Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечен сугышы ветеранын психиатрия бүлегенә нигә салганнар


Татарстанның Зәй районы Поручиково авылында Чечен сугышы ветераны икенче төркем инвалид саналган 43 яшьлек Альберт Гыйләҗев гомер итә. Альберт яшәгән йортны биш ел элек 70 процентка тузган дип тапсалар да, яңа торак һаман бирелми. Адвокат Елена Трофимова бу эш белән кызыксынып, инвалид торган шартларны видеога төшереп интернет челтәренә урнаштыргач, Альберт Гыйләҗев сәбәбе аңлашылмаган рәвештә хастаханәгә эләгә. Хәбәрчебез шушы хәлне белешеп кайтты.

Күршеләре әйтүенчә, Альберт гаиләсе белән бу авылга 17 ел элек чамасы күчеп урнаша. Берничә еллар дәвамында мал да асрап яшиләр иде дип әйтәләр. Альбертның Чечен сугышында булып кайтканын белсәләр дә, аның Батырлык ордены белән бүләкләнгәнен күбесе белми яшәгән.

"Әнкәсе безгә кереп йөри торган иде, йә тоз, йә әҗәткә акча сорап торырга шунда. Ләкин беркайчан да улым каһарман, Батырлык ордены иясе дип мактанып сөйләп йөрмәде. Әнкәсе исән вакытта, Альберт та әйбәтрәк хәлдә иде, тамагы тук, өсте чиста-пөхтә кебек иде, ә әнисе үлгәч, йортта берүзе калып начаррак хәлдә калды. Авылда бик күренми башлады, иртән биштә суга барып килә дә, көн дәвамында йортыннан чыкмый иде. Өйләре тузган инде аларның күптәннән, суы, җылысы юк дип беләбез. Уты бар ахрысы, болай кичләрен янганы күренә", дип сөйләде шушы авылда яшәүче өлкән яшьтәге Мария һәм Петр ​Бакеевлар.

Чечен сугышы ветеранын психиатрия бүлегенә нигә салганнар
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:55 0:00

Альберт Гыйләҗев 1994 елда армия сафларына алына, ә 1995 елда аны Чечняда башланган сугышка җибәрәләр. 1996 елда солдатларны БТР машинасы белән чыгарганда, Альберт йөрткән машинага һөҗүм ясала һәм Гыйләҗев баш җәрәхәтен ала. Чечнядан кайткач, Гыйләҗевка өченче төркем инвалидлык бирелә һәм күрсәткән каһарманлыгы өчен ул Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Альберт күпмедер вакыт эретеп-ябыштыручы булып хезмәт итә, ләкин 2008 елда өенә кайтканда урамда сугышучы берничә ир-атка юлыгып, янә баш җәрәхәтен ала. Шул җәрәхәттән соң сөйләшүе әкренәя, хәтере югала башлый, баш авыртулары ешая. Бу хакта Азатлыкка Альбертның апасы Сәгъдә Мостафина сөйләде:

— Дөресен генә әйткәндә, мин үзем дә белмим, ул көнне нәрсә булып беткәнен. Урамда сугышу булган дип әйткән булдылар. Миңа Альберт Зәй хастаханәсенә эләккән дип кенә шалтыраттылар. Казаннан нейрохирург килеп, баш сөяге трепанациясен үткәрде. Шуннан соң Альберт бүгенге хәлендә калды. Ул барысын да аңлый, ләкин сөйләшүе бик әкрен, кайвакыт хәтере югала, ләкин ул үз аңында.

Сәгъдә Мостафина
Сәгъдә Мостафина

Өч ел элек Гыйләҗевның анасы үлеп китә һәм ул караучысыз кала. 2014 елның сентябрендә рәсми экспертиза Гыйләҗев яшәгән йортны тору өчен яраксыз дип таба. Шул вакыттан бирле Чечен сугышы ветераны яңа торакка чиратта тора, ләкин авыл хуҗалыгы башлыгы бу мәсьәләне гел кичектереп торды. Ике мәртәбә Гыйләҗев гаиләсенә фатир бирелгән, ләкин аны гаиләдән кире алалар:

