Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бөгелмә авазы" язмышы: түрәләргә дә, "Татмедиа"га да кирәкми


"Бөгелмә авазы" газеты
"Бөгелмә авазы" газеты

"Бөгелмә авазы" газетында 2000нче еллар башында республика буйлап таралырлык эчтәлекле басма булса да, бүген ул Бөгелмә районының урыс телендәге газетына кушылып, аның дубляжы буларак чыга. Бөгелмә районының татар җәмәгатьчелеге Татарстан түрәләренә хат юллаган. Азатлык низагның нигезен өйрәнде.

Бөгелмә районының татар җәмәгатьчелеге 1991 елдан чыгып килгән "Бөгелмә авазы" татар газеты максатчан юкка чыгарыла дип саный. 3 июньдә ул "Бугульминская газета" редакциясенә кушылган. Газетның мөстәкыйльлеге белән бергә аның милли йөзе дә югала дип саный Бөгелмә татар җәмәгатьчелеге. "Татмедиа"ның оптимальләштерүне, акча экономияләүне татар газеты хисабына алып баруы белән алар килешми һәм моны милләткә каршы астыртын сәясәт дип бәяли.

Алар сүзләренә караганда, татар газеты "Бугульминская газета"ның дубляжына әверелгән, татар хәбәрчеләре һәм техник хезмәткәрләр кыскартылган, редакция җитәкчелегенең татар телендә чыккан "Бөгелмә авазы"нда гаме юк, тираж бик нык кимегән. Азатлык татар газеты тирәсендә чыккан низагны өйрәнде.

"Бөгелмә авазы" юридик зат булудан туктый, аның да, "Бугульминская газета"ның җитәкчесе –​ Наталья Панина. Ике газет та атнасына бер тапкыр чыга, икесе дә 24 битле басма буларак дөнья күрә. "Бугульминская газета"ның тиражы – 2210, "Бөгелмә авазы" 748 данә булып чыга.

29 октябрьдә Бөгелмә татарлары "Бөгелмә авазы" газетының хәле, язмышы турында сорауларын хат итеп Татарстан Дәүләт шурасы Фәрит Мөхәммәтшин, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, "Татмедиа" дәүләт агентлыгы башлыгы Айдар Сәлимгәрәев, "Татмедиа" ачык акционерлар җәмгыяте җитәкчесе Андрей Кузьмин, Бөгелмә районы җитәкчесе, шәһәр мэры Линар Закировка юллаган.

Татар басмасында ни өчен урыс исемле мөхәррир билгеләнгән?

Хатны бормалап тормаганнар, башында ук "Татар газетына ни булган? Татар басмасында ни өчен урыс исемле мөхәррир билгеләнгән, татар телле журналистлар, хезмәткәрләр кайда?" дип сорау куелган. Алар дүрт ай дәвамында бу хакта сорауларны яңгырата, әмма җавап бирүче юк, дип зарлана.

"Бүген "Бөгелмә авазы"нда урыс журналистлары материалларының тәрҗемәсе чыга. 1991 елга кадәр булган дубляж газетына әйләнгән. Бу хәл ике район газетын бер филиал ите кушкач килеп чыккан. Бүген "Бөгелмә авазы"ның үз татар мөхәррире дә юк. Бөгелмә татар җәмәгатьчелеге бу хәлгә канәгать була алмый. Ике редакцияне берләштергән вакытта газетларның мөстәкыйльлеге сакланачагы турында ачык итеп әйтелгән иде.

Филиал җитәкчесе Наталья Панинаны татар газетындагы хәлләр бик борчымый, ахрысы. Хәлләр кискенләшүен күрми, ишетми дияргә мөмкин. Газетага хатлар, мәкаләләр язучылар күп булган, хәзергәчә акчаларын сорыйлар икән.

Фәрит Мөхәммәтшинның "Татар газетларын ябарга дип ачмадык!" дигән сүзләре истә. Чынбарлыкта хәлләр башкачарак булып чыга.

Бер кәлимә татарча белмәгән кеше ничек татар газеты башында тора алсын?

