Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мәгариф идарәсенең элекке башлыгы Илнар Һидиятов тоткарланган


Илнар Һидиятов
Илнар Һидиятов

7 октябрь Казанда шәһәр башкарма комитеты мәгариф идарәсенең элекке җитәкчесе Илнар Һидиятов тоткарланган. Ул 800 мең сум күләмдә ришвәт алуда шикләнелә. 

Казан мәгариф идарәсенең элекке башлыгы Илнар Һидиятовны полиция тоткарлаган һәм Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсенә сорау алуга китергән. Тоткарлануга әзерләнеп, Һидиятов кулына шәхси әйберләре тутырылган букча алган иде дип яза "Реальное время".

Һидиятов​ басма журналистына үз фикерен белдерүдән баш тарткан, әмма полиция белән аралашканда үзен көр тоткан, шаярткан.

Тикшерү комитетыннан Һидиятов тикшерү изоляторына җибәрелгән диелә.

Мәгариф идарәсенең элекке башлыгына карата җинаять эше 2 октябрьдә үк ачылган. Илнар Һидиятовны шул ук көндә тоткарларга җыенганнар, әмма аны Казанда таба алмаганнар. Аңа белдерелгән гаепләүгә бәйле җинаять маддәсе 12 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

Һидиятовка ришвәт бирүче буларак метал детекторлары сатучы ширкәт атала, мәгариф баш идарәсенең планлау-икътисади бүлеге җитәкчесе арадашчы булган диелә.

4 октябрь мәхкәмә Һидиятовны сак астына алу, арадашчыны читкә китмәү турында документ имзалату карары чыгарган.

Тикшерүчеләр белдерүенчә, ришвәт Һидиятов Казанның баш мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары булган чорда, 2016 ел ахырында - 2017 ел башында бирелгән.

Бүген билгеле булганча, Һидиятов 30 сентябрьдә үз теләге белән вазифасыннан киткән.

XS
SM
MD
LG