Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе итеп Альфред Дәүләтшин билгеләнде


Альфред Дәүләтшин
Альфред Дәүләтшин

Дөнья татар конгрессының Башкортстанда рәсми вәкиллеге ачылды. Аны Уфадагы "Ихлас" мәчете имам-хатыйбы Альфред Дәүләтшин җитәкләячәк.

18 ноябрьдә Дөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров Уфада Татарстанның Башкортстандагы даими вәкиллегендә татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән очрашты. Әлеге очрашуда Дөнья татар конгрессының рәсми вәкиллеген ачу турында белдерелде диелә конгрессның матбугат хезмәте хәбәрендә.

Вәкиллекнең җитәкчесе итеп Альфред Дәүләтшин билгеләнгән. Татар милли оешмалары җитәкчеләре әлеге тәкъдимне хуплап кабул итте дип белдерелә.

Альфред Дәүләтшин 1983 елда Уфа шәһәрендә туган. Башкорт дәүләт университетының хокук институтын, Казан ислам университетын тәмамлаган. Быел җәй "Ихлас" мәчетенә имам-хатыйм итеп куелды. "Ихлас" мәчетен оештырган һәм 23 ел буе мәхәлләне җитәкләгән Мөхәммәт Галләм урыныннан үз теләге белән китүен сөйләде.

Альфред Дәүләтшин шулай ук Дөнья татар яшьләре форумы шурасы әгъзасы.

XS
SM
MD
LG