Элегрәк мәчетнең манарасыз булачагы турында хәбәрләр таралуын искә алып Салих Ибраһимов манара булачаганын һәм аның башына ай куелачагын әйтте. Тантанага җыелган кешеләр бу хәбәрне алкышлап каршылады.
Салих Ибраһимов Азатлыкка белдерүенчә, 400дән артык кеше сыйдырышлы бу мәчет нигезенә барлыгы 320ләп субай кирәк, инде җитмешләп субайга акча җыелган. “Мәчет архитектурасын аңламаучылар, тегеләй кирәк, болай кирәк диючеләр күп. Проект бик гади. Экономияне күздә тотып шундый проект эшләттек. Мәчет мәшәкатьләрен үзебез генә беләбез. Шәһәребезнең Үзәк мәчете дүрт манаралы. Шул дүрт манара кимендә өч мәчет бәясе тора”, диде мөхтәсиб. Аның әйтүенчә, мәчет 2022 елның маенда ачылыр дип көтелә.
Әлеге мәчет проектын "Форум" архитектура-проектлау остаханәсендә эшләгәннәр. Мәчетнең манарасыз, айсыз булуы турында ишеткән шәһәр җәмәгатьчелеге моңа ризасызлык белдергән иде.
Төзелешне башлау тантанасында Татарстан мөселманнары диния идарәсе рәисе, мөфти Камил Сәмигуллин да катнашып сүзен әйтәчәк диелсә дә, Камил хәзрәт чарада күренмәде. Әйтүләренчә, ул тантанада катнашу өчен Түбән Камага килгән, әмма Үзәк мәчеттә булган чакта аңа Казаннан шалтыратканнар һәм ул ашыгыч рәвештә китеп барган.