Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Искергән фикерләр тутыккан кадак кебек". "Ихлас" мәчетендә яңа имам


Уфадагы “Ихлас” мәчете
Уфадагы “Ихлас” мәчете

Уфаның "Ихлас" мәчетенә яңа имам билгеләнде. Ул – мәчетнең яшьләр бүлеге җитәкчесе, соңгы бер елда имам-наиб вазифасын башкарган Әлфред Дәүләтшин.

Мәхәлләгә яңа имам 23 июльдә узган мөтәвәллият әгъзалары утырышында сайланган, рәсми бу вазифага сентябрьдә керешәчәк. Имам сайлау вакыйгасы җәмәгатьчелеккә әле ирештерелмәгән, ләкин "чыбыксыз телефон" аша тарала башлады. Бу хәбәрне ишетүчеләр Мөхәммәт Галләмнең вазифасыннан китүенә гаҗәпләнү белдерә, аңа басым булмады микән дип шикләнә. Азатлык бу сорауларга ачыклык кертү өчен "Ихлас"ның элекке һәм яңа сайланган имамнары белән сөйләште. "Ихлас" мәчетен оештырган һәм 23 ел буе мәхәлләне җитәкләгән Мөхәммәт Галләм урыныннан үз теләге белән китүен сөйләде.

Мөхәммәт Галләм
Мөхәммәт Галләм

– Әлфред Дәүләтшин 7нче сыйныфта укыганда ук безгә йөри башлады. Ул мәчеткә аяк басканнан соң чирек гасыр узып киткән. Бу бала – безнең мөтәвәллият әгъзасы. Ул күп еллар дәвамында яшьләр бүлеген җитәкләде. Һөнәре буенча хокукчы. Казанда ислам университетын тәмамлап диплом алып кайтты. Ул бер ел элек имам-наиб итеп сайланган иде. Хәзер мөтәвәллият утырышында имам-хатыйб итеп сайланды. Әлфрид Дәүләтшин егерме ел безгә ярдәм итә, мәхәллә арбасын тартыша. Аның белән эшләү җиңел.

Заманнан артта калсак фазыйләткә, алгарышка ирешә алмаячакбыз

"Ихлас" мәчете үзе тәкъдирен үзе хәл итте. Ул вазифасына рәсми сентябрь аенда керешәчәк. Искергән фикерләр тутыккан кадак кебек. Яшьләр янына яшьләр җыела. Яңача фикерләү, креатив караш, заман технологияләрен белү кирәк. Без заманнан артта калсак фазыйләткә, алгарышка ирешә алмаячакбыз. "Ихлас" мәчетебез көчле умарта кебек хезмәтен дәвам итә. Алай эшләү өчен төпле һәм булдыклы кадрлар кирәк. Мәчетебезгә Уфа халкы көчле дулкын булып, иңне-иңгә куеп йөри. Ниһаять, "Ихлас" мәчете ике канат белән очачак. Алда яңа хезмәт офыклары. Без барыбыз да яшь имамга ярдәм итәчәкбез. Миңа 25 ел элек бабайлар бик нык ярдәм иттеләр, тәрбия бирделәр. Миңа да шул бабайлар сыйфатында хезмәтне дәвам итәргә язсын. Эшләргә бездә бөтен мөмкинчелекләр дә бар.

– Димәк, Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев вазифасыннан киткәч дәүләт киңәшчесе булып калган кебек, сез дә аерым юнәлешләрдә эшне дәвам итәчәксез булып чыга?

– Әйе. Телевидениедәге "Балкыш" тапшыруын алып бару миңа йөкләтелгән. "Ихлас шәриф" мәҗмугасын чыгаруга да мин җаваплы. Белүегезчә, башка гәзит-журнал хезмәткәрләре матбугат йортында тулы бер кат биләп утыра, ә без берничә кеше нәшер итәбез. Былтыр төрки календарьны татарчага тәрҗемә итеп чыгарган идек. Быел да календарь көн күрәчәк. Иҗтимагый оешмалар белән эшләү, халыкара ислам үзәге булдыру, Төркия, Иран, Үзбәкстан белән бәйләнешләрне дәвам итү, сәфәрләр оештыру да минем өстә кала.

– Имам алыштыру көтелмәгәндә булды. Ниндидер басымнар булса да, әйтмисез инде?

Пәйгамбәрнең дә бу эшне кемгә кушыйм икән дип интеккән чаклары булган

– Юк, басым булмады. Минем акылымнан, йөрәгемнән чыккан нәрсә бу. Ул укырга кергәннән бирле мин шушы көнне көтеп яшәдем. Ниһаять, теләгем тормышка ашты. Кадрлар өелеп ятмый. Пәйгамбәрнең дә бу эшне кемгә кушыйм икән дип интеккән чаклары булган.

– Яңа имамнан беренче нәүбәттә нинди эшләр көтәсез?

