Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымдагы зиратта кырымтатар кабер ташын җимергәннәр


Җимерелгән кабер ташы
Җимерелгән кабер ташы

Кырымның Курман районы (Красногвардейски) Петровка авылынынң мөселман зиратында кабер ташын җимергәннәр.

Кабер ташының җимерелүен авылда яшәүче кырымтатары күргән һәм җирле мөселман җәмгыяте рәисе Арсен Ягълыевка, авыл шурасына, ул кабердә җирләнгән хатынның кызы Ракипе Кешвединовага хәбәр иткән.
Вәхшилек урынына полиция чакырылган.

“Полиция вәхшилек кылынган урынны караганнан соң кабер ташы җилдән аугандыр дип шикләнгәнен белдерде”, диде Азатлыккат зираттагы бу хәлне күрергә килгән Кырымтатар халкы корылтаеның үзәк сайлау комиссиясе рәисе Заир Смедляев. “Нинди җил? Карагыз, бу ташны кувалда беләнме, башка бер авыр нәрсә беләнме орып җимергәннәр, дидем. Полициянең ниндидер протокол төзгәнен күрмәдек”, диде ул.

Азатлыкның ни өчен башка кабер ташларына тимәгәннәр дигән соравына Смедляев “җимерүчене нәрсәдер куркыткандыр”, диде.

Авылда яшәүче Учкун әфәнде иртәгә полициягә гариза язылачак, бәлки гаеплеләр табылыр диде.

9 май Акъяр (Севастополь) янындагы Мамашай (Орловка) авылында Икенче дөнья сугышында бу авылдан сугышка китеп һәлак булган 57 кырымтатарның исеме язылган мәрмәр тактаны җимергән иделәр.

XS
SM
MD
LG