Активист Алена Попованың йөзләрне танучы системны Мәскәүдә куллануны тыю турындагы шикаяте нигезендә чыгарылган мәхкәмә карарының аңлатма өлешен "Ведомости" китерә.
Анда, аерым алганда, видеокүзәтү системы йөзләрне тану технологиясен куллана, әмма кешенең шәхесен ачыкларга ярдәм итми диелә. Систем хокук саклау оешмалары биргән фотоларны, видеолардан алынган сурәтләрне чагыштыра гына. Кеше турында шәхси мәгълүмат Мәскәүнең мәгълүмати технологияләр департаментына килми. Шуңа күрә видеосурәтләр биометрик шәхси мәгълүмат булып саналмый дигән нәтиҗәгә килә мәхкәмә.
Алена Попова Мәскәү хөкүмәте гамәлләре кануннарга каршы килә, чөнки кешенең шәхесен ачыклаучы системнан алынган мәгълүмат биометрик мәгълүматка карый дип язган иде. Моннан тыш, ул хакимиятләр Русия Конституциясенең шәхси тормыш хокукы бирүче маддәсен дә боза дип белдерде. 6 ноябрьдә Мәскәүнең Савеловский районы мәхкәмәсе Попованың шикаятен канәгатьләндермәде.
Йөзләрне танучы систем Мәскәүдә 2017 елда эшли башлады. Быел май аенда башкала мэры Сергей Собянин шәһәрдә 200 меңнән артык шундый видеокамера урнаштырылачак дип хәбәр итте. Әлеге башлангыч тормышка ашырылган очракта Мәскәүнең видеокүзәтү системы Кытайдан соң дөньяда иң зурларыннан саналачак.