Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Айдар Гобәйдуллинны кулга алу карарын гамәлдә калдырды


Айдар Гобәйдуллин
Айдар Гобәйдуллин

Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе "Мәскәү эше" нигезендә гаепләнүче программист Айдар Гобәйдуллинны читтән торып кулга алу карарын гамәлдә калдырды. 

Тикшерүче мәхкәмәдән эшкә Айдар Гобәйдуллин турында матбугат чараларында чыккан язмаларны да кертүне сораган. Алар активистның тикшерүдән качуын раслый дип белдерелгән. Шул ук вакытта аның Русия чиген чыгуы турында рәсми дәлилләр китерелми. Бу хакта "Арестанты 212" Telegram каналы хәбәр итә.

30 октябрьдә Мәскәүнең Басманный мәхкәмәсе Тикшерү комитеты таләбе мөрәҗәгатен канәгатьләндереп, программист Айдар Гобәйдуллинны читтән торып кулга алу карарын чыгарган иде. Русиядән киткән Гобәйдуллинны Тикшерү комитеты халыкара эзләүгә игълан итте.

Соңрак активистның Вильнюска килүе билгеле булды.

Айдар Гобәйдуллин "Мәскәү эше" нигезендә гаепләнә. 15 октябрьдә аңа яңа гаепләү белдерелде. "Куәт оешмасы хезмәткәренә һөҗүм итәргә омтылу" (Җинаять кодексының 318 нче маддәсенең 1нче бүлеге, 30нчы маддәсенең 3нче бүлеге) турындагы гаепләү "куәт оешмасы хезмәткәренә көч куллану турында янау"га ("угрозу применения насилия к силовику") (318нче маддәнең 1нче бүлеге) үзгәртелде.

Тикшерү мәгълүматына караганда, 27 июльдә Мәскәүдә митинг вакытында 26 яшьлек Гобәйдуллин полиция хезмәткәрләре тарафына пластик шешә аткан, ләкин беркемгә дә тидермәгән. Прокуратура моны "куәт оешмасы вәкиленә һөҗүм итәргә омтылу" дип атады, әмма сентябрьдә мәхкәмә гаепләүнең фабуласын ачыклау өчен дип материалларны кире кайтарды. Тикшерү изоляторында бер ай тотылганнан соң Айдар Гобәйдуллин читкә китмәү шарты белән иреккә җибәрелде.

Айдар Гобәйдуллин — Мәскәүдә "Сбербанк-технологии" IT ширкәтендә эшләүче 26 яшьлек программист, тумышы белән Уфадан. Мәктәптә укыганда төрле олимпиадаларда җиңеп килгән. 2018 елда Мәскәүнең физика-техника институтын тәмамлаган.

XS
SM
MD
LG