Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олег Сенцов Лондонда Сергей Магнитский исемендәге бүләк алды


Олег Сенцов
Олег Сенцов

Олег Сенцов Лондонда журналистика һәм кеше хокуклары өлкәсендә халыкара бүләк алды, Русия сәясәтен кискен тәнкыйтьләде, кырымтатарларны эзәрлекләү мәсьәләсен күтәрде.

Украина режиссеры һәм активист, биш елдан артык Русиядә тоткынлыкта булган Олег Сенцов Сергей Магнитский исемендәге, журналистик тикшерүләр һәм кеше хокукларын яклау өлкәсендәге халыкара премия алды.

Бүләкне тапшыру тантанасы Лондонда узды, премияне Сенцов мәрхүм АКШ сенаторы Джон Маккейнның кызы, Америкада телевидение алып баручысы Меган Маккейн кулыннан алды. Бу хакта "Голос Америки" хәбәр итә.

Бу бүләкнең Сенцовка бирелүе былтыр ук игълан ителгән иде. Ул вакытта режиссер аннексияләнгән Кырымда террор гамәлләре әзерләүдә гаепләнеп Русия колониясендә утыра иде. Сенцов үзенең гаепсез булуын белдерде, хокук яклау оешмалары аны сәяси тоткын дип таныды. Быел сентябрьдә Русия һәм Украина арасында "35-35" формуласы белән тоткыннар алышу кысаларында иреккә чыкты.

Бүләкне тапшыру турында твиттерда Магнитский премиясен булдыручы һәм Hermitage Capital Management ширкәтенә нигез салучы Уильям Браудер да язды.

Лондонда Олег Сенцов журналистлар белән очрашты. Ул президент Владимир Путин һәм Русия хакимиятләре сәясәтен кискен тәнкыйтьләде, төрмәдә утырган чагында Путин хакимиятенең элекке күзаллавымдагыга караганда, ныклырак булуын аңладым диде.

Ул Британияне Русия түрәләренә карата чикләүләрне активрак кулланырга чакырды.

Моннан тыш, режиссер Amnesty International хокук яклау оешмасының Лондондагы баш-фатирында булды һәм Русиядә кырымтатарларны эзәрлекләү мәсьәләсен күтәрде. Ул Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасында катнашу эше нигезендә гаепләнгән Ялта кешеләренә чыгарылган хөкем карарын да телгә алды.

"Аларны ватандашлыклары һәм дин тотулары өчен генә хөкем иттеләр. Алар, минем кебек үк, бернинди җинаять тә кылмаган", ди Сенцов.

Аның сүзләренчә, системда берни дә үзгәрмәгән. "Путин килешү теләми, аңа ышанырга ярамый, диде украин режиссеры.

XS
SM
MD
LG