Татар басмасында татар җанлы, татар тарихын, телен, гореф-гадәтләрен белгән кеше генә мөхәррир була ала дип саныйбыз. Бер кәлимә татарча белмәгән кеше ничек татар газеты башында тора алсын? Бу башка сыймый торган хәл. Әлеге мәсьәләгә ачыклык кертеп, җитәкче һәм мөхәррир вазифасын җитәкли алырдай кешеләрне дә тәкъдим итә алабыз", диелгән хатта.

Хатны Дөнья татар конгрессының Бөгелмә бүлеге рәисе Руслан Җәләев, Бөгелмә татар иҗтимагый үзәге рәисе Хәмзә Мотыйгуллин, Бөгелмә шәһәренең Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды рәисе Фәүзия Мәхмүтова, Бөгелмә райоының ветераннар шурасы рәисе Иршат Измайлов, "Моңсар" әдәби-иҗат берләшмәсе рәисе Флүрә Шәрипова һәм Татарстанның "Алмакай" татар атларын үрчетү үзәге Фәрит Нәбиуллин имзалаган.

"Татмедиа" җавабы
"Татмедиа" җавабы

Җавапларга килгәндә, "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова имзалаган хат үзен көттермәгән, әмма анда "ике редакцияне берләштерү икътисади яктан нәтиҗәлерәк. Урыс һәм татар редакцияләре мөстәкыйль рәвештә эшли, "Бөгелмә авазы"на мәкаләләрне татар редакциясе журналистлары әзерли. Укучылардан килгән хатлар буенча да материаллар әзерләнә", диелгән.

Дәүләт шурасы исә хатны Бөгелмә район муниципалитетына юллаган, Линар Закиров имзасы белән язылган җавап хат Фәрит Мөхәммәтшин исеменә юллаган. Анда "Бөгелмә авазы" – мөстәкыйль басма (дубляж түгел), редакциядә баш мөхәррир урынбасары, мөхәррир, корреспондент, корректор, сайтның веб-мөхәррире, компьютер версткасы операторы эшли, "Бөгелмә авазы" басмасын ябу турында беркайчан да сүз бармады диелә.

Мәсьәләне ачыклау максатыннан Наталья Панинага да, "Бөгелмә авазы" газеты редакциясенә дә татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең берсе дә мөрәҗәгать итмәгән. Бу мәсьәлә буенча шулай ук район һәм шәһәр хакимиятенә, җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать итүче булмады. Филиал җитәкчесенең татар редакциясе язмышына карата битарафлыгы турында хатта язылган фикерләр чынбарлыкка туры килми", дип ышандырыла.

Татар җәмәгатьчелеге мондый хат алышуны "эт – эткә, эт – койрыкка" дип атый һәм 15 ноябрьдә шушы ук составтагы кешеләр Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка да хат юллаган.

Әмма президент аппаратыннан ул хат янә "Татмедиа" агентлыгына төшерелгән. Төрлелекне саклар өчен бу юлы бөгелмәләр агентлык җитәкчесе Илдар Миргалимов исеменнән хат алган. Аның хатында татар редакциясенең барлык штат берәмлекләре сакланган, әлегә эшне көйләү процессы бара дип тынычландырган.

Бөгелмә татар җәмәгатьчелеге түрәләр "отписка" белән шөгыльләнә, безнең сүзне кире кагып үзләрен аклыйлар дип әйтә.

Хәмзә Мотыйгуллин
Хәмзә Мотыйгуллин

Бөгелмә районының Татар иҗтимагый үзәге рәисе Хәмзә Мотыйгуллин татарча газетны ябу телдән биздерү кебек кабул ителә дип сөйләде Азатлыкка. Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров татар җәмәгатьчелеге бу хакта берсенә дә мөрәҗәгать итмәде дигән сүзләр дөреслеккә туры килми, "Бугульминская газета" мөхәррире хәтта очрашырга да теләмәде, район хакимияте дә җәмәгатьчелек хатларын күрмәмешкә салыша, диде.

