Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Җәмигъ мәчете төзү өчен ярдәм фонды оештырылачак


Фондны тулыландыруда физик һәм юридик затлар катнаша алачак. Президент Рөстәм Миңнеханов мәчет бюджет акчасына төзелмәячәк дип белдергән иде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте Казанда Җәмигъ мәчетен төзү өчен ярдәм фонды оештырачак. Фонд 25 апрельдә "Русия – Ислам дөньясы: KAZANSUMMIT" Халыкара икътисади саммиты вакытында тәкъдим ителергә мөмкин. Бу хакта нәзарәтнең матбугат бүлегенә таянып "Татар-информ" хәбәр итә.

Хәзерге вакытта Фондны оештыру эшләре бара дип белдерелә.

"Фондта төзелеш өчен кирәкле булган матди чаралар тупланачак. Фондны тулыландыруда физик һәм юридик затлар катнаша алыр. Татарстан мөселман өммәтенең Җәмигъ мәчете төзелеше белән актив кызыксынуын һәм ярдәмгә әзер булын исәпкә алганда, ислам динен тотучылар бу изге эштә теләп катнашыр дип уйлыйбыз", диелә хәбәрдә.

Казанда Җәмигъ мәчете төзеләчәге турында Татарстан җитәкчелеге былтыр игълан итте. Әмма ул бюджет акчасына төзелмәячәк диде президент Рөстәм Миңнеханов. Ул финанслау чыганакларын билгеләргә кушты.

Апрель башында проектны гамәлгә ашыру белән "Пэйзакят" ширкәте һәм "ВАКФ КАЗАНЬ" фонды шөгыльләнәчәк дип белдерелде. Татарстан президенты ярдәмчесе, Болгар ислам академиясен гамәлгә куючылар шурасы рәисе Камил Исхаков Казанда Җәмигъ мәчетен төзү мәсьәләләре инициатив төркеме җитәкчесе итеп билгеләнде.

XS
SM
MD
LG