— Зәй районының элекке башлыгы Татьяна Воропаева, моңарчы безгә гел булышып килде. Барыбер тораклы итәм мин сезне дип әйтеп килде. Поручиковода бер торак бушагач аны Альбертка бирде. Ләкин шатлыгыбыз озакка сузылмады, инде күченә башлаганда ул торак мирас булып күчкән кешеләр табылды. Аннан соң Зәй шәһәренең иске районында торак бушады, аны да Воропаева Альбертка бирде. Алар инде ремонт ясар өчен кирәкле материаллар да сатып алып, ремонт эшләрен башлап җибәргән иде. Ләкин ул вакытта, төгәл әйтә алмыйм, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәреме, солдатмы, профессиональ хезмәтен башкарганда һәлак булды, һәм хәзерге район башлыгы Рәзиф Кәримов "Бу гаиләдә трагедия, бу фатирны әлегә аларга бирәбез", дип янә Альбертка тиешле фатир бирүне кичектерде. Шулай итеп, Воропаева минем энекәшемә биргән фатирны, Кәримов алып икенче кешеләргә тапшырды. Энекәшемне эт кебек әле бер урынга, әле икенче урынга йөрттеләр дә, ахыр чиктә шул тузган йортта калдырдылар.

Гыйләҗев яшәгән йорт
Гыйләҗев яшәгән йорт

Бүгенге көндә Гыйләҗев яшәгән йорт җимерек хәлдә, Азатлык хәбәрчесе килгән вакытта, өйдә җылы да, электр энергиясе дә сүндерелгән иде. Йорт нигезе тузган, түбәдән су агып салкында боз булып катканы күренә, идәннәр дә урынлап чокырланган. Өстәлдә туралган һәм савытларга салып калдырылган яшелчәләр калган, 13 ноябрь дип тамгаланган сөт һәм ипи ачылмаган килеш калган.

15 ноябрь көнне адвокат Трофимова Гыйләҗевның апасы Сәгъдә ханым белән бергә Альберт яшәгән шартларны карарга дип Поручиково авылына бара. Йортны видеога төшереп Зәйнең җирле интернет паблигына урнаштыра. Шул видеодан соң аңлашылмаган хәлләр башлана. 16 ноябрь Сәгъдә ханым туганының хәлен белергә дип килсә, Альбертны таба алмый. Күршеләрдән сораша башлагач, Поручиково авыл җирлеге җитәкчесе Петр Уразайкин килеп Альбертны машинасына утыртып Зәй шәһәренең үзәк хастаханәсенә алып киткәне билгеле була. Ләкин ни сәбәпле Гыйләҗевны хастаханәгә салуны беркем дә аңлатмаган:

Альберт Гыйләҗев хастаханәдә
Альберт Гыйләҗев хастаханәдә

— Уразайкин аны бирегә алып килеп, башта хирургка күрсәтә. Хирург Мөхәммәт Мурзагов, бу пациент минем өлкә буенча түгел, хирургиягә сала алмыйм ди, шул ук хәл терапевт белән дә кабатлангач, Альбертны психиатрия диспансеры изоляторына салалар. Соңрак баш табибның урынбасары Вадим Госмановтан нәрсә булды дип сорагач, Зәйдә түләүсез буш ятаклар юк, психиатрия бүлегендә генә бар, шуңа күрә аны бирегә урнаштырдылар диде. Шәфкать туташларыннан сораша башлагач, аның барысы да яхшы, температурасы юк, анализлары әйбәт, басымы нормада дип әйттеләр. Ни сәбәпле аны изоляторга салып куйганнарын сорашкач, алар миңа, әлегә башка вариант юк, шуңа күрә килгән һәр пациент беренче өч көнен изоляторда үткәрә дип әйттеләр. Ни сәбәпле аны хастаханәгә алып килделәр дигәнгә беркем дә төгәл аңлатма бирмәде. Күрергә ярыймы дип сорагач, юк, Альберт йоклый, дип җавап кайтардылар. Икенче көнне дә килеп күрергә ярыймы дигәч, юк, ул йоклый әле диделәр. Берничә сәгатьтән соң тагын килеп сорадым, шунда да Альберт йоклый дигән җавап ишеттем. Ничек кеше ике көн бер дә уянмыйча йоклый ала дип куркып чаң суга башладым. Баш табибны күрергә теләгәч, ул биредә юк, дүшәмбе килегез диделәр. Дүшәмбе килгәч, Госманов, Латыпов, Салихов, Семякина катнашуында табиблар консилиумы бара иде. Алар миңа бертавыштан "Альберт белән бар да яхшы, анализлар әйбәт, температурасы юк, ул үзен яхшы хис итә" дип әйттеләр. Ни сәбәпле мин аны күрә алмыйм дигәнгә, безнең ябык оешма, без аны күрсәтә алмыйбыз дип җавап кайтардылар. Ике сәгать узгач, энекәшемне реанимация бүлегенә күчергәннәре билгеле булды.