Редакциядә туган телне белүче хәбәрчеләр калмаган

"Бөгелмә авазы" урыс газетына кушылгач, үзгәрде, әмма безнең өчен уңай якка түгел. Татарлык бик нык аксый. Без моны газетларны кушудан да, баш мөхәррирнең татар мәдәниятеннән ерак булуыннан да, татар телле хәбәрчеләр эштән куылуыннан да күрәбез. Газетның мөхәррире татар булсын дигән таләп куймыйбыз, әмма татарның проблемнарын кимендә аңлаган, татар телен чамалаган кеше булырга тиеш дип саныйм. Әлеге вазифада утыручы ханым (Наталья Панина - ред.) бу таләпләргә туры килми. Редакциядә туган телне белүче хәбәрчеләр калмаган. Урыс газетыннан хәбәрче ниндидер вакыйганы яктырта, ә татар телле хәбәрчесе бармый кала, чөнки ул юк. Татар укучысына урысча язылган материалның тәрҗемә варианты гына тәкъдим ителә. Татарга шундыйны да укырга ярый дигән караш. Ә татар телендәге уникаль материаллар нишләп юк? Урыс телле хәбәрче халык белән ничек аралаша ала? Тираж, әлбәттә, кими. Татар телле газет кызыклы чыксын өчен аның профессиональ хәбәрчеләре булырга тиеш бит. Ә алар инде калмаган.

"Татмедиа" җавабы
"Татмедиа" җавабы

"Бугульминская газета"ның мөхәррире Наталья Панинага ике тапкыр бардым, әмма ул минем белән сөйләшергә вакыт тапмады. Бөгелмә районы хакимиятенә дә мөрәҗәгатьләр ясалды, әмма үзгәрешләр юк. Халыкны ишетергә теләмиләр, күрмәмешкә салышалар. Бу Русиядә дә, зур һәм кече шәһәрләрдә дә, авылларда да шундый хәл. Кеше фикере исәпкә алынмый. Бүген телдән биздерәләр, иртәгә чиркәүгә йөртә башларлар кебек.

Бу безнең генә түгел, халык фикере дә. Элек газетны көтеп ала идек, хәзер басманы ачасың да ябып та куясың. "Бөгелмә авазы" газеты халык таләбе белән чыга башлады. Ник аны Казанда утыручылар рәхәт кенә хәл итә? Ә милләт мәнфәгате, ә телне саклау, дәүләт телендә уникаль мәгълүмат җиткерү бурычын үтәү кайда?", дип аптырый Хәмзә әфәнде.

Хатны имзалаучылар арасында шулай ук Дөнья татар конгрессының Бөгелмә бүлеге җитәксесе Руслан Җәләев исеме дә тора. Ул "Бөгелмә авазы" газетын бик яхшы белә. Җәләев "Бөгелмә авазы" газеты мөхәррире итеп 2007 елда билгеләнә, әмма 2016 елда "Татмедиа" аның белән килешүне өзә һәм ул эшсез кала.

Моңа кадәр аңа берничә кисәтү ясалган була, "үзгәрергә" киңәш ителсә дә, мөхәррир, алар фикеренчә, артык ирекле фикер йөртә дип табылып, вазифасыннан бушатыла. Бу беренче очрак түгел, "Татмедиа" моңа кадәр Түбән Каманың "Туган як" газеты мөхәррире Виктор Шадрин белән дә хушлашты. Апас районының "Йолдыз" газеты башлыгы Әсхәт Җәләлиев белән дә саубуллашты.

Руслан Җәләев татар газатасының мөстәкыйльлеген югалтуы белән килешә алмый. Түрәләр татар газетларын урысныкына кушып акчаны экономияләү дип атый, әмма оптимальләштерү татар басмаларын гына юкка чыгара дип аңлата. Мәсьәлә кискен тора, татар газеты үлеп бара, дигән фикердә ул.

