Accessibility links

Кайнар хәбәр

Полиция Осиновода протестка чыгучыларга административ эш ачу белән яный


Осиновода протест чарасы
Осиновода протест чарасы

2 декабрьдән Казан янындагы Осиново бистәсендә чүп яндыру корылмасына илтүче юл төзүгә каршы протест чарасы бара. Полиция активистларга административ эш ачу белән яный.

Осиново бистәсендә чүп яныдру корылмасы өчен бүленеп биргән җир янында чатыр лагере корылды. Активистлар шулай итеп күптән түгел башланган юл төзелешенә каршы тормакчы. Әлеге юл корылмага илтәчәк дип фаразлана. Активистлар юл төзелешен туктатуны, Иҗтимагый экологик экспертиза уздыру өчен аларга заводның проектын тапшыруны, Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашу таләп итә. Әлеге таләпләр үтәлгәннән соң чатырларны җыеп куярга вәгъдә бирәләр.

"Әлегә безнең бер шарт та үтәлмәде. Без чатырларда төн кундык. Кичен төзелеш техникасына киртә куя алдык, ә бүген алар чатыр аланын урап, юлны икенче яктан төзи башладылар. Иртән дүрт машинада полиция килде. Алар безгә административ эш ачу белән яный. Чатыр аланын халык җыелуы дип атый һәм таралышырга куша. Без беркая да барырга җыенмыйбыз", дип сөйләде активист Гөлнара Гыйләҗева.

Аның сүзләренчә, төзүчеләр дә китәргә куша. Югыйсә алар чатырларны трактор белән җимерү белән яный. Активистлар хокук саклау оешмаларына берничә мөрәҗәгать язган.

Алар юл төзелешен кануни түгел дип саный. Әлеге мәйданнар авыл хуҗалыгы җирләре санала дип активистлар.

Ноябрь ахырында Осиновода чүп яндыру заводы төзер өчен бүлеп бирелгән җир кишәрлеге янында юл салына башлады. Завод төзүгә каршы чыгучы активистлар ул шушы корылмага илтә торган юл булачак дип фаразлый.

Юлны "Волга-Автодор" ширкәте сала. Чүп яндыру корылмасын төзүче "Альтернатив генерация компаниясе" (АГК) матбугат хезмәтендә "юлның заводка катнашы юк" дип белдерделәр.

Чүп яндыру корылмасын Яшел Үзән районына кергән Осиново бистәсендә төзергә җыеналар. Завод төзергә планлаштырылган җир төзелеш инвесторы – "Ростех"ның бер бүлекчәсе булган "РТ-Инвест"ка бирелгән. Анда Казандагы каты калдыкларның яртысын юк итү күздә тотыла. Төзелешне бөтен рөхсәт кәгазьләрен алып бетергәннән соң башларга җыеналар. Завод 2022 елда сафка басыр дип көтелә.

XS
SM
MD
LG