Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда татар теле дәресләре ихтыярига калуга ике ел булды


Ике ел элек Татарстан мәктәпләрендә татар теле мотлак укытылудан туктатылды. Бүгенге көндә тел сәясәте өлкәсендәге кануннарны янә үзгәртүне алга сөрүче яңа хәрәкәт башлануы сизелә.

2017 елның 29 ноябрендә Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков Дәүләт шурасында чыгыш ясап, республика мәктәпләрендә узган прокурор тикшерүләрен йомгаклады һәм татар теленең дәүләт теле буларак бары тик ата-аналарның язма рөхсәте белән генә укытылачагы турында белдерде.

Депутатларга фикер әйтү мөмкинлеге бирелмәде, карар бертавыштан сүзсез генә кабул ителде, каршы килүче булмады. Утырышта катнашкан Дәүләт киңәшчесе Миңтимер Шәймиев тә дәшми калды, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исә эш сәфәре белән Британиягә китте.

Шул көннән башлап, мәктәпләрдә татар теле ихтыярига калды, ул туган тел буларак кына укытыла. Шулай ук дәресләрнең саны да кимеде, хәзер татар теле һәм әдәбияты атнасына бер сәгатьтән башлап өч сәгатькә кадәр генә укытыла.

Телне бирдек – нәрсә алдык?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:27 0:00

Татар теле укытучылары сәгатьләр кимү сәбәпле, яңадан башка фән укытуны үзләштерергә мәҗбүр булды, алар бүген урыс теленнән алып география белән физкультура кадәр дәресләр алып бара башлады. Кайберләре мондый мөнәсәбәткә түзә алмыйча гомумән мәктәп белән хушлашты.

Русиядә милли телләр укыту ихтыярига калса да, кайбер урыс телле ана-аналар туган телләрне укытуны бөтенләй бетерүне алга сөрә. Быел ноябрь урталарында Мәскәүдә Мәгарифне үстерү федераль институтында (ФИРО) туган тел укытучыларының Бөтенрусия мастер-классы финалы кысаларында Русия төбәкләре вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл узды. Чарада катнашкан Башкортстан һәм Татарстан вәкилләре үз төбәкләрендә республикаларның дәүләт телләрен туган тел рәвешендә өйрәнергә мәҗбүр итүләре турында зарланып сөйләделәр. Чарада туган телләрне мәҗбүри програмнан төшереп калдыру кирәклеге билгеләп үтелде. ​

Бу теманы ФИРОның этномәдәни стратегия үзәге җитәкчесе Ольга Артеменко үстереп җибәрде. Кайбер белгечләр шушы активлык артында Русиянең тел сәясәте өлкәсендәге кануннарын янә үзгәртү нияте, "телне икенче тапкыр кисү" теләге торырга мөмкин дип белдерде.

Татарстан депутаты булып сайланган язучы Ркаил Зәйдулла 27 ноябрьдә Татарстан парламенты утырышында әлеге теманы күтәрде, татар теленең аянычлы хәле, Русиядә милли телләргә карата барган басым, милли республикаларның нигезен җимерү тырышлыклары турында сөйләде.

Ркаил Зәйдулла: "Телебезне зур тизлек белән югалта барабыз"
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:51 0:00