Руслан Җәләев
Руслан Җәләев

"Газета 4-5 мең тиражына җиткән вакыты булды, бүген ул 750 данәгә калган. Совет чорында да Бөгелмәдәге газетның татар телендәге дубляжы 800 данә булып басылган. Менә шул хәлгә кире тәгәрәгәнбез. Дөрес, тиражның түбән тәгәрәвенең сәбәпләре бар – электрон басмаларының активлашуны, телгә карата кызыксынуның кимүе һәм башкалар. Әмма татар басмаларына җитәкчелекнең карашы да мөһим. Баш мөхәррир роле дә зур. Газетта тәнкыйди материаллар чыкмавы, укучылар белән аралашу булмавы да үзенекен итә. "Бөгелмә авазы" "Бугульминская газета" белән кушылды һәм өстенлек урыс телендә чыгучы газетка бирелә башлавы күзгә ташлана. Акча букчасы да бер кеше кулында, татар гәзеты артык кашык хәлендә калган.

Элек газетта 12 кеше эшли иде, хәзер, җавапларына караганда, 6 кеше генә калган, бусы да күпчелек техник хезмәткәрләр, татар телле бер генә хәбәрче калган, анысы да көненә ике сәгатькә чыгып эшләп йөри, чөнки ул декрет ялында. Татар телле журналист Айгөл Шәрәфиеваны эштән алдылар", дип сөйли Руслан әфәнде.

Хатны имзалаучылар "Бугульмиская газета"га "Бөгелмә авазы"на кушуны халыкка алдан әйтүне кирәк дип тапмады дип әйтә. Алар аны 1991 елда татар җәмәгатьчелегең көрәше нәтиҗәсендә ачылган басма дип ассызыклый. Дөньялар үзгәрде, хәзер халык роле юкка чыкты, газетларны әвеш-тәвеш китерү – "Татмедиа" карамагында. Икътисади яктан болай уңышлырак дип, Әлмәт, Лениногорски, Түбән Камада чыккан татар газетлары урыс газеталары белән кушылып йотылды.

Руслан Җәләев "Татмедиа" газетларның, мөхәррирләрнең мөстәгыйллеген юкка чыгарды, барысын да кыска дилбегәдә тотарга тырыша дип сөйләде.

Мөхәррирләр “кукловод” Әлфия ханым әйткәнне язарга, ул кушканны үтәргә тиеш

"Татмедиа" ачык акционерлар җәмгыяте мөдире Андрей Кузьминның газетлар буенча урынбасары Әлфия Адиятова бар. Аның килүе белән татар газетлары пыр туздырылды. Мөхәррирләрнең мөстәкыйльлеге бетте, "кукловод" Әлфия ханым әйткәнне язарга, ул кушканны үтәргә дигәнгә калдык. Мөстәкыйль фикер йөртүче, "Татмедиа" карарларына каршы төшүче яки аны шик астына куючы кешеләрдән арындылар. Шул исәптән миннән дә. Иҗат бетте. Өстән генә кушылганны язу журналистиканы юкка чыгара. Иреклек булырга тиеш.

"Татмедиа" барлыкка килгәч, эшләр яхшырыр дигән уйлар бар иде, әмма Татарстан бюджетына бәйле булган чорларда күпкә яхшырак яшәгәнбез булып чыкты. Татар газетына акча эшләү авыр. Моны "Татмедиа" ишетергә дә теләми, акча китерми икән, кызык түгел аларга. Мин өч район башлыгы белән эшләдем, төрлесен яздык, әмма күсәк журналистларга түгел, гаепле түрәгә төште. Әмма яңа башлык тәнкыйть материалларга үпкәсен күрсәтте.

Мөхәррир район башлыгына да ярарга тиеш, "Татмедиа" җитәкчелегенә дә уңай булып, "әйе" дип башны кагып торырга кирәк. Район башлыгына нидер ошамый икән, өшкерә, тота да Андрей Кузьминга яза, шалтырата, эләкли, Кузьмин үз чиратында сабак укыта.

Карашларыңны үзгәртмәсәң, килешүне өзәбез

"Татмедиа" кешеләрне хокуксыз итәргә тырыша, дилбегәне кыска тота. Мөхәррирләр белән бер еллык килешү төзи, минем белән соңгысы ярты елга имзланды. "Карашларыңны үзгәртмәсәң, килешүне өзәбез" диделәр. Эштән алабыз дигәч, редакция тулысы белән Русланны эштә калдырыгыз дип хат язганнар, әмма халык фикерен тыңлаучы юк.

