Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан прокуратурасы Ольга Артеменконы җавапка тарту мөрәҗәгатен тикшерү комитетына җибәргән


Ольга Артеменко Казанда
Ольга Артеменко Казанда

Чаллы активисты Алмаз Имамов Мәскәү эксперты Ольга Артеменко урыс теленең өстенлекле булуын пропагандалады дип Татарстан прокуратурасына мөрәҗәгать иткән иде.

Татарстан прокуратурасы активист Алмаз Имамовның Русия мәгариф министрлыгының этномәдәни стратегия үзәге җитәкчесе Ольга Артеменконы җинаять җаваплылыгына тарту турында мөрәҗәгатен Русия тикшерү комитетының Татарстан идарәсенә җибәргән. Прокуратураның тикшерү комитетына юллаган хатының күчермәсе Азатлыкта бар.

Чаллы активисты Имамов Артеменко Казанда чыгыш ясап, урыс теленең өстенлеген пропагандалады дип саный.

"Артеменко урыс теленең Татарстанда өстенлекле булуын пропагандалау уе белән, татарларны дискриминацияләүгә котырту, урыс халкының хокуклары бозыла дип, аларда татарларга карата нәфрәт уятмакчы булып Русия һәм Татарстан Конституцияләре маддәләрен канунга каршы килүче сүзләр белән аңлатты", диелгән Имамовның прокуратурага язылган хатында.

9 ноябрьдә Казанда "Русия мәгариф системы шартларында туган һәм дәүләт телләрендә белем алу һәм үзаңны формалаштыру" дип аталган сөйләшү узды. Артеменко анда Конституциядә дәүләт телләренә кагылышлы "беррәттән" ("наряду") дип язылган сүз "бертигез" ("наравне") дигәнне аңлатмый диде. "Менә без беррәттән торабыз, мин таза, ә сез кечкенә", дип чагыштырды Артеменко.

Моңа кадәр Алмаз Имамов прокуратурага академик Валерий Тишковның "Известия" газетында чыккан мәкаләсе өчен җавапка тартуны таләп иткән иде. Хәзер активистның мөрәҗәгате Чаллы шәһәре Тикшерү комитетына җибәрелгән.

Татарстан Конституциясе нигезендә республикада ике дәүләт теле дә тигез хокуклы.

XS
SM
MD
LG