Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнбатышта яңа чор мәчетләре күтәрелә


Кельндә төзелүче Үзәк мәчет
Кельндә төзелүче Үзәк мәчет

Көнбатыш илләрендә заманча архитектура белән төзелүче күпсанлы мәчетләр күтәрелеп килә һәм ул мәчетләрдәге яңалык архитектура белән генә чикләнми.

Германиянең Кельн шәһәрендә төзелүче Үзәк мәчетне кемдер ачылып килүче чәчәккә охшатса икенче берәүләргә ул галәм станциясен хәтерләтә. 2008 елда нигез салынган бу мәчет мөселманнар соңгы ярты гасырда гына күпләп яши башлаган Германиядә язгы шытымнар кебек күтәрелүче күпсанлы мәчетләрнең берсе генә. Дөньяның мәчет күрмәгән башка күп кенә илләрендә дә соңгы елларда мөселманнар ишәеп үзләренең гыйбадәт йортларын төзүгә кереште. АКШта мәчетләр саны 2000 елда 1209 булса, 2010 елда 2106-га җиткән. Германия белән Франциядә хәзерге вакытта 200-әр яңа мәчет төзелә – 10 процент артым дигән сүз. Бу инде мөселманнар нык артуга карамастан яңа мәчет төзергә рөхсәт бирмичә 200 чиркәү төзергә керешкән Мәскәү хакимияте гамәлләренең нәкъ киресе буларак кабул ителә.

Әлбәттә, яңа мәчетләр ачу Көнбатышта да җиңел генә бармый. Үз шәһәрләрендә мөселман илләрен хәтерләтүче һәм шуның белән игътибарны җәлеп итүче архитектура корылмалары арта баруга сөенмәүчеләр арасында ксенофобиянең көчәюе, протест белдерүләр дә күзәтелә. Әмма яңа архитектура үрнәкләре ризасызларны тынычландыру максатын да истә тотып эш иткәндә мәчетләрнең тышкы күренеше мөмкинлекләренең чикләнмәгән булуын күрсәтә.

Массачусетс технология институтындагы архитектура тарихы белгече Азра Аксамия Германиянең яңа мәчетләре – Европадагы иң зәвыклы биналар, ди. Рейн елгасы буенда Мерс шәһәрендә төзелгән яңа мәчет күзне чагылдырырлык алтын-көмеш савытын хәтерләтә. Бавариянең көньягындагы Пенцберг шәһәрендә шакмаклы итеп салынган яңа мәчет тә архитектура бәйгеләрендә җиңеп чыкты. Тиздән Словения башкаласы Люблянада рәшәткәле шакмак эчендәге зәңгәр гөмбәз рәвешендә салынган яңа мәчет балкыячак. Мельбурнда төзелгән Австралиядәге беренче заманча шәкелдәге мәчет кичләрен пыяла гөмбәзе аша күккә салкын зәңгәр нурлар тарата.

Тиранада төзелүче мәчет сурәте
Тиранада төзелүче мәчет сурәте
Мәчетнең эчке ягындагы дизайнга Корьән аятьләре килешеп тора. Төп шарт – изге бина Кыйблага каратып салынган булырга тиеш. Башка чикләүләр булмавы эксперименталь архитекторлар һәм кыюрак имамнар өчен киң мөмкинлекләр бирә. Хәзер Албания башкаласы Тиранада BIG исемле Дания ширкәте диварлары бәрмә дулкынга охшаш итеп ясалган яңа мәчет төзи. Аларның шушы хәйләкәр геометриясе мәчетне төньяктан-көньякка сузылган урамнарга кыеклатып, Кәгъбәгә каратып салу мөмкинлеге бирә.

Заманча архитектура белән бергә мәчетләргә башка төрле яңалыклар да килә. Мәсәлән, бокс ринглары яшьләрне наркотиклардан һәм башка афәтләрдән сакларга ярдәм итә. Кельн мәчетендә яшьләр клубы, спорт үзәге һәм кибетләр дә булачак. Австралия башкаласы Канберрада төзелүче яңа мәчеттә исә компьютерлар бүлмәсе дә булдырырга телиләр.

