Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түбән Камада айсыз-манарасыз мәчет салмакчылар. Җәмәгатьчелек каршы


Түбән Камада яңа мәчет проекты

2 декабрь Түбән Камада яңа мәчет нигезенә таш салу тантанасы уза. Анда Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин катнашуы көтелә. Шәһәр җәмәгатьчелеге айсыз-манарасыз мәчет проектына каршы чыга.

29 ноябрь Түбән Кама хакимиятендә шәһәр төзелеше шурасы утырышы узды. Анда җәмәгатьчелек вәкилләре, архитекторлар һәм шәһәр хакиме катнашты. Утырышта төрле мәсьәләләр каралды, шул исәптән Түбән Кама каласын матурлау чаралары, топонимика комиссиясенә яңа әгъзалар тәкъдим итү турында сүз барды. Аннан соң шәһәрнең 35нче бистәсендә булачак мәхәллә, мәчет төзелеше хакында фикер алышулар башланды.

Әлеге мәчет проектын "Форум" архитектура-проектлау остаханәсендә эшләгәннәр. Аның мөдире Рәзиф Латыпов утырышта чыгыш ясады. Аның сүзләренчә, алар Түбән Каманың шәһәр читендәге шушы микрорайонындагы бушлыкны мәхәллә төзелеше белән беркадәр тулыландырырга, җанландырырга теләгән. "Форум" җитәкчесе әлеге мәчетнең койма яки рәшәткәләр белән уратылып алынмаячагын әйтеп, монысы да бер яңалык, диде.

Түбән Камада яңа мәчет проекты
Түбән Камада яңа мәчет проекты

Әлеге фикерләрне җөпләп, Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Сәйфетдинов: "Әлеге төзелештә кирпечтән һәм таштан салу традицияләре кулланыла. Гадәттә мәчетләр күп конфигурацияле була. Әмма булган стереотипны җимереп, заманча төсмер белән, коймасыз салыначак мәчет игътибарга лаек булачак һәм без аның төзелешен хупладык, биредә катнашучылар да хупласын иде", диде.

Салих Ибраһимов
Салих Ибраһимов

Шәһәр башлыгыннан соң сүз алган Түбән Кама имамы Салих Ибраһимов кайберәүләрнең әлеге мәчет проекты "Пятерочка" кибетенә охшап тора, мәчет төзү традицияләре бозылган, дип әйтүен яратмыйча, "Бу – кибет түгел, Аллаһ йорты. Андый төзү традицияләре дә бар. Без шундый архитектурага, проектка тукталдык", диде һәм климатның, һава шартларының үзгәреп торуының да дин йортларына зыян салуын искәртте. Шулай ук катлаулы конфигурацияле мәчетләр салу, аларны тоту да күп акча таләп итүен әйтте.

Мисал итеп Түбән Камада тугыз ел буе салынган "Нур" мәчете китерелде, анда түбәдән дә, түшәмнән дә су агуы әйтелде. Салих хәзрәт шушындый гадәти булмаган архитектуралы мәчет проекты булдыручыларга рәхмәтен җиткерде һәм Чаллы, Чистай муллаларының шушы булачак заманча мәчеткә сокланып карауларын да өстәде. Ул шулай ук яңа мәчет проекты фотосының Түбән Каманың Үзәк мәчетенә куелуын, шунда ук төзелешкә акча җыелуын, бер йә берничә субай сугуга акча кертеп, Аллаһка якынаю мөмкинлеге, онлайн төзелеш баруы турында, әлеге проект хакында мөфти хәзрәтләренең дә белүе, хәер-фатихада булуын җиткерде.

Уртада Рөстәм Ганиев
Уртада Рөстәм Ганиев

Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Камадагы җитәкчесе Рөстәм Ганиев шәһәрнең 35нче бистәсендә мәхәллә булачагы турында ишетсә дә, андагы мәчетнең манарасыз төзеләчәге хакында күптән түгел генә ишеткән. "Халык, мөселман җәмәгатьчелеге белән сөйләшү булмады. Без "бу бала кайсы атадан туды икән", дип йөрергә тиеш түгел. Тынычлап, тәртип һәм аңлашу белән төзергә кирәк", диде ул һәм мәчетләрнең элек-электән манаралары булып, мөсафирларга да ерактан күренеп торганын белдерде. Эксплуатацияү җиңел булсын дип кенә мондый корылманы төзергә ярамый, ди Рөстәм Ганиев.

Түбән Каманың Үзәк мәчете
Түбән Каманың Үзәк мәчете

Шушы ук фикерләрне Түбән Кама Аксакаллар шурасы вәкилләре дә хуплады. Яңа мәчет проекты шактый тәнкыйтьләнә башлагач, имам Салих Ибраһимов "Әлеге мәчет төзелеше өчен Аллаһ каршында без җавап бирәбез. Шуңа, бу эшне безгә калдырыгыз. Финанс ярдәмен кабул итәрбез", дип, намаз вакыты җитүен сәбәп итеп, утырыштан чыгып китте. Кемдер аның артыннан "монда шундый мөһим мәсьәлә тикшерелгәндә намазны кичектереп торырга да була бит", дип калды.