Бу юлы да яздык, әмма төбенә төшеп тикшерү булмаган, "отписка" гына җибәреп котылганнар. "Татмедиа" агентлыгы Айдар Сәлимгәрәев моны хәтта укымаган дигән фикер кала.

Татар газетлары социаль яктан мөһим проект дигән сүзләр кәгазьдә бар, чынлыкта – юк. Моңа кадәр "Бөгелмә авазы" татарга хезмәт иткән газет булды, хәзер бу шикле", диде ул.

"Бөгелмә авазы" газетында ике ай эшләп алган хәбәрче Айгөл Шәрәфиева сүзләренә караганда, редакция җитәкчелеге Татарстан, "Татмедиа", Бөгелмә районы җитәкчелегенә язылган хатларны ул оештырган дип күрә һәм аны шуның аркасында эштән алганнар.

"Мин озак еллар буена журналистикада эшләдем, газет, телевидениедә дә хезмәт иттем. Татарча фикерлим, татарча язам, сөйлим. "Бөгелмә авазы" газетында берничә ел элек эшләдем, аннары башка эшкә күчтем.

Айгөл Шәрәфиева
Айгөл Шәрәфиева

Быел исә янә газетага эшкә кайттым. Газета мөстәкыйллеген инде югалткан иде, ул кушылган рәвештә эшли. Мин декрет ялында булган хәбәрче урынына эшкә 3 сентябрь чыктым, әмма 8 ноябрьдә инде соңгы эш көнем булып чыкты. Мөхәррир Наталья Панина синең белән бүтән эшли алмыйбыз, декрет ялындагы хәбәрчебез эшкә чыга дип әйтте. Ягъни мин ике ай гына эшләп өлгердем. Сәбәбе нидә дип сорадым, чөнки декрет ялындагы кыз эшкә чыкмыйм диде, аның баласы әле кечкенә. Мөхәррир: "Син газет өстеннән хатлар язып ятасың" дип әйтте. Мин нинди шикаять хатлары булганын аңламадым да. Үзем соратып алып укыдым ул хатны, әмма ул мөрәҗәгатьләр турында бихабәр идем. Имзам да юк бит анда дип әйткәч, хәл ителде, декрет ялындагы хәбәрчебез чыга дип кырт кистеләр.

Мөхәррир: "Син газет өстеннән хатлар язып ятасың" дип әйтте

Бер яктан барысы да канун нигезендә эшләнде, әмма декрет ялындагы хезмәтәшем Ләйсән Йосыпова: "Миннән эшкә чыгуымны үтенделәр" дип миннән гафу үтенде. Чынында бүген татар редакциясендә көн саен эшкә ике сәгатькә чыгып кергән журналист бар.

Хатларга килгәндә, татар җәмәгатьчелеге язган хатлардагы сүзләр барысы да дөрес. "Бөгелмә авазы"ннан берни калмаган. Чаралар була икән, урыс телле хәбәрче барса да җитә, тәрҗемә итәрсез дип кенә әйтәләр. Мөхәррирнең татар редакциясе урынбасары: "Айгөл, ярар, тарткалашмыйк, шулай гына эшлик" дип мине тынычландырды. Өстенлек урыс телендә чыккан газетка бирелә. Мин барган чараларны татарча да, урысча да язам булып чыга. Алар тәрҗемә итми, уникаль материал кирәк, диләр. Ә татарчасына уникаль материал кирәкми булып чыга.

2015-17 елларда эшләгәндә "Бөгелмә авазы" редакциясе зур иде. Татарча язучы хәбәрчеләр генә дүртәү идек, калганнары техник хезмәткәрләр, 12-13 кеше эшләдек. Хәзер бер генә хәбәрче. Октябрь аенда мин эшләгәндә хәбәрче булып эшләгән, аннары башка вазифага күчерелгән хезмәттәшебез Ләйсән Бикбулатова да "Мондый мөнәсәбәткә түзә алмыйм" дип китеп барды.

