Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кытай АКШка Һонконгтагы протестларны хуплавы өчен чикләүләр кертте


Һонконгта 1 декабрьдә протест чарасы
Һонконгта 1 декабрьдә протест чарасы

Кытай Вашингтон илнең эчке эшләренә тыкшына дип санап, АКШка чикләүләр кертте.

Кытай Кушма Штатларга һәм төп офислары АКШта урнашкан кайбер оешмаларга чикләүләр кертте. Кытай тышкы эшләр министрлыгы белдерүендә сүз Вашингтон тарафыннан Һонгконгтагы вакыйгаларга бәйле "җавапсызлыгы" һәм Кытайның эчке эшләренә тыкшынуга җавап турында бара диелә.

Кытай хакмиятләре АКШта шушы көннәрдә кабул ителгән Һонконгта кеше хокуклары һәм демократия яклау турында канунны күз уңында тота. Документка ярашлы, АКШ Һонконгта протестларны бастыруга катнашы булган түрәләргә чикләүләр кертергә тиеш. Моннан тыш, Һонконгка демонстрацияләрне куып таратырга ярдәм итүче полиция җиһазлары һәм техника экспорты тыела.

Кытай хакимиятләре Америка хәрби кораблары һәм очкычларының Һонконгка керү турындагы мөрәҗәгатьләрен карауны туктаткан.

Моннан тыш, чикләүләр Human Rights Watch, Дәүләт демократия фонды, һәм Freedom House оешмасына кертелгән. Аларны Кытай Һонконгта протестларны хуплауда гаепләде.

Һонконгта якшәмбе янә зур протест чарасы узды. Халык полиция белән бәрелеште.

XS
SM
MD
LG