Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты "Шереметьево"да SSJ 100 казасында бердәнбер гаепле кеше дип очучыны атады


"Шереметьево"да SSJ 100 янганнан соң

Тикшерү комитеты май аенда Шереметьево һава аланына төшеп утырганда янган Sukhoi Superjet-100 эшен тәмамлады. Тикшерү 41 кеше үлеменә китергән һәлакәттә бердәнбер гаепле дип очкычның командиры Денис Евдокимовны атады. Ул гаебен танымый.

"Тикшерү эше тәмамланды, бу көнәрдә Евдокимовның адвокатлары эш материаллары белән таныша башлаячак", дигән Интерфакс чыганагы. Пилот читкә китмәү шарты белән әлегә иректә калдырылган.

Денис Евдокимов Русия Җинаять кодексының 263 маддәсе, 3нче бүлеге нигезендә гаепләнә. "Коммерсантъ" язганча, тикшерү барышында 100 дән артык экпертиза уздырылган. Денис Евдокимов гаебен танудан баш тарткан.

Тикшерү фикеренчә, пилот очкычны утыртканда вертиакаль һәм горизонталь тизлекләрне арттырган, шул сәбәпле очкыч җиргә бәрелеп, сикерә башлаган. Бәрелүдән очкычның арткы көпчәкләре ватылып, ягулык савытына бәреп кергән, бу янгынга китергән. Евдокимов һәм аның адвокаты Наталья Митусова тикшерүнең мондый нәтиҗәләре белән килешмәүләрен белдергән. Пилот әйтүенчә, шасси тәгәрмәчләре бәрелү вакытында "читкә очып китәргә" тиеш, ә очкычның корпусы югары температураларга чыдый алырлык булган. Ишек ябык булса, пассажирлар салоннан чыгып котыла алыр иде, чөнки ишекләрдән кергән һава янгынны тагын да көчәйтте, дигән Евдокимов.

Пилотның адвокаты Наталья Митусова газетага хәбәр иткәнчә, ул һәлакәтнең сәбәпләрен ачыклау өчен 300 экспертиза уздыруны сораган, ләкин тикшерү моны эшләүдән баш тарткан. Адвокат шулай ук кешеләрнең үлемендә очкыч казасы урынына соңга калып килгән коткару хезмәтләре дә гаепләнергә тиеш, дигән. Ләкин тикшерү коткаручыларга карата җинаять эше ачуны шулай ук кирәк ди тапмаган.

  • 5 майда "Аэрофлот" ширкәтенең Мостай Кәрим исемен йөртүче SSJ-100 очкычы Мәскәүдән Мурманскига очып киткәннән соң техник сәбәпләр аркасында бераздан кире әйләнеп кайтырга мәҗбүр булды. "Шереметьево" һава аланына төшеп утырганда ул җиргә каты бәрелде һәм очкычка ут капты. Очкычтагы 78 кешенең 41-е һәлак булды.
  • Русия хөкүмәте моннан соң бу очкычлар очышына вакытлы чикләүләр кертеп тормады. Әмма казага очраган Superjet-ны хезмәтләндергән "Аэрофлот" һава ширкәте дистәләгән очышларны үзе алыштырды.
  • Матбугат чаралары шулай ук Русия артистлары һәм кайбер ширкәтләр хезмәткәрләренең Sukhoi Superjet-100 очкычларында очудан баш тартуы турында язды.
  • Superjet очкычлары белән казалар шактый еш булып тора. 2012 елда Индонезиядә потенциаль сатып алучыларга таныту очышы вакытында һәлакәткә юлыгып, 50 кешенең гомере өзелде. 2016 елда Бигеш һава аланында да Superjet очкычы җитешсезлек сәбәпле кире төшеп утырды. 2019 елның июлендә Sukhoi Superjet-100 очкычы очыш вакытында бер моторы эштән чыгып, Самарда ашыгыч рәвештә төшеп утырырга мәҗбүр булды.

фикерләр

XS
SM
MD
LG