Утырыштан соң фикер алышу
Утырыштан соң фикер алышу

Шәһәрнең Җәмәгатьчелек шурасы рәисе Хәмзә Баһманов әлеге мәчет коймасыз, балалар мәйданчыклары белән гомум урында булачагын, чит илләр кешеләренең дә бу проектка соклануларын, манараларның Азия мәдәнияте булуын, татар архитектурасының әле бик аз өйрәнелгәнен җиткерде. "Архитектура үзгәреп тора. Заманында татар мөселманнары намазны аерым бер өйгә җыелып та укый торган булганнар. Ә ул өйләрдә айлы манаралар булмаган бит. Әмма укыганнар. Яңа төзеләчәк мәчет тә мөселманны да, мөселман булмаганны да ярсытмас һәм ачуландырмас. Әйдәгез, аларга комачауламыйк, оныкларыбызга барысы да аңлашылыр" диде ул.

Айыз-манарасыз мәчет төзү – XVIII гасырга чигенү

Аксакаллар шурасы әгъзаларының берсе элекке заманнарда өйләрдә качып намаз укуларга мәҗбүр итүләр, урыс хакимиятләренең мәчетләрне бетерүләре хакында искәртеп, айсыз-манарасыз мәчетләр төзүне бары биш вакыт намаз уку урыннары итү, XVIII гасырга чигенү дип бәяләде. Түбән Камадагы шушы мәчет төзелешен үрнәк итеп алып, бар Татарстанга җәелдерү ихтималын да әйтте ул.

Түбән Камада яңа мәчет проекты
Түбән Камада яңа мәчет проекты

Шушында ук "Әйдәгез, урысларга да куполсыз, тәресез һәм чаңнарсыз чиркәүләр төзергә тәкъдим итеп карыйк. Күрсәтерләр. Шуңа, без бар көчебезне гадәти мәчетләр салуга юнәлтергә тиешбез" дигән фикерләр дә яңгырады.

Шушылардан чыгып, Түбән Кама башкарма комитеты җитәкчесе Сәйфетдинов үзенә күрә бер нәтиҗә ясады. "Мондый эшне каршылыклы фикерләр белән, "бухты-барахты" башларга ярамый. Әле соң түгел. Тавышлану матур түгел. Халыкны җыегыз һәм уртак бер фикергә килегез" диде ул.

Гадәттә, мәчет кебек шәһәр тормышына кагылышлы биналар төзү турында утырышлар җирле телевидение, радио журналистлары катнашында уза. Әлеге чарада алар күренмәде. Утырыштан соң әлеге мәчет проектын яклаучылар тиз арада таралышты. Әңгәмә кору мөмкин булмады.

Мансур Ганиев
Мансур Ганиев

Аксакаллар шурасы әгъзасы Мансур Ганиев Азатлыка әйтүенчә, әлеге эш кешеләр күңелендәге рәнҗеш, каршылык белән башлана. "Мондый мәчет салуга барысы да ризалык бирә, дип әйтәләр. Юк! Монда мәчет шурасы да юк, беркетмәләрне дә ничек кирәк шулай язалар. Имеш, Эмиратта шундый мәчетләр салалар. Аларның үз дәүләте. Бездә болай да ислам нык кысыла. Шушы хәлдә айсыз-манарасыз мәчет салу башлана. Мәчетнең символы бар. Мәчет ул татарның милли символы булып тора. Болар бик мөһим", ди Мансур Ганиев. Мансур әфәнде сүзләренчә, манарасыз һәм айсыз мәчет төзүне көчләп тагалар. Аның идеясе һәм проекты да Мәскәүдән килә дип саный ул. Яңа мәчет төзелешенә каршы фикерләрен һәм бер шигырен ул шәһәр һәм республика газетларына октябрь аенда җибәргән булган. Әмма бастырмаганнар. Шигырь "Телсез, айсыз, манарасыз..." дип атала.

Заманында 30 елдан артык Түбән Каманың баш архитекторы булып эшләгән, шәһәр башлыгы киңәшчесе Фирдәвис Хановтан "Мәчет төзелеше шул проект нигезендә барачакмы, тукталып торачакмы?" дип сорадык. "Проект кала. Әмма бу шакмак йорт янында стелла да бар. Шул стелланы манара итеп төзү зарур" диде ул.

Түбән Кама мөхтәсибәте үзенең сәхифәсендә яңа мәчет төзелеше турында видео урнаштырган.

фикерләр (50)

XS
SM
MD
LG