Альберт Гыйләҗев яшәгән йорт
Альберт Гыйләҗев яшәгән йорт

Мондый сәер гамәлләрне Сәгъдә ханым интернетка бастырылган видеоролик белән бәйли һәм фаразлавынча, Гыйләҗевның бер дә уянмыйча озак вакыт йоклавы, йокы даруын бирү белән бәйле булырга мөмкин дип әйтә:

— Моңарчы Альбертның тормышы беркемне дә кызыксындырмады, авыл хуҗалыгы рәисе игътибар да итми иде. Видеоны урнаштыргач башланды бу хәлләр. Нәрсә булды, энекәшем нәрсә белән авырып китте дигәнгә беркем дә аңлатма бирмәде. Табиблар шулай ук, Альбертны өйгә алып кайта аласыз, өй шартларында адаптация тизрәк узачак, без аны тиз арада чыгара алабыз дип тә, басым ясагандай, киңәш итә башладылар. Ике сәгатьтән соң реанимациягә эләгәчәге хакында сүз дә булмады. Реанимациягә пневмония башлану сәбәпле күчерелде дип әйттеләр. Реанимациягә кергәч, Альбертның хәлен сорадым, ә ул "мин тоткынлыкта, тоткынлыкта булдым" дип әйтте.

Адвокат та үз фаразларын әйтте, аның фикеренчә, Гыйләҗевка изоляторда бертуктаусыз йокы даруы бирелгән:

— Пневмония булгач, аның үпкәләрендә сыекча җыелгандыр да, йоклагач ул аны йөткереп чыгара алмаган. Сыекча җыелып тын юлларын капларга да мөмкин булгандыр. Бәлки шуңа күрә аның хәле начараеп китеп аны реанимациягә күчергәннәрдер дип уйлыйбыз, ди апасы.

Альберт Гыйләҗев икенче төркем инвалид булуына карамастан, эшкә яраклы дип санала.

Елена Трофимова
Елена Трофимова

— Миңа Сәгъдә Мостафина, бюрократия киртәләрен үтеп, Альбертка мәхкәмә аша тиешле фатирны ничек итеп алып була икән дип киңәш сорап мөрәҗәгать итте. Мин нотариус хезмәткәренә шалтыратып, энекәшенең хокукларын яклар өчен апасына һәм минем исемгә ышанычнамә төзер өчен бергәләп килсеннәр дидем. Альбертның сөйләшүе әкрен, ул күп нәрсәне оныта. Нотариус хезмәткәре аның белән озак сөйләшкәннән соң, ышанычнамә бирә алмыйм дип әйтте. Димәк нәрсә килеп чыга? Альбертның үзенчәлекләре булу сәбәпле аңа ышанычнамә төзи алмыйлар, һәм шул ук вакытта ул психиатрда да, наркологта да исәптә тормый, димәк канун буенча ул эшкә яраксыз дип саналмый. Мәхкәмәгә кирәкле документлар җыяр өчен, мөрәҗәгатьләр төзер өчен аңа ярдәм итә алмыйбыз, чөнки ышанычнамә бирмиләр. Юридик яктан ул сәламәт һәм эшкә яраклы дип санала, ә нотариаль ышанычнамә бирелми, чөнки анда ул тулысынча сәламәт түгел диләр, дип сөйли адвокат Трофимова.

Адвокат сүзләренчә, ышанычнамә белән булган мәсьәләне хәл итәр өчен яңа комиссия җыеп, Гыйләҗевның эшкә яраклымы юкмы икәнен ачыкларга кирәк. Инде чыгарылган нәтиҗәгә таянып алга таба эш итәргә кирәк. "Нәрсә дә булса эшләргә кирәк, чөнки ул ивалидның, салкын җимерек йортта, өшемәс өчен өч катлам одеял астында ятуын белә торып, берни эшләми кул кушырып утыру да кешелексезлекнең соңгы чиге" ди ул.

