Accessibility links

Кайнар хәбәр

Айвар Саттаров: "Төп хыялым — татар архитектурасына нигезләнгән заманча мәчет булдыру"


Айвар Саттаров
Айвар Саттаров

Архитектор Айвар Саттаров Казанда Җәмигъ мәчетен төзер өчен иң яхшы урын — Казансу елгасы яр буе ("Ривьера" күңел ачу үзәге белән "Казан" никахлашу сарае арасында) дип саный. Ул гыйбадәтханә өчен өч проект әзерләгән.

Айвар Саттаров — Татарстанның атказанган архитекторы, мәчетләр проектлауда иң билгеле шәхесләрнең берсе. Аның проекты нигезендә 13 мәчет салынган. Иң билгелеләре – Казанда "Кол Шәриф", "Ярдәм", Башкортстанда "Суфия", Казакъстанның Актүбә каласында "Нур гасыр" ("Кол Шәриф" мәчетенең беренче варианты нигезендә төзелгән) мәчетләре. Күптән түгел Facebookка ул Казан Җәмигъ мәчете проектын да тәкъдим итте. Ул хакимият белән килештерелмәгән проект. Айвар Саттаров аны үзенең күзаллавы дип атый. Архитекторның Җәмигъ мәчетен төзергә ике проекты әзер. Азатлык Айвар Саттаров белән әңгәмә корды.

Айвар Саттаров: "Төп хыялым — татар архитектурасына нигезләнгән заманча мәчет булдыру"
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:26 0:00

— Айвар әфәнде, Җәмигъ мәчете проектының беренче вариантыннан башлыйк. Аның үзенчәлеге нәрсәдә?

— Беренчедән, ул заманча түгәрәк формада ясалган. 100 метрлы пыялалы дүрт манарасы бар. Икенчедән, аның аркалары стильләшкән декоратив татар өслүбендә эшләнгән. Татар график сәнгатенә хас әйбер. Манаралары да татарныкы.

Төп хыялым – татар архитектурасына, декоратив сәнгатенә таянып, заманча мәчет ясау. Аның техник-инфраструктурасы дөньядагы алдынгы үрнәкләргә таянырга тиеш. Эстетик яктан беркемгә охшамаган, ә татар архитектурасына, декоратив сәнгатенә нигезләнгән булуы шарт. Ул XXI гасыр эстетикасына нигезләнгән булырга тиеш.

Җәмигъ мәчете проекты, 1нче вариант
Җәмигъ мәчете проекты, 1нче вариант

— Бу проектны кайчан ясадыгыз? Һәм аның функциональлеге нидән гыйбарәт?

— 10 мең кешене сыйдырышлы мәчет. Бу проектны 7-8 ел элек ясадым. Өч катлы җир асты машина кую урыны бар. Беренче катта гыйбадәтханәләр, конференц-заллар, төрле функциональ бүлмәләр. Ә икенче, өченче катта гыйбадәтханәнең төп залы. Мәчетнең сул ягында Ислам хәләл үзәге, ә уңда мөфтият бинасы була ала.

— Хөкүмәттә бу проект белән танышлармы?

— Хөкүмәт тә, Диния нәзарәте дә күрмәде әле.

—​ Моның өчен ничә гектар мәйдан кирәк?

— 5-6 гектар мәйдан.

— Казан үзәгендә андый урын бармы?

— Табарга кирәк.

Җәмигъ мәчете проекты, 2нче вариант
Җәмигъ мәчете проекты, 2нче вариант

— Җәмигъ мәчете проектының икенче вариантын Сез Facebook-та куйган идегез. Фикер калдыручыларның күпчелегендә ул хуплау тапты. Икенче вариант беренчесеннән нәрсәсе белән аерыла?

— Беренчесе супер заманча булса, икенчесе – традицион госманлы тибында ясалган проект. Дүрт манаралы. Истанбулдагы мәчетләр кебек ишегалды бар. Ул квадрат формасында.

Һәм ниһаять өр-яңа өченче вариантта Җәмигъ мәчетен Казансу буенда итеп ясадым. Ул ике манаралы. Ун мең кешене сыйдыра. Мәчет кенә түгел, монда ислам мәдәнияте үзәге, хәләл сәүдә үзәге, кунакханә, конференцияләр залы, җир асты парковкасы, диния нәзарәте. Безнең Казанда су буенда әлегә бер мәчет тә юк. Казансу яр буенда төзелсә, ул үзенә сокланып карап торыр иде.​

Җәмигъ мәчете проекты, 3нче вариант
Җәмигъ мәчете проекты, 3нче вариант

— Архитектурасына килгәндә, нәрсәгә нигезләнеп ясадыгыз?

— Беренче чиратта мин Болгарга таянам. Казан ханлыгы мәчетләренең үрнәге сакланмаган. Болгарда Кече манара, Кара пулат калган. Мин шуларга карап торам. Эстетикасы, пропорцияләрен мәчеткә күчермәкче булам.

