Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан байрагы көнендә татар активистлары Казанда байракчыклар таратты


Татар активистлары Казан урамында Татарстан байрагы белән
Татар активистлары Казан урамында Татарстан байрагы белән

29 ноябрь Татарстан байрагын кабул итүгә 28 ел тулды. "Азатлык" татар яшьләре берлеге вәкилләре бу уңайдан Казанда байракчыклар таратты.

Бүген "Азатлык" оешмасы активистлары Казанның Бауман урамында узып баручыларга Татарстан байракчыкларын һәм тасмаларын таратты. Барлыгы 10 мең байракчык һәм тасма таратылган.

"Татарстан байрагы тынычлык һәм фикер аклыгы символы булып тора. Ул бөтен татар халкын һәм Татарстанда яшәүчеләрне берләштерә. Шуңа күрә без бу көнне зур бәйрәмнәр оештырылырга тиеш дип саныйбыз. Байрак көне кайчан да булса рәсми бәйрәм көненә әйләнер дип өметләнәбез", дип саный "Азатлык" берлеге вәкиле Наил Нәбиуллин.

Ул ике ел элек нәкъ шушы көнне Татарстан парламентының татар телен мәктәпләрдә ихтыярига калдыру карарын кабул итүен искә алды. "Татар дәүләт теле ничек инде мотлак укытылмаска тиеш? Аны өйрәнү мәктәпләргә кайтарылырга тиеш дип саныйбыз", диде активист.

29 ноябрьдә республиканың Дәүләт байрагы көне билгеләнә. 1991 елда бу көнне әләм Татарстанның Югары шурасы карары белән расланган һәм Русиянең геральдика реестрына кертелгән иде. Бәйрәм уңаеннан чәршәмбе Татарстанда зурлап чаралар уздырылмый.

Татарстан байрагы көне уңаеннан Казан урамында "Татарстан байрагы төсләре нәрсә аңлата?" дигән сораштыру үткәрдек.

Татарстан байрагы төсләре нәрсә аңлата?
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:38 0:00

XS
SM
MD
LG