Күршеләре Мария һәм Петр ​Бакеевлар
Күршеләре Мария һәм Петр ​Бакеевлар

Күрше тирәдә яшәүче Альбертны белгән кешеләр аның хакта яхшы сүз генә сөйли. "Беркемгә дә беркайчан да начарлык эшләгәнен ишеткән булмады. Урлашып, талашып йөргәнен беркайчан да күрмәдек. Аның кебек хәлдә калганнар бит еш кына начар юлга баса, ә бу андый түгел, тыныч кына берүзе көн күреп ята", дип сөйләде Поручиково авылында яшәүче Мария Бакеева. Поручиково авылы халкы Гыйләҗевны җәлләсә дә, журналистлар белән аралашырга бик теләми, сөйләшсәк, алга таба бездә проблемнар барлыкка килер дип куркалар. Алексей исемле егет Альберт Гыйләҗев белән еш аралаша, кайвакыт азык-төлек кертеп чыга. Алексей Азатлыкка узган елны булган хәлне сөйләде:

— Янына кереп хәлен белеп чыгам, йортында ут янамы, карап торам. Узган елны шулай уты янмаганына игътибар иттем, икенче көнне дә уты янмагач, янына кердем. Электр пробкалары бәреп чыккан булган икән, ә Альберт аларны рәтли алмаган. Өч кат одеял астында сап-салкын өйдә туңып яткан килеш таптым үзен. Ярый әле кергәнмен.

Инвалид буларак Чечен сугышы ветераны 8323 сум пенсия ала. Башка бернинди өстәмәләр түләнми. Адвокат бу хәлне дә ачыкларга җыена:

— Бу хәлне интернетта сөйли башлагач, хәрби туганлык оешмаларыннан минем белән элемтәгә чыга башладылар. Ростов, Торжок һәм башка шәһәрләрдә яшәүче ветераннар шалтыратып, нишләп Гыйләҗевка өстәмә түләүләр юк дип сорыйлар. Аларга ике мең сум тирәсе өстәмә акчалар түләнә икән. Бу Русия кануны буенча, ләкин Татарстанда бу нишләптер үтәлми.

Батырлык ордены таныклыгы
Батырлык ордены таныклыгы

Адвокат шулай ук, Гыйләҗевның кем икәнен, нинди хәлдә икәнен белә торып, битарафлык күрсәткән район, авыл хуҗалыгы җитәкчелеге, социаль яклау оешмасы җитәкчелегенә дә аптырый:

— Ул 18 яшьтә армиягә алынып, Чечен сугышына үзе теләп бармады бит. Аны дәүләт җибәрде. Батырлык орденын да һәр ветеранга тапшырмыйлар, Альберт дөрестән дә каһарманлык күрсәткән. Инвалид булып кайтканына ул гаепле түгел, аның тормышы болай да авыр булган бит инде. Ул инде үз гаиләсен дә кора алмаячак. Нигә шулай итеп, әйбәт шартларда яшәр өчен фатир бирмичә, болай да кимсетелеп яшәгән кешене тагын да кимсетергә?

Азатлык хәбәрчесе Зәй шәһәренең үзәк хастаханәсенә мөрәҗәгать итеп, Альберт Гыйләҗевның нинди хәлдә булуын күреп чыкмакчы иде, ләкин баш табибның урынбасары Вадим Госманов аның янына туганнарыннан тыш беркем керә алмый, ә сәламәтлегенә кагылышлы мәгълүмат табиб сере дип, сөйләшүдән баш тартты. Гыйләҗев белән бәйле барлык сорауларны Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгына бирегез дип әйтте.

* * *

Адвокат Елена Трофимова хәбәр итүенчә, бүген Альберт Гыйләҗевны реанимациядән психиатрия бүлегенең гомум палатасына күчергәннәр. Адвокат фаразына күрә, аны иске, салкын өенә чыгып янә гауга купмасын өчен хастаханәдә тоталар, чыгармыйлар. Чөнки Гыйләҗевның башка барыр урыны юк, ди адвокат.

Әлеге хәл уңаеннан район тикшерү комитеты да тикшерү эшләрен башлаган, ләкин анда да, Казандагы тикшерү комитетына сылтанып, безнең белән аралашудан баш тарттылар.

Kazanfirst сайты хәбәр итүенчә, Русия тикшерү комитетының Татарстан бүлеге дә бу уңайдан тикшерү башлаган.

XS
SM
MD
LG