Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия гаскәрендә командирларның хәрбиләргә карата көч куллану очраклары арткан


Гаскәргә чакырылучылар
Гаскәргә чакырылучылар

Ел башыннан командирларның көч куллануыннан 100дән артык хәрби зыян күргән. Хәрби прокуратура вәкиле фикеренчә, бу хәрби уку йортларында курсантларны көч кулланмый гына идарә итәргә өйрәтмәү белән бәйле.

Русия гаскәрендә 2019 елда комадирларның үз кул астында хезмәт итүчеләргә карата көч куллану очраклары арткан. Бу хакта җомга Федерация шурасында чыгыш ясап, Русия баш хәрби прокуроры урынбасары Серегей Скребец белдергән.

Аның сүзләренчә, ел башыннан командирларның көч куллануыннан 100дән артык хәрби зыян күргән. Прокуратура моның сәбәпләрен командирларның гаскәр бүлекләрендә тәртипне "йодрык ярдәмендә генә урнаштыруда" һәм низамнамә таләпләрен үтәмәүдә күрә. Скребец фикеренчә, бу хәрби уку йортларында курсантларны көч кулланмый гына идарә итәргә өйрәтмәү белән бәйле.

Гаскәр хезмәте бер елга гына калдырылгач, килешү белән хезмәт итүчеләр арткач һәм кайбер башка реформалар узганнан соң, Русия кораллы көчләр җитәкчелеге гаскәрдә бабайлык күренешенең юкка чыгуы һәм хәрби хезмәтнең абруе арту турында белдергән иде.

  • 25 октябрь кичендә Байкал артында урнашкан Горный шәһәрендәге хәрби бүлектә каравыл алышынганда хәрби хезмәттәге Рамил Шәмсетдиновның сигез кешене атып үтерүе хәбәр ителде. Ике кеше яраланган диелде. Рамил сак астына алынды. Рамилнең әтисе Сәлим Шәмсетдинов Азатлык белән әңгәмәдә, бердәнбер сәбәп бабайлык кына була ала дип әйтте.
  • Baza басмасы Шәмсетдинов сорау алганда хезмәттәшләренең аны көчләргә җыенуы турында сөйләгән дип язды. Саклану министрлыгында әлеге сүзләрне кире кактылар.

XS
SM
MD
LG