Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Әкият" курчак театрында татар телендә Яңа ел тамашаларын ике генә көн күрсәтәчәкләр


"Әкият" курчак театрында Яңа ел тамашасы (архив фотосы)

"Әкият" курчак театрында бу юлы Яңа ел тамашалары 19 көн дәвам итәчәк, ләкин шуларның ике көне генә татарча узачак. Азатлык, театрның афишасы белән танышып, татарча һәм урысча тамашаларны барлады. 

Татар телендәге чыршы бәйрәмнәре саны урыс телендәгегә караганда сигез тапкырга диярлек кимрәк булып чыкты. Театрда урыс телендә әкият 69 тапкыр, ә татар телендә - сигез генә булачак.

Өстәвенә, урыс телле балалар өчен театр яңа спектакль әзерләгән – ул Уолт Дисней мультфильмнары нигезендә эшләнгән һәм "Дисней төшләре" дип атала. Аны Илгиз Зәйниев язган. Бу спектакль театрның зур сәхнәсендә барачак. Ә татар балаларына "Өрә белмәгән көчек" тамашасын күрсәтәчәкләр. Рүзәл Мөхәммәтшин пьесасы нигезендә эшләнгән бу спектакль театрның кече сәхнәсендә 28 декабрь һәм 6 гыйнварда куела. Билетлар 800 сум тора. Әлеге әкият премьера түгел.

Моннан кала, балалар өчен Яңа ел тамашалары Камал театрында һәм Кариев театрында да булачак. Камал театрында билетлар сатылып беткән, ә Кариев театры әле билетларын сатуга чыгармаган.

Былтыр "Татар ата-аналары" төркеме Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова исеменә "Әкият" театрында татар тамашалары булмауга зарланып ачык хат язган иде. Анда балалар өчен Яңа ел алды һәм кышкы каникул вакытында татар телендә тамашалар булмавы турында язылды. "Әлеге хәл кабул итмәслек, чөнки театрны гамәлгә куючы оешма – Татарстан мәдәният министрлыгы. Театр безнең дә, татар ата-аналарының да хисабына яши", диелгән иде хатта. Мәдәният министры "Әкият" курчак театрына татарча чыршы бәйрәме үткәрергә фәрман биргәннән соң гына, театр өч татар тамашасы кертте.

Апрель аенда шулай ул Мәскәү татарлары "Әкият"нең урысча тамашалар гына алып килүенә зарланган иде. Яз көне Мәскәүдә "Әкият" татар дәүләт курчак театры гастролләре вакытында театр урыс телле дүрт спектаклен күрсәтте.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG