Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү мөфтие Илдар Әләүтдинов Кытай мөселманнарын яклау өчен “дөньяны тетрәтергә” чакырды


Илдар Әләүетдинов

Мәскәү мөфтие Илдар Әләүтдинов Кытайның Синҗан төбәгенә дин ягыннан кысуларга дучар ителгән уйгырларга бөтен мөселман дөньясы берләшеп ярдәм күрсәтергә кирәк дип белдерде.

Бу хакта Илдар Әләүтединов "Реальное время" газетасына биргән комментарында әйткән.

“Кызганычка, бу мәсьәлә шундый ки, аны уңай якка хәл итүдә без артык катнаша алмыйбыз. Ләкин без бүгенге көндә кысулар, кимсетүләр кичерүче мөселман кадәшләребезгә догаларыбыз белән булса да ярдәм итәргә тиеш. Алар бары башка милләттән булулары, башка карашлары өчен шундый җәберләүләргә дучар ителә”, дип сөйләгән Илдар хәзрәт.

Кытайда яшәүче уйгырлар Русия мөселманнарына дин кардәше дә, төрки кардәшләр дә булып тора, шуңа күрә Русия дин әһелләре бу хәлне игътибарсыз калдырырга тиеш түгел, дигән Мәскәү Диния назәрәте җитәкчесе.

“Кытайда булып яткан хәлләр безнең күңелләребездә яңгыраш табарга, йөрәкләребез тибешендә булырга тиеш. Без бу турыда дәшми калырга тиеш түгел. Бу турыда сөйләргә, шушы хәлгә карата бөрбөтен булып күтәрелеп, бөтен дөнья җәмәгатьчелеген тетрәтергә тиешбез”, дигән Илдар Әләүтдинов.

Кытайдагы "тәрбия лагерьләре" хакында хәбәрләр дөньяга 2 ел элек тарала башлады. Американ Конгрессы әгъзалары Марко Рубио белән Крис Смит Кытайның миллионнарча халыкны шундый "тәрбия лагерьларында" тотуын бүгенге көндә милли азчылык хокукларын бозуның иң зур очрагы дип атады. Рәсми Кытай мөселманнарны эзәрлекләвен экстремизмга каршы көрәш дип атый.​

Азатлык Кытайда яшәүче татарларның Казан һәм Татарстан белән элемтәләре өзелгәне, аларның кайбер очракларда эзсез югалуы хакында язган иде. Азатлык мәгълүматларына караганда, татарлар башка төрки мөселманнар белән беррәттән төрмәләргә утыртыла, "тәрбия лагерьләренә" озатыла. Татарларның шулай ук чит илләргә йөрүе, шул исәптән Татарстанга, Төркиягә сәфәр кылуы, Мәккәгә хаҗга баруы Кытай дәүләте алдында гаеп санала.

Шулай ук Азатлык Көнчыгыш Төркестан татарлары, Өремче шәһәрендә туган абыйлы-энеле Шәһризат һәм Шаһдияр Шәүкәт тарихы турында да язды. Былтыр аларның виза проблемнары килеп туа, КФУда визаны Кытайга кайтып озайтырга тиешсез дип белдерәләр. Егетләр "кире Кытайга кайтсак, шунда ук тәрбия лагеренә эләгәчәкбез" дип белдерә. Бер елдан артык инде аларның гаиләләре белән сөйләшкәне юк, туганнарының кайда булуы билгесез. 25 ноябрь Казанның Авиатөзелеш районы мәхкәмәсендә Кытайга депортацияләү янаган Шәһризат Шәүкәтнең вакытлыча сыену бирү мөрәҗәгате каралды. Әмма аның мөрәҗәгатьне канәгатьләндермәде. Шаһдияр Шәүкәтнең шикаяте 2 сентябрьдә каралган иде. Аның да мөрәҗәгате канәгатьләндерелмәде. Карар Татарстанның Югары мәкхәмәсенә шикаять ителде. Эш 13 декабрьдә каралачак.

фикерләр (2)

XS
SM
MD
LG