Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә Азат Мифтахов һәм башка сәяси тоткыннарга акча җыю чарасы узды


Азат Мифтаховка багышланган футболка сату
Азат Мифтаховка багышланган футболка сату

28 ноябрьдә Мәскәүдә сәяси тоткыннар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү максатыннан хәйрия аукционы узды. Аны "Ачык Русия" уздырды. Барлыгы 135 мең сум акча җыелды.

Чараны Pussy Riot төркеме вәкиле Ника Никульшина алып барды. Лотларны яшь актерлар, шагыйрьләр, рәссамнәр, "Дождь" телеканалы, "Новая газета" һәм "Мәскәү эше", "Новое величие" фигурантлары тәкъдим итте. Кичәдә шулай ук "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итүдә гаепләнеп кулга алынган Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтаховка, экстермизмга чакыруда гаепләнгән Югары икътисад мәктәбе студенты Егор Жуковка теләктәшлек белдерү төркеме футболкалары сатылды. Хәйрия кичәсенә нигездә яшьләр килгән иде.

Сәяси тоткыннарга ярдәм аукционы афишасы
Сәяси тоткыннарга ярдәм аукционы афишасы

"Ачык Русия" оешмасының башкарма җитәкчсе Андрей Пивоваров хәйрия аукционының максаты сәяси тоткыннарга игътибарны җәлеп итү һәм алар өчен акча җыю.

Аның сүзләренчә, җәйге протестлардан соң Русиядә сәяси активлык белән бәйле вазгыять үзгәрде. "Мәскәү эше"нә кадәр бу зыялылар, социаль челтәрләр проблемы буларак кына саналды. Ә хәзер Русиядә сәяси тоткыннар турында бик күп кеше белә. Бу хакта иҗади очрашуларда, эштә, кафеларда сөйләшәләр. Хәтта полиция хезмәткәрләрендә дә илдә сәяси репрессияләр бару факты шик уятмыйдыр", ди Пивоваров.

Азат Мифтахов мисалында ул кешеләр профессияләре, белгечлекләре, кызыксынулары нигезендә берләшеп, сәяси тоткыннарга теләктәшлек төркемнәре барлыкка килә дип сөйләде.

"Азат Мифтахов - МДУ символына әйләнде. Аспирантны моңа кадәр беркайчан да белмәгән берлекләр аны яклап чыгыш ясый башлады" диде Пивоваров.

Чарада барлыгы 135 мең сум акча җыелган.

"Мемориал" хокук яклау үзәге Русиядә 305 кешене сәяси тоткын дип таныды. Шул ук вакытта хокук яклаучылар сәяси сәбәпләр белән ирекләреннән мәхрүм ителүчеләр саны күбрәк дип белдерә.

Соңгы елда исемлеккә 168 кеше керде. Алар арасында Дагыстан журналисты Абдулмумин Гаджиев, активистлар Евгений Куракин, Азат Мифтахов, "Дадин маддәсе" нигезендә хөкем ителгән Константин Котов бар.

XS
SM
MD
LG