Accessibility links

Кайнар хәбәр

Урок 25: Гомерлек иптәш нинди булырга тиеш? – Каким должен быть спутник жизни?


Согласитесь, проблема выбора спутника жизни стара как мир. Какого человека мы хотим видеть рядом с собой? Где найти такого человека? Кызыкмы? Кызык шул, киттек!

Итак, как будет по-татарски "спутник жизни"? Одним словом здесь не обойтись!

  • Гомерлек иптәш спутник жизни
  • Тиң яр достойный человек
  • Хәләл җефет законный муж / жена
  • Ир супруг
  • Хатын супруга

Употребление данных слов в реальной разговорной речи узнаем через диалог Айлин и Айгуль.

ДИАЛОГ: ФОТОЛАР КАРЫЙБЫЗМЫ?

  • Айгөл: Айлин апа, туй фотолары әзерме?
  • Айлин: Әйе, әзер. Карыйсың киләме?
  • Айгөл: Килә.
  • Айлин: Шундый матурлааар... Апа, синең тиң ярың бар! Мин бик шат! Бәхетле булыгыз! Ә бу нинди ханым?
  • Айгөл: Бу Фәридә апа һәм аның тормыш иптәше Камил абый.
  • Айлин: Кайсы Фәридә апа? Мин аны беләмме?
  • Айгөл: Белмисеңдер, эштәге коллегам.
  • Айлин: Сезгә сәяхәт бүләк иттеләр мени?
  • Айгөл: Әйеее, шундый сюрприз булды ул. Илгизнең хатыны Наилә, турагенствода эшли бит, менә алар бүләк итте.
  • Айлин: Әйе шул, мин бит аның аша гел ял итергә барам. Шәп бүләк! Афәрин!
  • Айгөл: Әйеее... менә май аенда Парижга барырга чемодан җыябыз. Инде ике атна гына калды... Эх.. Тизрәк Парижга барасым килә!
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:53 0:00
йөкләү

Теперь проверим понимание текста методом “әйе” / “юк”.

1. Айлин белән Айгөл күршеләр.
2. Айгөл кияүдә.
3. Айлин Фәридә апаны яхшы белә, ә Наиләне белми.
4.. Кызлар Парижга бергә баралар.
5. Айгөл Парижга ире белән барачак.

ЧТО НУЖНО ОЦЕНИВАТЬ ПРИ ВЫБОРЕ СПУТНИКА ЖИЗНИ?

  • Тышкы кыяфәтвнешний вид
  • Эчке дөнья – внутренний мир
  • Кешенең тормышка, үзенә, туганнарына, дусларына мөнәсәбәте – Отношение человека к жизни, себе, родным, друзьям
  • Белемобразование
  • Мәхәббәт – любовь

Рассмотрим употребление некоторых из них в разговорной речи:

  • Миңа кешенең тышкы кыяфәте мөһим түгел.Мне не важен внешний вид человека.
  • Минем өчен кешенең тормышка мөнәсәбәте мөһим. Для меня важно отношение человека на жизнь.

Конечно, эти критерии условны, ведь каждый человек имеет свою точку зрения по этому поводу. Предлагаем прослушать мнение следующих наших героев, которые ответили на вопрос "Гомерлек иптәш нинди булырга тиеш?" (Каким должен быть спутник жизни?).

Илназ, 27 яшь

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:24 0:00
йөкләү

Минем өчен, беренче чиратта, тышкы кыяфәт. Ул кеше чибәр, сөйкемле, озын матур чәчле, зәвыклы булырга тиеш. Мин әйтмим озын керфекле, бер тонна макиажлы дип, ягъни табигый матурлыгы булырга тиеш дип саныйм. “Соры тычкан”нар белән тормыш итү кызык булмас иде миңа.

Сәфинә, 32 яшь

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:14 0:00
йөкләү

Минем өчен гомерлек иптәш сабыр, акыллы, киң күңелле, мине хөрмәт итә торган кеше булырга тиеш. Минем ирем нәкъ шундый.

Илгиз, 29 яшь

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:11 0:00
йөкләү

Тышкы кыяфәт, эчке дөнья, яшәү рәвеше... барыбер. Иң мөһиме, ул кеше белән көн дә иртәне каршы аласы килсен.

Фирүзә, 18 яшь

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:00:12 0:00
йөкләү

Гомерлек иптәш нинди булырга тиеш? Уйлаганым булмады... әтием кебектер... Акыллы, көчле, гел позитив, ярата белә торган...

Почему люди не могут найти свою пару?

КАК НАЙТИ СПУТНИКА ЖИЗНИ: ТОП 7 ПРИЧИН ОДИНОЧЕСТВА

1. Эзләмичә өйдә утыру – сидеть дома, не ища.

2. Тормыш иптәшен бары тик тышкы кыяфәткә карап сайлыйсыз – вы выбираете только по внешности

3. Тиң яр эзләмисез – ищете не достойного вам человека

4. Дөрес җирдә эзләмисез – вы ищете не там

5. Югары таләпләр куясыз – ставите завышенные требования

6. Урамда танышмыйсыз – не знакомитесь на улице

7. Стереотипларга биреләсез – поддаетесь стереотипам

Прочитайте монологи и ответитьте на вопрос: Кем ялгыз? Ни өчен?

Айзат:

Минем хәләл җефетем бүген өчпочмаклар пешергән. Аның тәмлелеге... Бигрәк уңган инде ул минем. Мин бәхетле, чөнки үземә тиң ярым бар.