Татарларның тавышы чыкмый анда

Татарларның тавышы чыкмый анда. Реклам материалларын эшләп кайтам, әмма акчаны азрак түлиләр иде. Турыдан-туры урыс газетына түләүле материаллар алып кайт, күбрәк акча алырсың диделәр. Мин бу мантыйкны аңламадым. Татар газетасына акча керсен дигән теләкне кырт кисәләр.

Урыс телле хәбәрчеләр күпме хезмәт хакын алып эшләгәннәрен белмим, бер-берегездән сорап йөрмәгез, бу – коммерция сере дип кенә әйттеләр. Әмма реклам материаллары өчен азрак түлибез дигәч, мин безгә, татарларга, кимерәк түлиләр дип аңладым. Аена мин коры "оклад" 9 мең сум ала идем, яшәү минимум тутырыр өчен тагын 5 мең сум өстәлде. Реклам материалы эшләнсә, тагын 5 мең сум түлиләр. 19 мең сум. Әле тагын 13 процент салымы да бар. Гонорарны түләгәннәрен белмим.

Мин "Татмедиа" җитәкчелегенә хат яздым. "Татмедиа" агентлыгы җитәкчесе урынбасары Илдар Миргалимов эштән алынуыгызда хокуклар бозу юк, квалификациягезгә туры килгән вакансия барлыкка килсә, эш тәкъдим итәрләр" дип кенә язып котылды.

"Бөгелмә авазы"н бетерергә телиләр. Шул гына. Бик аяныч

"Бөгелмә авазы"н бетерергә телиләр. Шул гына. Бик аяныч. Әмма татарча эшлим дигән хәбәрчеләр аз булса да бар, алар эшлим дип өзелеп тора, укырга телибез дигән укучылар бар. "Татмедиа" акчаны татар басмалары хисабына экономияли икән, бу татарны төп башына утырта торган сәясәт дип саныйм", дип сөйләде Айгөл Шәрәфиева.

Әлегә ул эшсезләр исемлегендә теркәлгән, аена 8 мең сум пособие ала.

Азатлык "Бугульминиская газета" мөхәррире Наталья Панинага шалтыратты. "Без бу шикаятьләрдән инде арыдык, миңа Казан боларның берсенә дә игътибар итмәскә киңәш итте", дип аңлатты.

"Мин хәл иткән мәсьәлә түгел бу. "Бөгелмә авазы" кушылачак дигән сүзләр күптән йөрде. Татар газеты акча китерми, аңардан керем алып булмый. Бу – җитәкчелер сүзе. Апрель аенда бу мәсьәлә хәл ителәчәк дигәндә минем урынбасарым татар иҗтимагый оешмалар активистларына "Бөгелмә авазы" мөхәррире итеп кемне тәкьдим итәсез дип сорап хатлар язды, әмма берсе дә беркемне дә тәкъдим итмәде. Минем яныма да нишләтәбез газетны дип сорап, ярдәм тәкъдим итүче булмады.

Миңа да бу өстәмә вазифа кирәкми иде, "Бөгелмә авазы"ннан транспорт өчен генә 700 мең сум бурычы җыелган иде. Без шуны бүген түләргә мәҗбүрбез. Әмма Казан бу эшне миңа йөкләргә дип кирәк тапкан икән, башкарырга туры килә.

Газет дубляж түгел, әмма уртак материаллар була, мәсәлән, эчке эшләр миниcтрлыгы, янгын сүндерүчеләрнең белдерүләре була, алар бер итеп чыгарыла. Һәр санда "Бөгелмә авазын"да журналистик материаллар була. Ничә процент тәрҗемә, ничәсе уникаль материаллар тәшкил иткәнен әйтә алмыйм, анысын санап утырмыйм.

Редакциядә 6 кеше эшли, мөхәррир дә, хәбәрче дә яза торган кешеләр. Бер генә хәбәрче дип әйтеп булмый. "Бугульминская газета"да штатта 7 кеше.

Татар газетын ябу турында сүз бармый, ул чыга. Милләтемә бәйләнеп милли мәсьәлә тирәсендә гауга чыгарырга маташу бер дә матур күренеш түгел. "Донос" хатларына игътибар итмәскә киңәш иттеләр, эшне дәвам итәбез", дип аңлатты Наталья Панина.

XS
SM
MD
LG