— Казанда берәр заманча мәчет бар дип әйтә аласызмы?

— Әлегә бар дип әйтә алмыйм. Кол Шәрифтә без заманында лифтлар куюны тәкъдим иткән идек. Безне аңламадылар. Аллаһы Тәгалә йортында лифтка утырып йөрергә ярамый диделәр. Хәзерге заманча зур мәчетләрне карасаң, әйтик, Истанбулның Чамлыҗа районында ачылган 60 мең кешелек мәчеттә лифтлар да, барлык заманча инфраструктура да бар. Күптән түгел безнең президент Рөстәм Миңнеханов карап кайткан иде аны.

— Җәмигъ мәчете турында сөйләшүләр бераз тынды кебек. Аның төзеләчәк урынын да һаман билгеләнмәгән. Сибгат Хәким урамы, Кырлай аттракционнар паркы урыны булырга мөмкин дигән имеш-мимешләр йөргән иде. Мәчет өчен иң яхшыр урын кайда?

Иң яхшы урын – Казансу елгасы буенда

— Иң яхшы урын – Казансу елгасы буенда, Сибгат Хәким урамы янында. Казан кирмәненә каршы якта – "Ривьера" күңел ачу үзәге белән "Казан" гаилә үзәге арасында төзергә кирәк. Ул үзенең матурлыгына сокланып суга карап торырга тиеш.

— Андагы территория җитәрлекме?

— Урынын әзрәк зурайтырга да була.

— Ә Кырлай аттракционнар паркы урыны яхшымы?

— Анда мәчетне сыйдыру авыр. Мин ул урынны карадым. Ориентация ягыннан ул күпергә һәм Кирмән ансамбленә каршы кыек итеп борылып торачак. Манзарасы матур булмый аның. Ә Сибгат Хәким урамында төзесәң, ул кыйбланың дәвамы булып тора.

Айвар Саттаров
Айвар Саттаров

— Бу күпме акча таләп итә?

— Суммасын әйтә алмыйм. Матурлык зур акча таләп итә. Аны шунсыз ясап булмый. Сәнгать корбаннар таләп итә диләр бит. Кыйбатка төшәчәк. Чөнки бу Кол Шәрифтән өч тапкыр зуррак проект.

— Акча булган очракта, ничә ел эчендә төзеп бетерергә була?

— Акча, эшчеләр һәм теләк булса, 2-3 ел вакытта салырга мөмкин.

— Екатеринбурда чиркәү төзүгә каршы чыккан кебек Җәмигъ мәчетен салу белән дә шундый проблемнар тумасмы? Соңа калдык түгелме?

Мәчет матур итеп ясалса, адәм баласының каршы сүз әйтергә теле әйләнмәс

— Каршы чыгарлармы, юкмы — анысы бездән тормый. Екатеринбурда аерым бер вазгыять. Казанның Авиатөзелеш районында мәчет төзүгә каршы чыгу – башка очрак. Ләкин, минемчә, адәм баласы матурлыкка каршы сүз әйтә алмас дип уйлыйм мин. Мәчет матур итеп ясалса, кеше нинди диндә булуына карамастан, каршы сүз әйтергә теле әйләнмәс дим. Архитектор буларак шундый идеалистик фикерем бар минем.

— Ә пессимист фикерләр киләме?

— 90 процентта пессимистик фикерләр килә. Ә бер проценты – оптимистик уйлар. Мин шуның белән яшим.

— Казанда Җәмигъ мәчетенә ихтыяҗ ни кадәр зур? Соңгы елларда исламга кайтучылар арттымы? Сезнең нинди күзәтүләрегез бар.

— Мин дин әһеле түгел. Җомга вәгазенә мәчетләргә йөрим. Яшь егетләр күп. Совет чорында бабайлар гына йөри иде. Исламга килүчеләрнең саны күбәя. Казанда болай да мәчетләр күп диючеләр бар. Әгәр дә без дөнья архитектура тарихын искә алсак, алар дини биналарга нигезләнә. Ни өчендер һәр чорда халыклар үзенең эзен мәчетләр, дини биналар аша калдырган. Без Болгар турында ни беләбез? Шул Кече манара, Җәмигъ мәчете ташлары калган.

Җәмигъ мәчете проекты
Җәмигъ мәчете проекты

—​ Әгәр дә Җәмигъ мәчете төзелсә, бу Рөстәм Миңнехановны тарихта калдырачакмы?

— Анысын мин әйтә алмыйм. Бу татар милләтен дөньяда бар икәнен күрсәтәчәк. Аны көчле, матурлыкны ярата һәм булдыра торган халык итеп калдырачак.

— Кол Шәриф – Казанның, Татарстанның йөзек кашына әверелде. Шундый ук бренд булдырып булыр дип уйлыйсызмы?

