Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ Казанда чүп яндыру корылмасы төзүгә каршы ялгыз пикетларга чыкты


Фәрит Зәкиев чүп яндыру корылмасына каршы пикетта
Фәрит Зәкиев чүп яндыру корылмасына каршы пикетта

3 декабрьдә Татар иҗтимагый үзәге вәкиләре Казанның Бауман урамында Осиново бистәсендә төзеләчәк чүп яндыру корылмасына каршы ялгыз пикетлар уздырды.

Бауман урамындагы сәгать манарасы янында үткән беренче чарада "Чүп яндыру корылмасы казаннар өчен геноцид!", "Осиново бистәсендә чүп яндыру корылмасына каршы корылган чатыр лагерьларына теләктәшлек күрсәтәбез", "Чүп яндыру корылмасы олигархлар өчен - миллиардлар, казаннар өчен - онкология һәм авыру балалар!" дигән шигарьләр күтәрелде.

Ялгыз пикетка чыккан ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев Азатлыкка Осиново бистәсендә төзеләчәк чүп яндыру заводы барлык Казан һәм Татарстан халкына каршы оештырылган геноцид дип җиткерде.

Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Фәрит Зәкиев сүзләренчә, чүп яндыру корылмасына гади халык, экология активистлары, ТИҮ һәм башка иҗтимагый оешмалар каршы булуга карамастан, Татарстан түрәләре зур акчага кызыгып моңа уңай карый.

"Бу корылманы зур акчаларга төзү планлаштырыла. Моннан Татарстан түрәләренә дә акча тамачак. Республика түрәләре экологияне, халыкның сәламәтлеген уйлап тормый. Алар өчен кесәгә керәчәк акча мөһим. Татарстан түрәләренең күзләренә карасаң, анда долларлар күреп була.

Түрәләр бу чүп завод чиста булачак дип әйтә. Чиста булачак икән, ни өчен ул үзләре яшәүче Боровое Матюшино авылы янында төзелми? Ул әлеге урында төзелсә, моны барлык экология активистлары да хуплаячак", дип белдерде Фәрит Зәкиев.

Шушындый ук таләпләр белән оештырылган икенче бер ялгыз пикет бүген Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле янында да үтте.

Ноябрь ахырында Осиновода чүп яндыру заводы төзер өчен бүлеп бирелгән җир кишәрлеге янында юл салына башлады. Завод төзүгә каршы чыгучы активистлар ул шушы корылмага илтә торган юл булачак дип фаразлый. Экология активистлары юл салуга каршы чыгып, чатыр аланы корды. Полиция хезмәткәрләре аларга административ эш ачу белән янады.

XS
SM
MD
LG