Мәскәүдә антифашистларның көрәш турнирында полиция ким дигәндә 50 кешене тоткарлаган. "Дождь" язуынча, полиция чара урынына битлекләрдә килгән. Тоткарланган кешеләрне төркемләп якындагы полиция бүлекләренә озаталар.
Турнирга килгән "Мәскәү эше" нигезендә элек гаепләнүче Владислав Барабанов үз телеграм-каналында видео урнаштырган. Анда күренгәнчә, полиция катнашучыларны кулларын артка куйдырып битләре белән диварга каратып бастыра. Шулай ук видеода куәт оешмалары вәкиленең берсе барлык телефоннарны алып куюны таләп иткән тавышы ишетелә.