Accessibility links

Кайнар хәбәр

Екатеринбурда 10 ел элек ачылган "Нур-Усман" гыйбадәтханәсендә соңгы җомга намазы узды


"Нур-Усман" вакытлы гыйбадәт кылу урыны
"Нур-Усман" вакытлы гыйбадәт кылу урыны

Екатеринбур Җәмигъ мәчете төзелергә тиеш булган урында хәзер боз сарае төзелеше бара. Мөселманнар "Нур-Усман" исемле вакытлы гыйбадәтханәне дә бушатырга мәҗбүр.

Бүген Екатеринбурның "Нур-Усман" вакытлы гыйбадәт кылу урынында мөселманнар соңгы җомга намазын укыды. Бу хакта Facebookта "Екатеринбург за Соборную мечеть" битендә Виталик Калим хәбәр итә.

Әлеге вакытлы бина ун ел элек Екатеринбур шәһәре үзәгендә төзелергә тиешле Җәмигъ мәчете урынында булдырылган иде. Җәмигъ мәчете төзелгәнче мөселманнар шунда намаз укып торыр дип планлаштырылды.

Әмма соңрак хакимият Җәмигъ мәчете төзелеше җирен мөселманнардан тартып алды. Берничә ай элек әлеге урында боз аренасы төзелә башлады. Мөселманнар яңа урын тапканчы дип, "Нур-Ислам"да калырга рөхсәт алды, әмма бу көннәрдә мөселманнарга ул урынны бушатырга кушылуы билгеле булды.

Екатеринбур мөселманнары Җәмигъ мәчете өчен шәһәр үзәгендә яңа урын сорый. Алар хакимият куйган таләпләрне үтәп, күптән түгел өлкә губернаторы исеменә хат юллаган.

XS
SM
MD
LG