— Андый таләп куймыйм. Әгәр дә ул матур килеп чыкса, аны халык яратса, үзеннән-үзе брендка әверелә. Каһирәдә йөз мәчет, Истанбулда адым саен мәчет. Бер-берсе белән көндәшлек итми. Матурлык аз түгел, ә күп булырга тиеш.

— Сезнеңчә Казанда мәчетләр җитәрлекме?

— Бу сорауны дин әһелләренә бирергә кирәк. Менә Гарәбстан. Дини дәүләт. Кибеткә 200 метр барган кебек мәчетләр дә шундый арада төзелгән. Азан әйтүгә, тәһарәт алып намаз укырга өлгерәсең. Ә бездә кайчак машинага утырып барырга кирәк.

— Татарстандагы мәчетләргә күчик әле. Хәзер республикада мең ярымнан артык гыйбадәтханәләр салынды. Архитектура ягыннан ашык-пошык төзелде кебек тоелмыймы Сезгә?

— Совет заманында мәчетләр юкка чыкты. Мөмкинлек тугач, имамнар, дин кешеләре мәчетләрне ашык-пошык төзеп куйды. Ул вакытта мәчетләр салу, проектлау буенча белемнәр дә юк иде. 90нчы елларда төзелгән мәчетләрне хәзер яңартырга, ямь кертергә туры килә. Өч ел элек Нагорный бистәсендәге Иман нуры мәчетен реконструкцияләдек. Аны 90нчы елларда силикат кирпеч белән тиз генә ясап куйган булганнар.

Җәмигъ мәчете проекты
Җәмигъ мәчете проекты

— Бәлкем бер типтагы мәчетләр проектын киң таратырга кирәктер? Авыллар өчен, мәсәлән.

— Бер типтагы проект турында күптәннән әйтеп киләм. Заманында мөфти Равил Гайнетдин белән сөйләшкән идем. Ул проектларны сорап, ясаттырды. Аларны Мәскәү өлкәсе, Русия буйлап кулланырга теләгән иде. 2000нче еллар башында Татарстанның элекке мөфтие Госман Исхаков белән сөйләшкән идек. Аннан ул алмашынды, бу мәсьәлә бүтән күтәрелмәде. Гомумән, авыллар өчен аерым, бер-ике мең кешене сыйдырышлы проектлар кирәк. Ләкин һаман да сораучы юк. Һәркем үзенчә эшли.

— Айвар әфәнде, татар архитектурасы төшенчәсенә аңлатма бирегез әле. Бармы ул? Без аны кайсы биналарда күрә алабыз?

Заманча милли архитектурага ихтыяҗ юк

— Бу сорауны миңа утыз ел элек биргәннәр иде. Син татар архитектурасы дип нишләп йөрисең, булган әйбер түгел ул, дип үртәп килделәр. Мин утыз ел буе шөгыльләнәм. Төп ниятем – татар архитектурасы булсын. Милли гореф-гадәтләргә, татар декоратив сәнгатенә, татар-болгар архитектурасы үрнәгенә һәм татар теленә нигезләнәм. Телдә бик күп әйбер табам.

— Мисал өчен?

— Татар телендә бер генә ак төс бар. Ә якут телендә акны аңлата торган егерме форма китерелә. Без берәр әйберне ак дисәк, якут аны аксыл зәңгәр сыман ди. Аларда аның исеме бар. Дөньяны якут икенче төрле күрә. Тел – ул дөньяны күрер өчен. Бу милләтне яратудан килә. Әгәр син телеңне, милләтеңне яратсаң, җырчылары да моңлы җырлый, архитектурасы да моңлы килеп чыга.

— Казанда заманча татар архитектурасы бөтенләй кулланылмый. Берәр биналарда чагыламы?

— Тукай музее йорты. Ул шәрык стилендә ясалган. Ләкин анда татар элементлары бик күп. Янәшәдә генә Апанай йорты. Балконда тимердән ясалган челтәрне карасаң, чын татар декоратив элементлары күзгә ташлана.

Ә заманча биналарда милли архитектура юк диярлек. Глобальләшү, бетон, пыяла. Карагыз, без Русия дәүләтендә яшибез. Дәүләти биеклектән урыс архитектурасына да ихтыяҗ юк. Патша заманында булган. Ә октябрь инкыйлабы барысын да тар-мар иткән һәм егерме ел пролетар стиле яшәгән. Аннары Брежнев заманында милли архитектура белән кызыксыну бар иде. "Эчтәлеге белән социалистик, формасы ягыннан милли булырга тиеш" дип сөйләделәр. Исмәгыйль Гайнетдинов опера һәм балет театрын булдырды. Эчтәлеге – классик архитектура, ә бизәкләре – татар декоратив элементлары. Ә бүген заманча милли архитектурага ихтыяҗ юк.

XS
SM
MD
LG