Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быел Jadid Fest фестивале Яңа Татар бистәсенең 270 еллыгына багышлана


Казанда 10-15 декабрь көннәрендә Jadid Fest заманча татар мәдәнияте фестивале узачак. Быел Jadid Fest фестивале Яңа Татар бистәсенең 270 еллыгына багышлана, һәм ул беренче тапкыр атна буена барачак.

Төп вакыйгалар "Меховой квартал" сәүдә үзәге бинасында үтә. Jadid Fest-та күргәзмәләр һәм төп чаралар (лекцияләр, концерт, маркет, балалар һәм яшүсмерләр өчен остаханәләр, перфоманс, воркшоп) оештырылачак, шулай ук фестиваль вакытында бистәдә яшәүчеләр тарафыннан мәчетләрдән алып югары уку йортларына кадәр оештырылган экскурсияләрдә һәм башка чараларда катнашырга мөмкин булачак.

Беренче тапкыр Jadid Fest Яңа Татар бистәсенең чын бәйрәме булачак, дип игълан итә оештыручылар. 14 декабрьдә фестивальнең төп бинасында дизайн-маркет, балалар өчен мастер-класслар, акустик концерт узачак.

Jadid Fest чарасы 2015 елдан башлап ел саен үткәрелә. Быел Jadid Fest иҗади форматларны файдаланып, туган як тарихын өйрәнү чарасы булачак. Фестивальнең максаты – Яңа Татар бистәсенең тарихи-мәдәни мирасын популярлаштыру. Фестивальдә шулай ук Мәдәният министрлыгы белән берлектә ТАССРның 100 еллыгына багышланган уртак медиапроект ярдәмендә бистә турында истәлекләр җыю планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG