Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан китап нәшриятына 100 ел: бүләккә – урыс грамматикасы китабы


Тантанада катнашучылар

Татарстан китап нәшрияты оешканга 100 ел узды. Казан типографияләре инкыйлабка кадәр иң эре һәм иң җиһазланылган нәшриятлар булып саналган.

14 ноябрьдә Татарстан китап нәшрияты 100 еллыгын билгеләп үтте. Әлеге датага багышлап Казанда "Китап нәшер итү тарихы һәм китап сәүдәсенең заманча үсеш тенденцияләре" дигән фәнни-гамәли конференция, Кәрим Тинчурин театрында тантаналы чара үтте.

Бәйрәмгә Русиянең сигез төбәгеннән кунаклар килгән иде. Алар арасында Башкортстан, Чечня, Якутия китап нәшрияты җитәкчеләре булды. Фәнни-гамәли конференциядә Татарстан дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Русия китап нәшер итүчеләр берләшмәсе президенты Константин Чеченев, Русия китап берлеге һәм президиумы әгъзасы Ильяз Мөслимов, Якутия милли нәшрияты мөдире Август Егоров һәм башкалар катнашты. Конференция башлыча урыс телендә барды. "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев кенә чыгышын ике телдә алып барды. Ул саллы саннар китерде.

Айдар Сәлимгәрәев
Айдар Сәлимгәрәев

"Инкыйлабка кадәр Русиядә татар телендә 15 мең төрдәге китап чыккан. Татар китабы Русия буйлап, Урта Азия һәм Кавказ халыклары арасында таралган. Татарлар төрки халыкларга мәгърифәт, китап сүзе алып килгән. Йөз ел эчендә Татарстан китап нәшрияты 20 меңнән артык исемдә барлыгы 243 млн данә тираж белән китап бастырып чыгарган", диде Сәлимгәрәев.

Аның әйтүенчә, Татарстан – Русиянең иң укымышлы төбәге. Республикада нәшрият эшчәнлеген 87 оешма алып бара.

"Рипол классик" ширкәтләр төркеме баш мөдире Сергей Макаренков татар телен халыкара дипломатия теле дип атады.

"Без үзгәртеп корудан соң барлыкка килгән нәшриятлар татар китап нәшрияты белән чагыштырганда бала гына. Нәшриятка 100 ел, ләкин татар китабының яше алай гына түгел. Татар кулъязма китаплары моннан мең ел элек барлыкка килгән. Урта гасырларда халык китапны кулдан күчереп бер-берсенә тараткан. Элек-электән татар теле Шәрык илләре белән Көнбатыш арасында дипломатия теле булып хезмәт иткән. Петр I үзенең низамнамәсен татар телендә очраклы гына нәшер итмәгән булса кирәк. Казан типографияләре инкыйлабка кадәр иң эре һәм иң җиһазланган нәшриятлар булып саналганнар. Анда Русиядә сирәк очрый торган, мәсәлән япон, гарәп һәм башка телләрнең хәрефләр җыелмасы булган. Дөрес, инкыйлабтан соң алар җимерелгән һәм юкка чыгарылган", дип сөйләде Макаренков.

Чарада катнашучыларга тәкъдим ителгән китаплар
Чарада катнашучыларга тәкъдим ителгән китаплар

Якутия китап нәшрияты җитәкчесе Август Егоров әйтүенчә, якутларның беренче китаплары Казанда басылган.

Август Егоров
Август Егоров

"Якут нәшрияты татар нәшриятыннан җиде елга соңрак оешкан. Шулай ук якут телендәге беренче китапларның Казан типографиясендә басылуын да әйтеп үтәсем килә. Казан гомер-гомергә төрки халыклар китап эшенең үзәге булган. Бүгенге көнгә кайтсак, Якутиядә нәшриятны дәүләт тарафыннан финанслау дүрт мәртәбәгә кимрәк. Якутиянең җире бик зур. Ул Русиянең биштән берен биләп тора. Бездә юл-транспорт схемасы да катлаулы, җирлек зур, халык таралып яши. Шулай да, китаплар чыгарабыз, таратырга тырышабыз, әмма укучылар саны кими. Китапларның 80 проценты якут телендә, 15 проценты урыс телендә, биш проценты эвен, юкагир, долган кебек аз санлы халыклар телендә нәшер ителә. Яшерен-батырын түгел, китап укучыларның яше 50 һәм аннан да өлкәнрәкләр. Яшьләрне җәлеп итү өчен электрон, аудиокитаплар чыгара башладык. Моны татар коллегалардан өйрәнәсе әле. Татарлар беренчеләрдән булып дәреслекләр чыгару хокукын алдылар. Безнең әле андый лицензия юк. Электрон китапларны да беренче булып татарлар чыгарды", диде Якутия кунагы.

Тантанада катнашучылар
Тантанада катнашучылар

Тантаналы чарада рәсмиләрдән Татарстан премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Айдар Сәлимгәрәев катнашты, нәшрият хезмәткәрләренә мактау кәгазьләре тапшырды. Махсус кунак Русия китап пулаты җитәкчесе Елена Ногина Татарстан китап нәшриятына бәйрәм белән котлап урыс грамматикасы китабын бүләк итте.

Елена Ногина
Елена Ногина

"Шушы 100 ел эчендә китап нәшрияты бик еш исемен, идарәсен алмаштырган, ләкин һәрвакыт бик яхшы китаплар нәшер иткән. Китап эше сүлпәнләнгән чорда да, нәшриятның нәшер итү, сату эше бик яхшы бара. Без аның соңгы еллардагы эшчәнлеген анализладык һәм чыгарылган китапларның яртысыннан артыгы татар телендә булуын күрдек. Бу – яхшы. Без бүләккә китап алып килдек. Милли фонд саклаучылары буларак, бүләккә 1921 елда Русия китап пулатында теркәлгән, татар мәктәпләре өчен урыс грамматикасы китабының күчермәсен алып килдек. 1923 елда татар әлифбасы нәшер ителгән, 1924 елда туристлык хәрәкәте турында татарча китап чыккан. Без аларның да күчермәләрен китап нәшриятына бүләк итәбез", диде Ногина.

Тантаналы кичәне Камал, Тинчурин театры артистлары чыгышлары бизәде. Бәйрәм “Туган тел” җыры белән тәмамланды.

фикерләр (19)

XS
SM
MD
LG