Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Йортыбызны тартып алу өчен махсус рәвештә каза хәленә китерделәр"


Яшел Үзәннең Декабристлар урамындагы йорт
Яшел Үзәннең Декабристлар урамындагы йорт

Татарстанның Яшел Үзән шәһәрендә бәхәсле йортта яшәүчеләр шәһәр хакимиятен йортны тартып алу өчен ул йортны махсус рәвештә каза хәленә китерүдә гаепли.

Әлеге бәхәсле йортта яшәүче Дания Перминова Азатлыкка сөйләвенчә, Яшел Үзән башкарма комитеты рәис урынбасары, кешеләрне каза хәлендәге йортлардан күчерү өчен җаваплы Ольга Матвеева һәм шәһәрнең Торак сәясәте департаменты рәисе Нияз Минһаҗев бер төркем эшчеләр алып килеп йортның икенче керешендәге фатирларны чыннан да каза хәленә китергән. Перминова әйтүенчә, ул үзе бу вакытта Тикшерү комитетыннан йортның хәлен тикшерүне тизләтүне сорар өчен Казанга киткән булган. Хакимият вәкилләренең Декабристлар урамы 9 адресындагы бу йортны эчке яктан җимерүе турында аңа бу хәлләрне күргән күршеләре сөйләгән. Күршеләр полиция чакыргач хакимият вәкилләре хулиганнар кебек качып киткән ди ул.

Йорт җимерүчеләр булып киткәннән соң калган фатир күренеше
Йорт җимерүчеләр булып киткәннән соң калган фатир күренеше

Перминова әйтүенчә, хакимият вәкилләре җитәкчелегендә эшчеләр фатирларның түшәмнәрен, диварларын җимергән, җылыту торбаларын кискән. Өч катлы йортның әлеге керешендә торбалардан су аккан. "Шул рәвешле безнең йортның каза хәлендә булу-булмавын тикшерәчәк комиссия килүенә әзерләп калдырганнар, безнең йорт хәзер чыннан да каза хәлендә", ди ул.

Йортның 3 декабрьдә җимерү эшләре башкарылган икенче санлы ул керешендә беркем дә яшәми. Алар узган җәйдә ипотека алып башка фатирларга күченеп киткән.

Әлеге йортта калганнар хакимият вәкилләрен каза хәлендә булмаган йортны махсус рәвештә җимерүдә гаепли.

Яшел Үзәндә яшәүчеләр хакимиятне йортларны каза хәленә китерүдә гаепли
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:44 0:00

Бу йортта яшәүчеләр үзләренең милкенә янаучы бәлаләр өчен инде күптәннән шушы хакимият вәкилләрен гаепләп килә һәм аларга карата җинаять эше ачуны таләп итә. "Инде кичәге хәлдән соң да җинаять эше ачылмаса, моңа ни әйтергә дә белмим", ди каза хәлендәге йортлардан кешеләрне күчерү програмы нәтиҗәсендә икешәр бүлмәле ике фатирын югалтуына зарланучы Дания ханым.

Дания Перминованың хәзер яшәр урыны юк, бу фатир аның исеменә язылмаган. Әмма башка кунар урыны булмаганга, ул монда бары төнлә йоклап кына китә.

2019 елның февралендә Дания Перминованың әнисе, 93 яшьлек тыл ветераны Мәрфуга Һадиеваның йортын каза хәлендә дип бушатуга бәйле җәнҗал купкач Русия тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин тикшерүчеләргә җирле хакимиятләрнең гамәлләренә хокукый бәя бирергә һәм Яшел Үзән халкының каза хәлендә булган йортлардан күченү програмы үтәлешенә зарларын өйрәнергә кушкан иде. Ул чакта Мәрфуга Һадиеваны яклап интернетта урнаштырылган петиция 316 меңнән артык имза җыйды. Әмма Мәрфуга әби шушы көздә фатирларының тартып алынуына каты борчылып вафат булды, узган атнада аның кырыгын уздырдылар.

Перминова әйтүенчә, алар яшәгән йортны хакимият вәкилләренең каза хәленә китерүе Бастрыкин кушуы белән уздырылырга тиешле тикшерү алдыннан үзләренә каршы булган дәлилләрне юк итү өчен дә эшләнгән. Ул шулай ук моны узган атнада Мәскәүгә барып Тикшерү комитетына, Баш прокуратурага, Русия президенты каршындагы коррупциягә каршы комитетка кереп җирле хакимияткә карата шикаять тапшыруы өчен үч алу дип тә саный. Мәскәүдә аңа көтегез, тиздән җавап булыр дигәннәр.