Татар теленә басым. 2017 ел

  • 20 июль Русия президенты Владимир Путин Йошкар-Ола шәһәрендә узган милләтара мөнәсәбәтләр шурасы утырышында урыс теленнән кала башка телләрне мәҗбүри укыту – ярамаган хәл дигән белдерү ясады
  • 28 август Русия президенты баш прокуратура һәм Рособрнадзорга төбәкләрдәге мәктәпләрдә урыс булмаган халыкларның телләре ихтыяри укытылуын тикшерергә күрсәтмә бирде. Бу күрсәтмәдән соң социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда Татарстан мәктәпләрендә татар телен өйрәнүдән баш тартып була, моның өчен гариза тапшыру кирәк дигән өндәмәләр тарала башлады
  • 7 сентябрь Татарстанның мәгариф һәм фән министрлыгы сайтында Татарстан мәктәпләрендә татар телен укытуга бәйле аңлатма дөнья күрде. Бу аңлатмада татар телен укыту канун нигезендә башкарыла һәм аны укудан баш тартуга чакыру канунга каршы килә диелде
  • 8 сентябрь интернетта һәм социаль челтәрләрдә Татарстан мәктәпләрендә татар телен мәҗбүри укытуны хуплап берничә флешмоб, татар телен яклап өндәмәләр һәм язмалар чыга башлады. Татар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укытуны таләп иткән "Татар ата-аналары" төркеме оешты, берничә көн эчендә анда ике меңнән артык кеше җыелды
  • 11 сентябрь Татарстанның урыс мәдәнияте җәмгыяте һәм урыс телле ата-аналар һәм укучыларны яклау комитеты Русия баш прокуратурасына Татарстанда урыс һәм татар телләрен укытудагы хокук бозуларга зарланып документлар җибәрде.
  • 15 сентябрь Татар ата-аналары Русия президеты Путинга Русия Конституциясендә төбәкләргә үз дәүләт телләрен булдыру хокукы бирелүен искәртеп ачык хат юллады​. Бу хатка меңнән артык имза җыелды
  • 20 сентябрь Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков Татарстан ата-аналарыннан мәктәпләрдә татар телен укытуны саклап калу турында бернинди хат та алмауларын белдерде
  • 21 сентябрь Татар язучылары Татарстанда телләр балансын бозмауны, республика мәгариф министрына Русия һәм Татарстан кануннары кысаларында үз вәкаләтләрен башкарырга рөхсәт бирүне сорап мөрәҗәгать юллады
  • 2 октябрь Татарстан прокуратурасы райондагы прокурорларга мәктәпләрдә туган телләрне һәм дәүләт телләрен укытуга бәйле тикшерү уздырырга кушты
  • 17 октябрь милли мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләренең "Мәгариф" берлеге татар теленнән баш тартмауны сорап, ата-аналарга мөрәҗәгать чыгарды
  • 22 октябрь Миңнехановның социаль челтәрдәге битләренә татар теле язмышы турында сораулар, аны саклап калу хакында ялварулар агылды
  • 23 октябрь Бөтендөнья татар конгрессы татар теленең дәүләт статусын сакларга чакырып белдерү бастырды​
  • 24 октябрь Татар теле укытучылары татар телен яклауны сорап Татарстан депутатларына мөрәҗәгать итте
  • 24 октябрь Татар җырчылары телне яклап Казанда флешмоб оештырды
  • 24 октябрь Казанда узган киңәшмә​дә "компромисс вариант" тәкъдим ителде: татар телен 1-9нчы сыйныфта мәҗбүри, 10-11дә ихтыяри итү​
  • 26 октябрь Татарстан ​Дәүләт шурасы утырышында ана телен мәктәпләрдә укыту мәсьәләсе күтәрелде
  • 27 октябрь татар теле укытучыларын эштән алу турында хәбәрләр килә башлады
  • 5 ноябрь Татарстан прокуратурасы Татарстан мәгариф министрлыгы тәкъдим иткән яңа укыту планын да ("компромисс вариант") канунсыз дип кире кагарга таләп итте
  • 8 ноябрь Татарстан парламенты утырышында Мәскәү белән компромисска ирешү –​татар телен дәүләт теле буларак атнасына ике сәгать калдыру турында әйтелде
  • 24 ноябрь Путинның Идел буендагы вәкиле Михаил Бабич Казанга килгәч, республика дәүләт телен өйрәнүгә ике сәгатькә кадәр вакыт бирү мөмкинлеге каралган методик күрсәтмәләр әзерләнүе турында әйтте.
  • 29 ноябрь Дәүләт шурасы утырышында Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков татар теленең бары тик ихтыяри укытылачагын белдерде.
  • 4 декабрь Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгел Фәттаховның вазифасыннан китүе, аның урынына Дәүләт шурасы депутаты Рәфис Борһановның билгеләнүе хәбәр ителде.

XS
SM
MD
LG