Лондонда кире кагылган мәчет проекты
Лондонда кире кагылган мәчет проекты
Әмма мөселман булмаганнар ризасызлыгының төп сәбәбе еш кына архитектура стиле белән түгел, ә мәчетнең зурлыгы белән бәйле. Күптән түгел “МеgaMosqueNoThanks” (ЗурМәчетЮкРәхмәт) исемле бер төркем Лондонның Олимпия шәһәрчеге янында яңа купшы мәчет төзү планын туктатуга иреште. Бу төзелешкә каршы чыгучыларга мәчетнең 10 мең кеше сыйдырышлы итеп төзелүе һәм аның артында динара чыдамсызлыкка өндәүче мөселманнар торуы турында хәбәрләр ошамаган.

Зур мәчетләр төзүгә мөселман булмаганнар гына түгел, кайбер мөселманнар да каршы чыга. Әгәр дә якындагы кечкенә мәчеттә намазыңны укыганнан соң кирәкле әйбереңне сатып алу, чәчеңне матурлау, чәй яки кофе эчеп башкалар белән аралашу мөмкинлеге бар икән, нигә башка җиргә йөрергә? Кельн мәчетендә исә мөселман булмаганнарны да җәлеп итү өчен дини булмаган базар һәм ресторан да ачарга җыеналар. Тирана мәчетендә динара татулык музее булдырачаклар. Нью-Йоркта мөселманнар җитәкчелегендә ачылачак Кордоба Һаус үзәгендә төрле дин вәкилләре өчен аш-су курслары, сәнгать һәм гыйбадәт бүлмәләре булдырырга җыеналар.

Әмма Көнбатыштагы мөселман гыйбадәтханәләренең күпчелеге кеше күзеннән читтәрәк, бик үк яхшы хәлдә булмаган, аннан-моннан гына оештырылган урыннарда икән. Гадәттә җирле хакимиятләр мәчет төзү өчен рөхсәт бирергә бик теләмиләр. 2010 елда Европада үткәрелгән бер тикшеренү нәтиҗәсендә 90 процент мәчетләрнең кеше күзеннән еракта, башка биналар артында төзелгәнлеге ачыкланган. 2009 елда Швейцариядә мәчет манараларына багышланган референдум үткәреп мәчет манаралары төзүне гомумән тыеп куйдылар.

Һамбург мәчете
Һамбург мәчете
Кельндә төзелгән яңа мәчетнең 55 метр биеклектәге манарасы шәһәрдәге төп чиркәү манарасының очына (өч мәртәбә биегрәк булса да) көндәш буларак кабул ителеп күпләрнең ачуын кабартты.

Шулай итеп, архитекторларга мәчет салырга теләүчеләрнең дә, аңа каршыларның да фикерләрен истә тотарга туры килә. Һамбургта мәчетнең манараларын футбол алтыпочмагы рәсемнәре белән яшелле-аклы төскә буяганнар. Һамбург янында гына урнашкан Нордерштедт шәһәрендә төзелүче яңа мәчетнең 22 метр биеклектәге манаралары эченә кечкенә җил электр станцияләре урнаштырылачак һәм аның җилканатлары үтәкүренмәле пыяладан булачак. Ул җилканатларга лампалар да урнаштырылачак һәм караңгы вакытта алар төрле яктылык тамашалары күрсәтәчәк.

Флоренциядә төзеләчәк яңа мәчет шәһәрнең гомуми күренешеннән бик аерылып тормасын өчен аның манараларын гомумән урта гасыр Флоренциясендәге чаң манараларына охшатып ясаячаклар. Марсельдә диңгез буенда төзеләчәк мәчет исә намазга чакырганда манарасыннан тирә якка шәмәхә яктылык таратачак, чөнки мөселманча яшел утны диңгезчеләр маяк дип кабул итәргә мөмкин.

XS
SM
MD
LG