Дания Перминова: "Каза хәлендәге йортлар коррупциясен фаш итәчәкбез"
please wait

No media source currently available

0:00 0:02:45 0:00

Әнисенең шәһәр үзәгендәге Полукамушки тарихи бистәсендәге фатиры урнашкан йортның узган җәйдә җимерелүе һәм яндырылуы артында да хакимият вәкилләре тора дип саный Дания Перминова. Анда XIX гасыр азагында төзелгән тарихи торак йортлардан шәһәр хакимите төзекләндереп, кибет, кафелар ачып туристик урын ясамакчы.

Хәзер Декабристлар урамындагы бу йорт белән дә шул ук хәлләр кабатлана ди ул. Узган җәйдә Русия президенты каршындагы Кеше хокуклары шурасы вәкилләре Яшел Үзәнгә килеп Мәрфуга Һадиева белән очрашты һәм каза хәлендә дип күчерелергә тиешле башка йортларны да карады һәм аларның кайберләренең, шул исәптән Декабристлар урамы 9 адресындагы йортның каза хәлендә булуына шик белдерде.

Дания Перминова сүзләренчә, бу елның октябрь аенда Мәрфуга Һадиеваның үлеменә берничә көн кала гына аларга 67,2 дүрткел метрлы, ике бүлмәле яңа фатир бирелгән. Республикада әлеге гауга чыккач, үз-үзен танытырга теләмәгән хәйрияче табылуы игълан ителде. Ул Мәрфуга әбигә башка фатир алу өчен матди ярдәм күрсәтергә әзер, дип әйткән иде Татарстан президентының матбугат вәкиле Лилия Галимова. Ләкин бирелгән ул яңа фатирда тормыш шартлары булмау сәбәпле, Дания Перминова әнисе белән иске фатирларында калды: “Яңа фатирда идән җәелмәгән, бәдрәф, юыну бүлмәсе берни юк, коры түшәм белән диварлар гына", ди Перминова.

Алар яшәгән ике бүлмәле фатирның мәйданы 68,4 квадрат метр, ә яңа бирелгәне 67,2 квадрат метр.

Перминова Азатлыкка серле хәйрияченең кем булуын да сөйләде. "Бернинди хәйрияче түгел. Моның белән Татарстан төзелеш министрлыгы каршындагы каза хәлендәге тораклардан күчерү өчен җаваплы махсус бүлекнең башлыгы Марат Әхмәтов шөгыльләнде. Минем ике фатирым бар иде. Берсе шушы әни белән яшәгән фатир, икенчесе Полукамушки дигән тарихи районда. Ике фатирның мәйданын санасак - 106 дүрткел метр. Хәзер исә минем бер генә, яшәү шартлары булмаган, 67,2 дүрткел метрлы фатирым калды. Марат Әхмәтов белән килешкәнчә, икенче фатирымнан калган акчаларны алып, яңа фатирны төзеп бетерүгә тотармын дип сөйләшү булды. Ләкин миңа ул акчаларны бирмәделәр. Һәм хәзер мине иске фатирымнан чыгарырга приставлар килә дип шалтыраттылар. Яңа фатирга күчеп китә алмыйм, чөнки анда торырлык түгел", ди Перминова.

Дания Перминова әнисенең гомеренең соңгы елы шулай борчылып үткәнгә җирле хакимият гаепле дип саный һәм фатирны үзендә калдырыр өчен көрәшен дәвам итәчәген белдерә.

Минем әни белән булган хәл кабатланырга тиеш түгел

"Безнең керештә дүрт гаилә яшәргә калды, алар бөтенесе диярлек өлкән яшьтәге кешеләр. Аларга ярдәм итү йөзеннән дә, әниемнең якты истәлеген саклап та, коррупциягә баткан хакимияткә каршы көрәшне дәвам итәчәкмен. Һәм күршеләрем белән бергә җиңеп тә чыгачакбыз. Минем әнине инде кайтарып булмый, ләкин мондый хәл башка гаиләләргә дә кагыла ала. Чөнки Татарстанда каза хәлендәге тораклар мәсьәләсе белән бәйле башбаштаклык дәвам итә. Минем әни белән булган хәл кабатланырга тиеш түгел", ди ул.

XS
SM
MD
LG