Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда үзсалым референдумнарының өчесе узмаган дип саналды


Архив фотосы
Архив фотосы

Татарстанда якшәмбе узган 19 үзсалым референдумнарының өчесе нәтиҗәләре танылмаган. Әлеге сайлау бүлекләрендә "Голос" хәрәкәте күзәтүчеләре эшләгән.

Татарстанда 24 ноябрьдә 19 шәһәр һәм авыл биләмәләрендә үзсалым референдумнары оештырылды. Аларның өчесе узмаган дип саналды. Бу хакта Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе хәбәр итә.

Арча, Ленино-Кокушкино авыл биләмәләрендә һәм Биектау шәһәр биләмәсендә оештырылган референдумга килүчеләр саны 50 процентка җитмәгән. Әлеге сайлау бүлекләрендә "Голос" хәрәкәте активистлары күзәтүчеләре утырды. Алар якшәмбе кайбер хилафлыклар, шул исәптән "карусель" күренеше (бер кешенең берничә сайлау бүлгесендә тавыш бирүе) турында хәбәр иткән иде.

Татарстанда шулай ук 1, 8 һәм 22 декабрьдә үзсалым референдумнары узачак.

17 ноябрьдә булган үзсалым референдумнарының берсе узмады дип саналды. Югары Ослан авыл биләмәсендә референдумга халыкның 45,5 проценты гына килгән, шуңа күрә аның нәтиҗәләре танылмады.

Үзсалым референдумы 2013 елдан бирле уздырыла. Татарстан хөкүмәте үзсалым тәртибе белән җыелган һәр сум өчен дүрт сум бүлеп бирә.

XS
SM
MD
LG