Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миңнеханов Казанда Җәмигъ мәчете төзүне сораган петиция белән таныш


Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин
Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин

Казанда Җәмигъ мәчете төзүне сораучы петиция белән Рөстәм Миңнеханов таныш, сөйләшүләр бара.

Казанда Җәмигъ мәчете төзүне сораган петиция Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка барып җиткән. Бу хакта журналистлар белән очрашуда президентның рәсми вәкиле Лилия Галимова әйтте.

"Рөстәм Миңнеханов петицияне күрде. Хәзер сөйләшүләр бара. Кайда, кайчан һәм ничек төзеләчәген әйтү әле иртәрәк" диде Галимова.

Интернетта Миңнехановтан һәм Казан мэры Илсур Метшиннан Җәмигъ мәчете төзүне сорап петициягә имза җыю бара. 1200дән артык кеше үз имзасын куйган.

Галимова Татарстан милли китапханәсен "Казан" милли-мәдәни үзәге бинасына күчерүгә татар зыялыларының каршы булуыннан хәбәрдәр түгел булып чыкты. "Милли-мәдәни үзәктәге музей Казан Кирмәненә күчәчәк" диде ул.

Ни өчен Казан һава аланына тәкъдим ителгән Сөембикә исеме исемлектән төшеп калды дигән сорауга Галимова җавап бирә алмады. Моны ул Татарстан иҗтимагый пулаты вәкилләреннән сорарга кушты. Һава аланына исем бирү өчен тәкъдим ителгән 40 шәхес исемлеге социаль челтәрләрдә язылган тәкъдимнәргә карап формалашты. Анда Сөембикә исеме алга чыккан иде. Ләкин ул иҗтимагый пулат әзерләгән исемлектән төшеп калды. Хәзер исемлектә Кол Гали, Габдулла Тукай, Муса Җәлил, Туфан Миңнуллин кебек шәхесләр дә бар.

XS
SM
MD
LG