Accessibility links

Кайнар хәбәр

ФСБ Татарстанда, Мәскәүдә һәм Төмәндә "Хизб ут-Тәхрир" тарафдарларын тоткарлавын белдерә


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Федераль иминлек хезмәте Татарстанда, Мәскәүдә һәм Төмән өлкәсендә Русиядә тыелган "Хизб ут-Тәхрир" оешмасы тарафдарларын тоткарлавы турында белдерә.

ФСБ мәгълүматынча, алар хакимиятне бәреп төшерү һәм "хәлифәт" төзүгә әзерләнгән. Бу хакта РИА Новости дәүләт агентлыгы яза.

Барлыгы тугыз кеше тоткарланган диелә.

ФСБда белдерүләренә, тоткарланучылар Русия төбәкләрендә "ябык террорчылык структуралары булдырган", кануннарга каршы эшчәнлек алып бару өчен акча эзләгән, мөселманнарны оешма сафларына җәлеп иткән һәм халык арасында террорчылык идеологиясен тараткан.

"Оешма әгъзалары "хәлифәт" төзү доктринасына нигезләнгән, Конституциягә каршы эшчәнлек алып барган", диелә ФСБ хәбәрендә.

Җинаять эшләре ачылган. Шикләнелүчеләрне тоткарлаганда "Хизб ут-Тәхрир әл-Ислами" пропаганда материаллары, элемтә чаралары алынган дип хәбәр ителә.

23 сентябрь Мәскәүнең Сахаров үзәгендә "Хизб ут-Тәхрир" эшләре кысаларында Русия Югары мәхкәмәсендә узучы апелляция утырышларына багышланган түгәрәк өстәл узды. Анда җәмәгать эшлеклесе, журналист Максим Шевченко экстремизмда гаепләү эшләренең яз һәм көз көне кузгатылуына игътибар итте. "Бу очраклы түгел. Бюджет кабул итү алдыннан башлана бу хәрәкәт. Экстремизмга, террорчылыкка каршы эшчәнлеккә акча арттырыр өчен, телевизордан террорчы оешма йә бандаларны кулга алу турындагы сюжетлар чыга башлый: мөселманнар, мәетләр, автоматлар, патроннар… Бернинди дәлилләр юк, ниндидер видеосюжет. Берәрегез шул террорчылар, ИГИЛ (Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" сугышчан төркеме - ред.) буенча чын мәхкәмә эшләрен хәтерлиме? Гаепсез кешеләрне дистәләгән елларга ирегеннән мәхрүм итеп, тормышларын җимерәләр, телерепортаж белән җәмәгатьчелек каршында хисап тоталар" диде Шевченко.

Белешмә: Хизб ут-Тәхрир

"Хизб ут-Тәхрир" — халыкара исламчы сәяси фирка. Тыныч юллар белән ислам хәлифәте оештыруны максат итеп куя.

"Хизб ут-Тәхрир" көнбатыш һәм мөселман хөкүмәтләре өчен катлаулы мәсьәлә булып тора, чөнки ул хәлифәтне торгызырга омтылса да, моңа ирешү өчен көч куллануны кире кага. Көч кулланмавына карамастан, ул Малайзия, Лүбнән, Бангладеш, Пакстан һәм Йәмәннән кала барлык мөселман илләрендә, шулай ук Германия һәм Русиядә дә тыелган.

Русия Югары мәхкәмәсе 2003 елда "Хизб ут-Тәхрир"не террорчы оешма дип таныды. Русия җинаять кодексында террорчы оешма оештыру өчен гомерлек төрмәгә кадәр җәза каралган. Русиянең төрле төбәкләрендә "Хизб ут-Тәхрир" белән бәйле мәхкәмә эшләре бара. 2014 елда Русия Кырымны аннексияләгәннән соң анда да бу оешмага бәйле эзәрлекләүләр башланды.

XS
SM
MD
LG