– Ул хокукчы һөнәренә дә ия. Дини белем дә алды. Хокукый яссылыкта башкарыласы эшләр күп. Мәсәлән, вакуф хокукларын канунлаштыру. Вакуф – ул дәүләт, яки аерым кешеләр тарафыннан дини оешмага күрсәтелгән ярдәм, иганә. Русиядә нәзарәтләрнең мәчетләрне үз милке итеп күрү омтылышы, мөфтиләрнең имамнарны теләсә урыныннан ала, теләсә яңаны билгеләү күренешләре булгалый. Мәхәллә ул колхоз түгел. Без шундый башбаштаклыклар булмасын өчен канунлаштыру эшләре белән мәшгульбез. Вакуф милкен бер кеше дә тартып алалмый. Бу юнәлештә яшь имам күп эшләр башкара.

Азатлык "Ихлас" мәчетенең яңа имам-хатыйбы Әлфрид Дәүләтшин белән дә сөйләште.

Әлфрид Дәүләтшин
Әлфрид Дәүләтшин

– "Ихлас" мәхәлләсенең низамнамәсе буенча иң югары орган – ул мәҗлес. Бөтен карарлар шул мәҗлес хокукында. 23 еллык тарихлы мәхәлләбез бик көчле мәҗлескә ия. Бу аларның карары, Мөхәммәт хәзрәт теләге. Низамнамә буенча имамны мәҗлес сайлый, мөфти раслый. Мөхәммәт Галләмгә басым, мине читтән тәкъдим итүләр, раслаулар булмады. Без Башкортстан диния нәзарәтенең яшь мөфтие белән яхшы мөнәсәбәттәбез. Бу үзгәреш хөкүмәт карары белән түгел, ә мәхәллә карары белән эшләнде.

– Бездә "яңа себерке үзенчә себерә" дигән гыйбарә бар. Яңа имамнан нинди яңалыклар, башлангычлар көтәргә була?

– Мин мәчет ачылган еллардан алып җомга намазларына йөри идем. Ун еллап яшьләр шурасын җитәкләдем. Мәхәлләдәге эшләр таныш, традицияләр салынган. Ләкин заман үзгәрә, технологияләр үсә. Алдагы көннәрдә социаль челтәрләр белән эшләүне көчәйтергә исәп тотам. "Балкыш" телетапшыруын төрләндерү, сайтны үстерү кирәк. Ислам мәгарифен камилләштерү кирәклеген дә аңлыйм.

Барыбызга Зыя Камали – үрнәк. Ул гасыр башында "Галия" мәдрәсәсен төзегән. Аннан көлүчеләр дә булган. Ләкин 100 ел узгач, ул чактагы башка мәдрәсәләрне белүче дә юк. "Галия"не барысы да белә. Мәгарифне системага салсак, бик яхшы булыр иде. Бөтен мәдрәсәләрдә көндезге бүлеккә шәкертләр җыю бик кискен тора. Шәкертләрнең 80 проценты Урта Азиядән килгән халыклар. Әлбәттә, онлайн укулар да оештыру мөмкинлеге бар. Төрле алымнарны кулланырбыз дип уйлыйм.

"Мөселман Уфасы" дигән маршрут та оештырасы килә. Аңа тарихи биналар, истәлекле урыннар, дин җитәкчеләренең каберләре һәм башка урыннарны кертү күзаллана.

Ноябрьдә Уфада “Русия – ислам дөньясы” дигән форум узуы көтелә. Аңа 20 илдән дин җитәкчеләре киләчәк. Бу чара да яңа фикерләргә азык бирер, башлангычларга нигез салыр дип өметләнәбез.

Исламга яшьләр күпләп килә. Аның киләчәге якты. Ифтарлар уздыру буенча да үрнәкле мисаллар булды. Бушка эшләргә теләгән волонтерлар күп. Ике ел "Сәлам" фонды белән эшләдек. Ике ел көн дә Корбан һәм Ураза ифтарлары уздырдык. Аңа өчәр мең кеше җыелды. Иллеләп волонтер ярдәм итте. Ләкин гыйбадәт кылучы мөселманнар барыбер аз. Булганнары арасында да бүленү очраклары бар. Шуларны бетерү, халкыбыз белән хезмәт итү, алга бару максатлары белән янам. Кыскасы, башкарасы эшләр күп.

Белешмә: "Ихлас" мәчете 1997 елда оештырыла. Ул "Луч" кинотеатры бинасына урнаша. Кинотеатр бинасы үзгәртеп төзекләндерелгәннән соң рәсми 2001 елда ачыла.

Бүгенге көндә аның 40 метр биеклектәге ике манарасы төзелгән. Китапханәсендә 6 меңнән артык китап тупланган.

Мәчет бинасында кибет һәм Хаҗ үзәге эшли. Мәчет ихатасында “Утыз кош” һәм “Ислам йолдызлыгы” кибетләре, хәләл кафесы, “Вакыф” нәшрияты бинасы урнашкан. Мәчет каршында Вил Казыйханов исемендәге әхлак мәктәбе эшли. “Балкыш” телетапшыруы да мәчеттә яздырыла һәм монтажлана.

Мәчет мәгърифәт, мәгълүмат, мәгариф үзәге буларак күп эшләр башкара. Анда һәрдаим фәнни-гамәли конференцияләр, төрле укулар, түгәрәк өстәлләр оештырыла. 2009 елдан мәчет каршында мөнәҗәтләр, дини мотивлар башкаручы “Илаһилар” төркеме эшли.

XS
SM
MD
LG