Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рөстәм Миңнеханов җәмигъ мәчете туында: "Мондый әйберләр бюджет хисабына төзелми"


Казанда "Кол Шәриф" мәчете
Казанда "Кол Шәриф" мәчете

Казанда җәмигъ мәчете дәүләт казнасы хисабына төзелмәячәк. Аны кем төзиячәге, кем акча бирәчәге хакында фикер алышулар бара.

Җәмигъ мәчетен төзү проектына җитди карарга кирәк, диде Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Мәскәү вәкиллегендәге медиаклуб очрашуында. Бу хакта Татарстан президентның матбугат үзәге хәбәр итә.

"Бу корылма бөтен кеше килеп йөри алырлык урында урнашкан һәм архитектурасы сыйфатлы булырга тиеш. Башта финанслау чыганакларын билгеләргә кирәк. Бюджет исәбенә җәмигъ мәчете төзелмәячәк", диде Татарстан президенты.

Матбугат чараларында чыккан хәбәрләргә караганда, мәчетне "Спартак" фабрикасы урынында, Вахитов калкулыгында, "Кырлай" ял паркында, Меңъеллык паркында яки Меңъеллык мәйданында төзергә мөмкиннәр.

Күптән түгел Татарстан мөселманнары республика президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Казан мэры Илсур Метшиннан шәһәрдә Җәмигъ мәчете төзүне сорап петиция урнаштырган иде. Аның белән Татарстан президенты таныш диелде.

Казанга Җәмигъ мәчете кирәклеге турында Хәтер көненә багышланган митингта да әйтелде. Журналист, җәмәгать эшлеклесе Әлмирә Әдиятуллина мәчет Казан үзәгендә төзелергә һәм аңа "Сөембикә" исеме бирелергә тиеш диде.

XS
SM
MD
LG