерелә диелә.

Венесуэланың миллионнарча мичкә нефтен яшерен рәвештә экспортка чыгаруы турында Bloomberg хәбәр итә. Агентлык мәгълүматынча, нефть танкерларында аларның кайдалыгын күрсәтүче транспондерларны сүндереп куялар. Шулай итеп алар күренми.

Bloomberg мәгълүматынча, ноябрьнең беренче 11 көнендә Венесуэла танкерларга 11 миллион мичкә нефть төягән. Бу октябрьдәге шушы вакыт белән чагыштырганда, ике тапкыр күбрәк. Нефть күләменең яртысы чамасы транспондерлары сүндерелгән корабларга тутырылган. Алар чималны Кытай һәм Һиндстанга илткән дип яза агентлык.

Хәбәр ителүенчә, Венесуэланың Dragon танкеры Либерия байрагы астында йөри. Аңа Русиянең "Роснефть" ширкәте белән килешү нигезендә ике миллион мичкә нефть төялгән. Әлеге вакытта танкер Венсеуэланың Һосе портында тора. Гәрчә соңгы GPS-сигналга караганда, ул Франция ярларында булырга тиеш.

"Роснефть" Bloomberg-ка Венесуэалада АКШ чикләүләре кертелгәнче төзелгән килешүләр нигезендә эшләвен һәм халыкара кануннарны бозмавын белдергән.

Dragon танкерын тотучы Dynacom Tankers Management ширкәте гыйнвардан бер генә кораб та чикләүләр кертелгән оешмалар белән эшләмәде дигән.

Гыйнвар ахырында АКШ Венесуэланың PDVSA дәүләт нефть ширкәтенә чикләүләр кертте һәм ширкәтнең 7 млрд доллар активларын томалады. PDVSA ширкәтенә чикләүләр Венесуэла президенты Николас Мадуро хөкүмәте нефть ширкәтеннән акчаларны урламасын өчен кертелә диелде. PDVSA - Венесуэланың төп керем чыганагы.

АКШ чикләүләре нәтиҗәсендә Венесуэлада нефть чыгару көненә 644 мең мичкәгә калды, соңгы 16 елда бу иң түбән күрсәткеч. Күп илләр Венесуэла нефтен сатып алырга теләми.

Венесуэланың АКШ чикләүләрен "Роснефть" Русия дәүләт ширкәте ярдәмендә узып, нефть сатканнан кергән акчаны үзендә калдыруы турына Reuters язган иде. Моңа җавап итеп "Роснефть" агентлыкның эшен Русиядә тыюга ирешәчәге турында белдерде. Нәтиҗәдә Reuters "Роснефть" турындагы ул мәкаләгә үзгәртүләр кертте.

XS
SM
MD
LG