Илхамия:

Мин кияүдә түгел, чөнки минем аларны эзләргә вакыт юк. Миңа төз гәүдәле, кара чәчле, зәңгәр күзле, спорт белән шөгыльләнүче, аена хезмәт хакы минимум 100 000 мең алучы ир кирәк. Ләкин бармы икән андыйлар?

Ландыш:

Минем әлегә тормыш иптәшем юк, ләкин минем үз парымны табасым килә. Кичә урамда бер егет минем белән танышырга теләде минем белән. Әлбәттә танышмадым... Урамда танышу матур түгел минем өчен.

Какого человека мы хотим видеть рядом с собой? ТОП 5 КАЧЕСТВ

  • Көчле – сильный(ая)
  • Рухи яктан көчле кешеләр – духовно сильные люди
  • Сүзгә тапкыр кешеләр – осторумные люди
  • Җор телле кешеләр – люди с чувством юмора
  • Кайгыртучан кешеләр – заботливые люди

ГОМЕРЛЕК ИПТӘШ + ГЛАГОЛЫ

  • Ярату любить
  • Хөрмәт итүуважать
  • Гаилә корупосторить семью
  • Бер-береңә ярдәм итү взаимопомощь
  • Балалар үстерүрастить детей
  • Балалар тәрбияләүвоспитание детей

  • Гаилә – ул ярату һәм хөрмәт итү.Семья это любовь и уважение.
  • Улым Арслан үзенең гаиләсен корып җибәрде.Сын Арслан создал свою семью.
  • Хәләл җефетем Дамир белән балалар үстердек, аларга ныклы тәрбия бирдек. - Мы с супругом Дамиром вырастили детей, дали им достойное воспитание.

ГДЕ НАЙТИ СПУТНИКА ЖИЗНИ?

Приведем несколько вариантов где по статистике люди находят друг-друга:

1. Интернетта: социаль челтәрләрдә, танышу сайтларында.В интернете: в соц сетях, на сайтах знакомств.

2. ЭштәНа работе

3. Дусларның танышлары, туганнары арасындаСреди знакомых, родственников друзей.

4. Концертта, спектакльда, Сабантуйда – На концертах, спектакльях, Сабантуе

5. КунактаВ гостях

ДИАЛОГ: Ә СЕЗ КАЙДА ТАНЫШТЫГЫЗ?

please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:10 0:00
йөкләү
  • Журналист: Ә сез тормыш иптәшегез белән кайда таныштыгыз?
  • Рәссам: Безнең танышу тарихы бик кызык. Супермаркеттан ашамлыклар алып чыгып киләм. Машинамны ачкычтан гына кабыздым. Машина янына килсәм, бер ир кеше багажникка пакетлар сала. Миндә шок иде. Бу бит минем машина!!! Ничек инде шулай! Йөгереп килдем. “Исәнмесез! Ә сез нишлисез?” дип сорыйм. Айдар зәңгәр күзләре белән миңа сәер итеп карап куйды да “Исәнмесез!” диде. Шуннан мин “Бу бит минем машинам” дим. Айдар көлә башлады. Ачкычын алды да, ачкычына басты һәм аның машинасы икенче рәттә икәнен күрде. Без икәү көлергә тотындык.. Менә шулай парковкада мин үземнең тормыш иптәшемне таптым.
  • Журналист: Ә сез нинди критерийларга карап тормыш иптәшен сайладыгыз?
  • Рәссам: Мәхәббәт, ярату.
  • Журналист: Ә тышкы кыяфәт?
  • Рәссам: Минем өчен тышкы кыяфәт мөһим түгел, кешенең эчке дөньясы мөһим. Эчке дөньясы матур булган кеше, тышкы кыяфәте дә матур.

БЕЛӘ ИДЕГЕЗМЕ? – А ВЫ ЗНАЛИ?

Әгәр дә сезнең 25 яшькә җитеп парыгыз юк икән, Даниядә дусларыгыз рәхәтләнеп дарчинга коендыра алалар. Ә 30 яшьтә дә парыгыз булмаса, дарчинны борычка алыштыралар.

Если по достижении 25 лет у вас все еще нет пары, то в Дании ваши друзья вполне могут устроить вам «купание» в корице. А если вы останетесь одиноки и в 30, корицу заменят перцем.

*****

Ну что же, на этом наш последний урок курса "разговорного татарского для продолжающих" подошел к концу. Предлагаем вам небольшой тест на проверку, усвоенных вами знаний:

Тест: Гомерлек иптәш нинди булырга тиеш?

Тест: Гомерлек иптәш нинди булырга тиеш?

Сынау

Это последний урок курса "Разговорный татарский для продолжающих". Если вы только начинаете изучать татарский, то вам поможет наш курс "Татарский для начинающих".

Сейчас мы готовим для вас новые курсы и рубрики, следите за обновлениями, каждый день на нашем сайте и в соцсетях выходит что-то новое: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е.

Также мы всегда рады вашим отзывам, написать их можно по адресу: eydetat@gmail.com

Оставайтесь с Әйдә! Online!

татарский для продолжающих

Предлагаем вам курс татарского разговорного для продолжающих. В нём мы изучаем более развёрнутые конструкции, разговорные фразы, обогащаем наш словарный запас и учимся строить более сложные фразы-предложения. Курс для начинающих находится здесь.

последние уроки курса

XS
SM
MD
LG