Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәүф Фәсхетдинов тыелган китаплар тарату турында хөкем карарын аппеляциягә бирәчәк


Рәүф Фәсхетдинов
Рәүф Фәсхетдинов

Киров өлкәсе татарларының мәдәният һәм мәгърифәт иҗтимагый оешмасы рәисе Рәүф Фәсхетдинов аны тыелган китаплар таратучы дип таныган мәхкәмә карары белән килешми.

15 ноябрьдә Киров өлкәсенең Нократ Аланы мәхкәмәсе өлкә татарларының мәдәният һәм мәгърифәт иҗтимагый оешмасы рәисе Рәүф Фәсхетдинов тыелган экстремистик дини китаплар саклаган һәм тараткан дигән хөкем карары чыгарды һәм аңа өч мең сум шртаф җәзасы билгеләде.

Фәсхетдинов Азатлыкка әлеге карар белән килешмәвен һәм киләсе дүшәмбе мәхкәмә карарын кулына алгач өлкә мәхкәмәсенә аппеляция мөрәҗәгате тапшырачагын белдерде. Үзе әйтүенчә, аның әлеге гаепләүгә нигез булган китапларны күргәне дә булмаган һәм ул аларны беркемгә дә таратмаган. Фәсхетдинов ФСБ хезмәткәре аның китап киштәсеннән алынды дип белдергән китапларның үзендә булмаганлыгын, бу гаепләүнең ялганга корылганлыгын әйтте. Ул шулай ук мәхкәмәдә ФСБ шаһитләренең, ягъни Фәсхетдиновтан тыелган китаплар алуларын белдергән кешеләрнең шәһадәтнамәләре башка шаһитләр әйткәннәргә туры килми ди.

“Миңа районара прокурор Сергей Муржин баштан ук әйтеп куйды, ФСБга каршы бара алмыйм, тавыш чыгарып йөрмә инде дип”, диде Фәсхетдинов. Мәхкәмәнең дә бары ФСБ шаһитләре әйткәннәрне генә игътибарга алуын да Фәсхетдинов шул ук сәбәпләр белән аңлата. Әмма ул үзенә белдерелгән бу гаепләү белән һич тә килешмәвен һәм Европа кеше хокуклары мәхкәмәсенә кадәр барып җитәргә әзер булуын әйтә.

Фәсхетдинов әйтүенчә, бу хәлләрдән соң район мәчетләрендә дә куркуга төшкәннәр, тыелган китаплар саклауда яки таратуда ялган гаепләү була күрмәсен дип, Коръәннән башка бер генә китап та калдырмаганнар.

Мәхкәмә алдыннан Азатлык белән әңгәмәдә Фәсхетдинов бу гаепләүләр артында Киров өлкәсе татар конгрессы рәисе, өлкәдәге башка татар оешмаларын үзенә буйсындырырга теләүче Равил Нургалиев тора дип исәпләвен белдергән иде.

XS
SM
MD
LG