Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" драмасы краудфандинг ярдәмендә китап буларак дөнья күрде


"Зөйләха" китабы тышлыгы

"Зөләйха" китабы соңгы тапкыр моннан бер гасыр элек чыккан булган. Китапны бастыру эшен "Азатлык" татар яшьләре берлеге башлап йөрде.

XVIII-XIX гасырларда татар халкының фаҗигасен чагылдыручы Гаяз Исхакыйның "Зөләйха" драмасы китап буларак Чабаксар шәһәрендә 2500 данәдә басылып чыкты. Китапны чыгару өчен акчаны "Азатлык" татар яшьләре бар татар халкыннан җыйды. Ел ярым дигәндә кирәкле сумма җыелып беткән. "Азатлык" яшьләр берлеге әгъзасы Наил Нәбиуллин сүзләренчә, "Зөләйха" әсәре аерым китап буларак моннан 100 ел элек чыккан.

"1990нчы елларда "Зөләйха" җыентыкларга кергән булса да, аерым китап булып чыкмады. Бу татар хатын-кызы образы татарларга караңгылыкта бер юл күрсәтүче үрнәк. Халкыбыз андый үрнәкләргә мохтаҗ, чөнки бер горур татар хатын-кызы ярдәмендә Исхакый милләтнең бөтен фаҗигасен сурәтләде. Бүгенге көндә дә хәлебез авыр, милли мәктәпләр ябылып бетте, татар телен өйрәнү мәктәпләрдә ихтыярига калдырылды. Зөләйха да үз вакытында шулай ук авырлыклар кичергән, әмма түзгән һәм милләтен, динен сатмаган. Зөләйха көчле образ һәм аны халкыбызга кайтару актуаль", ди Нәбиуллин.

Аның сүзләренчә, китапны алар заманча итеп эшләргә тырышкан.

"Китапны дөнья бестселлерлары дәрәҗәсендә сыйфатлы ясарга тырыштык. Тышлыгы, кәгазе, бизәлешләренә аеруча игътибар иттек. Шуңа ул шактый чыгымлы булды. Милләттәшләр нык ярдәм итте. Хәтер көнендә, милли җыеннар вакытында да акчалар бирделәр. Китапка акча тамчылап җыелды", ди Нәбиуллин.

Ул бу китапны кабат чыгарып, Гаяз Исхакый әсәрләрен, аның иҗатын таныту эшен дә башкаруларын әйтә. 2018 елда Исхакыйның 140 еллык юбилее билгеләп узылды.

"Кызганычка, зурлап дәүләт дәрәҗәсендә үткәрелмәде. Без моның белән килешмибез. Исхакый хокуклы рәвештә халкыбызга кайтып җитәргә тиеш", диде ул.

"Зөләйха” әсәренә бәйле 2004 елда Казанда фильм да төшерелде. Аның режиссеры Рамил Төхвәтуллин элегрәк Азатлыкка фильмны мөселман фестивале бәйгесенә кертмәделәр һәм киң җәмәгатьчелеккә күрсәтергә мөмкинлек тудырмадылар дип әйткән иде.

Моннан берничә ел элек Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" китабы дөнья күрде. Татар халкының күпчелеге аны тәнкыйткә тотса да, бу әсәр нигезендә спектакль куелды, тиздән фильмы чыгарга тиеш.

"Гүзәл Яхина махсус Зөләйха исемен - инде танылган брендны, халкыбыз күңелендә яшәгән образны кулланган дип уйлыйбыз. Без чын Зөләйханы күрсәтергә теләдек. Бары Исхакый гына төрмәләрдә утырганда, авырлыклар кичереп чыгарды. Шуңа ул татар халкының фаҗигасен сүрәтли торган әсәр. Аны күзләрен ача торган Зөләйха белән берничек тә чагыштырып булмый", диде активист һәм "Зөләйха" китабын тагын бер кат бастыру яхшы булыр иде дип белдерде.

"Зөләйха" китабы дөньяның төрле илләрендә яшәүче татарларга, төрле татар оешмаларына, активистларга җибәреләчәк дип күзаллана.

фикерләр (16)

XS
SM
MD
LG