Accessibility links

Мәхкәмә Илнар Һидиятовны 24 гыйнварга кадәр йорт сагында калдырды


Илнар Һидиятов
Илнар Һидиятов

Илнар Һидиятов 24 гыйнварга кадәр йорт сагында калачак. Мәхкәмәдә шулай ук Казан мәгариф идарәсе белгече Гозәерованың Һидиятов аша ришвәт хәзер Татарстан мәгариф министры урынбасары булган Илсур Һадиуллинга бирелде дип сөйләве билгеле булды.

Казанның Совет районы мәхкәмәсе шәһәр мәгариф идарәсенең элекке җитәкчесе Илнар Һидиятовны йорт сагында тоту вакытын озайтты. 7 октябрьдә ул ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланган иде.

Мәхкәмә утырышында тикшерүче Һидиятовның гаебе шаһитлардан, гаепләнелүчеләрдән, мәхкәмә тикшерүенә дучар булган кешеләрдән сорау алулар мәгълүматлары белән раслана дигән. Әле тагын кайбер вазифадагы затлардан сорау аласы бар дип, тикшерүне дә, элекке түрәне йорт сагында тоту вакытын да 24 гыйнварга кадәр озайту соралган. Бу хакта Татарстан басмалары яза.

Моннан тыш, бүгенге утырышта бу эшнең тагын бер фигуранты - Казан мәгариф идарәсенең план-икътисад бүлеге хезмәткәре Лилия Гозәерованың күрсәтмәләре дә укылган. "Реальное время" язуынча, Гозәерова ришвәт буларак алган акчаны ул вакытта мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары булган Илнар Һидиятовка тапшырганын, ә ул, үз чиратында, идарә башлыгы Илсур Һадиуллинга бирәчәге турында әйткәнен сөйләгән. Һадиуллин хәзер Татарстан мәгариф министры урынбасары.

Адвокат әлеге җинаять эше нигезендә төпле дәлилләр юк дип белдергән һәм тикшерүченең йорт сагында тотуны озайту турында мөрәҗәгатен кире кагуны сораган. Ул шулай ук Һидиятовка балаларын мәктәпләргә йөртү мөмкинлеге һәм көн саен ике сәгатькә урамга һава суларга чыгуга рөхсәт бирүне сораган.

Һидиятов үзенең гаепсез булуын белдергән.

Хөкемдар тикшерүчеләрнең мөрәҗәгатен канәгатьләндереп, түрәне 24 гыйнварга кадәр йорт сагында калдырган. Һидиятовка шулай ук балаларын мәктәпләргә һәм балалар бакчаларына йөртергә рөхсәт ителгән.

Илнар Һидиятов Казан мәктәпләренә метал детекторлар сатучыдан ришвәт алудан тыш, уку йортларына суыткычлар сатучыдан да ришвәт алуда шикләнелә. Ике ришвәт күләме 1,5 млн сум тәшкил итә диелә.

XS
SM
MD
LG