Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һонконгта җирле сайлауларда оппозиция җиңү яулады


Оппозиция тарафдарлары үз вәкилләренең җиңүенә шатлана

Һонконгта протестлар башланганнан соң беренче сайлаулар узды. Халык якшәмбе 18 район шурасы әгъзаларын сайлады.

Беренчел нәтиҗәләргә караганда, демократик көчләр вәкилләре 452 урынның 396сын алган. Бу хакта җирле RTHK телеканалы хәбәр итә.

Тавыш бирергә сайлаучыларның 71 проценты килгән. Соңгы сайлауларда бу күрсәткеч 47 процент булган иде. Барлыгы 600дән артык сайлау бүлгеләре эшләгән, аларга өч миллионга якын кеше килгән. Сайлауда барлыгы 1090 намзәт катнашкан.

Җирле шуралар әгъзалары гадәттә район мәсьәләләре белән шөгыльләнә, ләкин алты кеше районнарны шәһәр парламентында да вәкиллек итә. Анда сайлаулар 2020 елда узачак. Җирле шуралар әгъзалары Һонконг хакимияте башлыгы сайлауда катнашачак.

Һонконгта марттан бирле протест чаралары бара. Башта демонстрантлар Һонконг кешеләрен Кытайга экстрадицияләү мөмкинлеге бирүче канун өлгесенә ризасызлык белдергән иде. Хакимият әлеге канун эшен туктатса да, протест чаралары туктатылмады, аларда миллионнарча кеше катнаша. Хакимиятләр Һонгконгның күпчелек халкы демонстрантларны хупламый дип белдерә.

  • Һонконг - аерым административ район, элекке Британия колониясе. 1997 елда ул Кытайга тапшырылганнан соң автоном статус алды һәм "бер ил - ике систем" приницибы нигезендә идарә ителә. Һонконгның үз кануннары эшли һәм анда яшәүчеләрнең хокуклары һәм ирекләре, Кытай белән чагыштырганда, ныграк якланган. Демонстрантлар Кытай хакимиятләре әлеге ирекләрне алыр дип курка.

фикерләр (1)

XS
SM
MD
LG