Русия президенты сүзчече Дмитрий Песков Сүриядә ялланып хезмәт итүчеләрнең Сүрия кешесен явызларча үтерүе турында "Новая газета" язмасына карата фикерен белдерде. Башта ул бу хактагы язманы күрмәдем диде, аннары "бу безнең мәсьәлә түгел, президент идарәсе мәсьәләсе түгел", дип белдерде.
Путин сүзчесе әлеге вакыйга "Русиянең Сүриядәге хәрби кампаниясенә берничек тә бәйле түел", шуңа күрә Русия гаскәре абруе өчен борчылуның "нигезе юк", дип тә өстәде.
Пәнҗешәмбе "Новая газета" Русиянең "Вагнер хосусый хәрби ширкәте" сугышчылары Сүриядә кеше азаплап үтерүдә катнашкан булырга мөмкин дип язып чыкты. Басма ялланып хезмәт итүчеләрнең берсенең кем булуын ачыклаган.
2017 елда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте бүлекчәләре Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркемен Шаир чыганагыннан кысрыклап чыгарды. Бу Сүрия дәүләт нефть корпорациясе һәм Русиянең "Евро Полис" ширкәте арасында килешүләр беркетмәсендә әйтелә дип яза "Новая газета".
- "Евро Полис" ширкәте "Путин пешекчесе" буларак танылган Русия эшмәкәре Евгений Пригожин структуралары белән бәйле. Сүрия дәүләт оешмалары белән килешү нигезендә ширкәт Сүриядә басып алынган газ һәм нефть чыганакларын азат итү һәм аларны саклау йөкләмәсе алган. Моның өчен ул нефть һәм газ чыгарудан килгән керемнәрнең 25 процентын алып барган.