Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аксенов Кырымда билгеләгән алты министр арасында Татарстан вәкилләре юк


Сергей Аксенов
Сергей Аксенов

Мәскәү тарафыннан билгеләнгән Кырым республикасы җитәкчесе Сергей Аксенов 4 декабрьдә яңа хөкүмәтнең алты министрын билгеләде. Дәүләт вазифасына бәйгеләрдә катнашкан Татарстан вәкилләре алар арасында юк.

Республиканың икътисади үсеш министры итеп элек финанс министры урынбасары булган Дмитрий Шеряко куелган. Мәгариф, фән һәм яшьләр министрлыгы җитәкчесе итеп моңа кадәр Акмәчеттә академия гимназиясе мөдире булып эшләгән Валентина Лаврик билгеләнгән. Бу турыда Сергей Аксенов социаль челтәрдә хәбәр итте. Министрлар билгеләү турында фәрманнар Кырым хөкүмәтенең рәсми сайтында да дөнья күрде.

Тагын дүртесендә элеккеге министрлар калган. Милек һәм җир мөнәсәбәтләре министры булып Анна Анюхина, транспорт министрлыгы башлыгы – Сергей Карпов, мәдәният министры - Арина Новосельская кала. Төзелеш һәм архитектура министрлыгы белән элеккечә Михаил Храмов җитәкчелек итәчәк. Калган министрларның исемнәре иртәгә кичкә кадәр билгеле булачак дигән Аксенов.

Октябрьдә Кырымда 2014 елдан бирле эшләгән хөкүмәт таратылды, Аксенов министрлар вазифаларына яңа кешеләр киләчәк диде. Ул махсус бәйге игълан итеп, министр урынына дәгъва кылучыларга үз вазифасында эшләү програмын күрсәтү генә түгел, Аксенов белән шәхсән очрашып сөйләшү дә кирәк булачак, дип белдерде.

Кырымда министр урынын биләргә теләүчеләр арасында Татарстан һәм Башкортстаннан вәкилләр дә бар иде. Мәсәлән, Татарстан президенты аппаратының эксперт департаменты башлыгы урынбасары, махсус проектлар бүлеге җитәкчесе Рамил Шәмсетдинов Кырымның милек һәм җир мөнәсәбәтләре министры урынына, ә Татарстанның хисап пулаты аудиторы Азат Вәлиев икътисади үсеш министры урынына дәгъва итте. Икесе дә рейтингта икенче урында барды.

Кырымның мәгариф, фән һәм яшьләр министры урынына Башкортстаннан бүлек мөдире Гүзәл Исәнгулова дәгъва итә иде.
Кырымның курорт һәм туризм министры әлегә билгеләнмәгән. Бу урынга дәгъва итүчеләр арасында Казандагы "Эфир" телерадиокомпаниясенең "Город" тапшыруын алып баручы Лира Сәхапова да бар.

Исемлектә шула ук Лениногорски шәһәренең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Ринат Ялаков, Свердлау өлкәсенең дәүләт милке идарәсе хезмәткәре Айдар Имамов, Краснодар краеннан Альберт Бадгетдинов бар.

XS
SM
MD
LG