Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нью-Йорк һәм Киевта журналист Станислав Асеевка теләктәшлек белдерү чарасы узды


Узган елның декабрендә үткән чара. Архив фотосы.
Узган елның декабрендә үткән чара. Архив фотосы.

АКШ һәм Украина ПЕН-үзәкләре Тоткындагы язучылар көнен Радіо Свобода проекты булган Донбасс.Реалии авторы Станислав Асеевка багышлады. Октябрьдә үзләрен "ДНР" дип атаучы Донецки фетнәчеләре аны 15 елга кырыс шартлы колониягә хөкем итте.

Нью-Йоркның Русия консуллыгы каршында АКШ ПЕН-үзәге һәм "Разом" украин-американ хокук яклау хәрәкәте активистлары тарафыннан оештырылган митинг узды. Анда Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясенең элекке президенты Том Кент, язучы Гари Штейнгарт, ПЕН-үзәкнең хезмәткәрләре һәм украин диаспорасы вәкилләре катнашты. Алар Асеев гаепләнгән маддәләрне сөйләп тордылар.

Киевта хөкем ителгән журналистны яклау чарасына "Украин атнасы" (Український тиждень) газетасы редакциясе, Донбасс.Реалии сайты мөхәррире Андрей Дихтяренко һәм башка медиа вәкилләре, шулай ук Ватандашлар иреге үзәге, украин музыкантлары, язучылар һәм хокук яклау хәрәкәте вәкилләре килде.

Азат Европа/Азатлык Радиосы корпорациясенең президенты Джейми Флай Асеевны яклау чарасына чыгучыларга хуплау белдерде.
"Ялган мәгълүмат, ялган гаепләүләргә карамастан, Стасны яклап узган чара дөреслекнең әһәмиятен чагылдыра. Дөреслекне ачып бирүчеләр бөтен дөньяда яклауга өмет итә ала", диде ул.

Станислсав Асеев - Донецкида сугышлар башлангач та язуын туктатмаган журналист. Көнчыгыш украин фетнәчеләре аны 2017 елның язында тоткарлый. Шуннан бирле Асеевны бер генә тапкыр күрсәтәләр - Русия дәүләт телевидениесенә ул үзенең шымчылыкта гаепләнүе турында әйтә. Октябрьдә "ДНР прокуратурасы" аны 15 елга хөкем итә.

Асеевны азат итүне Америка сәясәтчеләре, халыкара оешмалар, Bloomberg, The Washington Post, Associated Press кебек дөнья медиасы, әдәбияттан Нобель бүләге иясе Светлана Алексиевич һәм башкалар таләп итеп чыкты.

XS
SM
MD
LG