Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гүзәл Яхина "Зөйләйха күзләрен ача" сериалының кайчан күрсәтеләчәген белми


"Зөләйха күзләрен ача" китабы урыс телендә
"Зөләйха күзләрен ача" китабы урыс телендә

Матбугат чараларында "Зөләйха күзләрен ача" сериалын "Россия 1" каналында күрсәтүне язга күчерергә мөмкиннәр дип язды. Яхина үзе "белмим, телеканалдан сорагыз", диде.

25 ноябрьдә Татарстан матбугат чаралары Лаеш районы башлыгы сүзчесе Рәсим Һаҗиев сүзләренә сылтанып, "Зөләйха күзләрен ача" сериалын язын гына күрсәтәчәкләр дип хәбәр таратты. Һаҗиев үзе сериалның сценарий авторы Гүзәл Яхинага сылтана.

Татарстанда төшерелгән сериалның премьерасы быел көз булыр дип планлаштырылган иде.

Язучы Гүзәл Яхина сериалны күрсәтүне күчерү турында берни әйтә алмыйм диде. "Бөтен мәгълүмат һәм бөтен карарлар телеканалда. Мин, кызганычка, берни белмим. Минем сүзләргә сылтану - сәер", диде ул Азатлыкка.

Казанда туып-үскән Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" дип аталган әсәре 2015 елда Русиядә ел китабы дип игълан ителгән иде. Китап чыккач, татар җәмәгатьчелеге арасында каршылыклы фикерләр туды. Гүзәл Яхина татарлар турында дөреслекне бозып күрсәтә диделәр.

Әсәр нигезендә күпсерияле фильм "Россия-1" каналы соратуы буенча төшерелде. Төп рольне, Зөләйханы татар актрисасы Чулпан Хәмматова уйнаячак. Быел XV Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында аның өзекләрен күрсәттеләр.

XS
SM
MD
LG